Саба ТВ

Корбанга дигән сарыгыңнан… саклан?

Корбанга дип чалыначак сарыкны күпләр алдан ук хәстәрләп куя. Ярый ла ул үзең асраганын чалсаң: абзарыңдагы малыңа нәрсә ашатканыңны да, аның сәламәтлек яклары ничегрәк булуын да әйбәт белеп торасың. Ә менә корбанлык сарыкны сатып алырга калса? Матди яктан кыенлык кичермәгән кешегә бу да әллә ни баш бәласе түгел кебек. Тик...

АВЫРУ КҮРШЕ ТӨБӘКЛӘРДӘН КЕРЕРГӘ МӨМКИН

Эш шунда, Татарстан белән ут-күрше булган төбәкләрдә, әйтик Оренбург, Саратов һәм Самара өлкәләрендә эре терлекләр арасында куркыныч чир йөри. Төерле нодуляр дерматит (узелковый нодулярный дерматит крупного рогатого скота - ред.иск.) дип аталган бу чир шактый куркыныч санала. Аның белән «вак» хайваннар, әйтик сарыклар һәм кәҗәләр авырмый. Ләкин бу чирне йоктырган сыер белән бер территориядә асралса, алар да шушы авыруны йөртүчегә әйләнә.

Әгәр дә сатучы кеше корбанлык сарыкларын югарыда санап үтелгән төбәкләрдән кертәчәк икән - бу чир тиз арада бөтен республика сыерларына таралырга мөмкин, дип саный ветеринарлар. Шунлыктан, сарыкны сатып алыр алдыннан, аның тиешле документлары тәртиптә булу-булмауны тикшерергә кушалар. Әгәр дә ветеринария идарәсеннән рөхсәт кәгазе юк икән, димәк белгечләр бу сарыкларның кайдан китерелүен дә, аларның чирле булу-булмауларын да белми дигән сүз. Заманча итеп әйтсәк, санкцияләнмәгән «товар» бу.

Төерле нодуляр дерматит нәрсә соң ул дигән сорау туадыр - республикада терлекнең бу авыруны йоктыру очрагы булмагач, ишетеп кенә белгән чир бит. Гомумән алганда, аның кешегә зыяны юк. Ягъни бу чирне йөрткән сарык итен ашасагыз, агуланмыйсыз. Тик менә зыянны эре мөгезле терлекләр күрә. Беренчедән, 10 процент очракта алар үләчәк, ә инде исән калганнары, яки дәвалау курсы уздырылганнары барыбер хуҗасын элеккеге кебек сөендермәячәк. Чөнки сыерларның сөте кими, ә үгезләр ике ай буе аталандыру сәләтен югалта. Әгәр дә терлекнең үлем очраклары чагыштырмача аз икән, нигә бу авыру турында шундый куркыныч итеп сөйләргә, дип аптырарсыз. Чөнки моның республикага шактый зур икътисади куркыныч китерүе бар.

Хайваннар авырулары бүлеге җитәкчесе Александр Козлов әйтүенчә, Татарстан - эре терлек асрау буенча Русиядә беренче урында торучы төбәк. Әгәр дә бездәге сыерларда төерле нодуляр дерматит табылса - эшләр харап. Итне дә, сөтне дә күрше төбәкләргә генә түгел, беркая да чыгарып булмаячак. Мондый күңелсез практика белән бер очрашкан идек инде. Быел яз, хәтерегездә булса, Лаештагы кошчылык комплексында карантин игълан ителгән иде. Кибет киштәләреннән меңәрләгән данә йомырка алынып юк ителде, тавыкларны йоклатып, яндырдылар… Комплекска килгән гомуми зыянның күләмен ул вакытта 100 млн сум булган, дип бәяләгәннәр иде. Бу - бер комплексның күргән зыяны. Ә әгәр дә бездә бер генә сыерда булса да шушындый авыру табылачак икән, бөтен республикага килгән зыянның күләме никадәр булачагын исәпләп тормасаң да, аңлашыла.

Сакланганны Аллаһ саклар дигән сүзне күз уңында тотып, ветеринария идарәсе җитәкчелеге сарыкларны законсыз кертүчеләрне ачыклау белән генә шөгыльләнеп калмыйча, кан эчүче бөҗәкләр белән дә көрәш башлаган. Чөнки бу авыруны йөртүчеләр булып алар да санала.

ЛЕЙКОЗЛЫ СЫЕРДАН… КОЛБАСА?

Сатып алганда, сарыкта төерле нодуляр дерматит бармы, юкмы икәнен ничек ачыкларга? Кызганычка каршы, бу терлекнең үз-үзен тотышына яки йонына карап кына ачыклап була торган әйбер түгел, ди белгечләр. Ләкин бер ысул бар. Хөкүмәт йорты каршында эшләп килүче Ветеринария баш идарәсенең хайваннар авырулары бүлеге җитәкчесе Александр Козлов әйтүенчә, моның өчен сарыкның кайдан кайтартылуын белешү дә җитә. Әгәр Саратов, Оренбург, Самара өлкәләреннән китерелгән икән, димәк бу сарыкта авыру бар дип, йөз процент ышанып әйтергә мөмкин.

Корбанга сарык кына түгел, сыерлар сатып алучылар да бар бит әле. Үзара сөйләшкәндә, Татарстанда өч сыерның берсе лейкоз белән авырый, диләр. Ә корбанлык сыерда лейкоз булса? Александр Козлов аңлатуынча, нәкъ менә хәзерге вакытта республикада лейкоз белән чирләүче сыерлар булмаска тиеш. Язгы тикшерүләр вакытында ветеринария идарәсе белгечләре мондый терлекләрне ачыклап, аларны ит комбинатларына тапшырттырган. Чөнки белүебезчә, лейкозлы сыерның сөтен эчәргә ярамый. Кайнатып эчкән вакытта рөхсәт ителә әле ул, тик урысча әйтсәк, «не желательно».

Сорау туа: әгәр дә ит комбинатына лейкозлы сыер тапшырырга рөхсәт бар икән, димәк - нәрсә, без лейкозлы казылыклар ашыйбыз булып чыгамы?!

- Вируслар термик эшкәртүләргә каршы тора алмыйлар. Югары температура вирусны үтерә. Лейкоз да искәрмә түгел. Югары температурада эшкәртелгән лейкозлы ит ризыгы кеше өчен куркыныч була алмый. Аннан соң, кешегә сыер лейкозы куркыныч түгел. Кешенең организмы сыер организмы төсле көйләнмәгәнгә шулай. Сыер лейкозы - бары тик алар арасында гына тарала торган авыру, - дип аңлата әлеге уңайдан Александр Козлов.

САРЫКНЫ КАЙЛАРДАН АЛЫП БУЛА?

Быел Корбан вакытында 25 мәйданчык эшләячәк. Мәчетләр каршында оештырылган бу нокталарга килеп, сез җаныгыз теләгән авырлыктагы сарыкны чалдыра аласыз. Һәм югарыда сөйләнгән авырулар буенча борчылмасагыз да була: мәйданчыкларда ветеринария идарәсе белгечләре эшләячәк, сорауларыгыз булса, аларга да килеп мөрәҗәгать итә алачаксыз.

Ә без Казан халкына гына түгел, районнардагы укучыларыбызга да берничә ышанычлы урын тәкъдим итәбез. Корбанлык сарыкларның бәяләре белән дә таныша аласыз.

Солтан хәзрәт - «Рамазан» мәчете имам-хатыйбы, Казан шәһәре:

- Мәчетебез сарыкларны Татарстаннан һәм Әстерхан өлкәсеннән кайтарта. Аларны чала торган махсус урыныбыз да бар. Чалу өчен татар егетләрен, мөселманнарны чакыртабыз, әгәр дә сатып алучы килеп, сарыкны урында чалдырырга теләсә, бу хезмәттән файдалану 500 сум. Сарыкның бәясе авырлыгыннан тора. «Тере авырлыгы» - 130 сум тирәсе. Кеше сарыкның зурлыгын килеп үзе сайлый ала - сайлау мөмкинлеген бирәбез. Сарыкның «калдыкларын» - ягъни тиреләрен, аякларын-башларын бездә калдырып китәргә дә мөмкин. Аларны үзебез тиешенчә дингә каршы килмәгән ысул белән юк итәбез. (Телефоны: 89270393640)

Мөнәвир Шәйхетдинов - Тукай районы Югары Суыксу авылы, фермер:

- Сарыклар асравыма унбиш еллар тирәсе бар инде. 400дән артык сарыгым бар. Гадиләрен генә түгел, токымлыларын да үрчетәм: мәсәлән Романов токымлылары бар. Читтән бер баш сарык та кайтартмадым, бөтенесен үзем үстерәм. Заказларны өч ай алдан ук кабул итә башладым инде. Миңа хәтта якын-тирә шәһәрләрдән киләләр. Әйтик Алабугадан, Түбән Камадан… Чаллы якын булса да, беркайчан да шәһәргә чыгып, үземнең сатып йөргәнем юк. Тәкәләрне Корбанга кадәр өч ай алдын аерып куям, аларны көтүгә дә чыгармыйм, ашатып яткырам. Арпа, печән ашыйлар. Симезрәк, итлерәк булсын дип тырышам.

Күпчелек сарыкларны үзем чалып бирәм. Кирәк булса, чапкалап та бирәбез әле. Калдыкларын үземнең үләксә базына атам. Эшкәртелгән итнең бәясе - 320 сум. Тере авырлыгының бәясен әйтә алмыйм, чөнки минем эшләү системам башка. Мин сарыкка карау белән аннан ничә килограмм ит чыгачагын чамалыйм, шуны 320гә тапкырлыйм һәм менә шулай бәя килеп чыга да инде. Төрле авырлыктагы сарыкларым бар, теләге булганнар әнә 35 кило чиста ит алып булырдай сарыкларны да карый ала. (Телефоны: 89600640011)

Назим Шәехов - Актаныш районы Чуракай авылы фермеры:

- Сарыкларны корбанга гына дип асрамыйбыз, болай үрчетәм. 400дән артык сарыгым бар. Токымлылары да, гадиләре дә. Мәсәлән, Күрдүк токымлылары. Читтән сарык кайтартмыйм, үзем асраганы җитә. «Тере авырлыгы»ның бәясе 130 сум тирәсе, эшкәртелгән итне 300дән сатабыз. Сарыкларым 15-18 килограмм, 20 килолысы да була. Аларны бәйрәмгә кадәр аерым ашатам, мәсәлән көтүдән кайткач икмәк сибәм. (Телефоны: 89372942475)

http://beznen.ru/

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: