Саба дулкыннары

Корбанга чалынган сарык рәнҗиме?

Сорау: “Мин үзем намаз укымасам да, дин турында язмалар укырга яратам. Әлбәттә, язмаларның барысы да ошап бетми. Тиздән Корбан бәйрәме. Мөселманнар инде корбанга сарык чалырга әзерләнә. Нигә кеше гөнаһлары өчен сарыкларның канын агызабыз? Аларның нинди гөнаһлары бар? Нәрсә өчен без аларны җәзалыйбыз? Минемчә, бу дөрес түгел…”

Җавап: Барча мактауларыбыз һәм шөкерләребез галәмнәрнең бердәнбер хуҗасы булган Аллаһы Тәгаләгә булса иде! Күңел түрләребездән чыккан салаватларыбыз һәм сәламнәребез сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәдкә, аның гаилә әһелләренә һәм сәхабәләренә ирешсә иде! Амин!
Аллаһы Тәгалә бу дөньяны шулай иттереп яралтты, вакыт дигән нәрсә агымсу шикелле бик тиз уза һәм аны кире кайтарып та булмый. Әле күптән түгел генә Рамазан ае башланган иде. Сизми дә калдык, изге ай артты калды, Ураза гаете дә узып китте. Шулай итеп, көнгә көн ялганып, кеше гомере дә узып бара. Гомернең узганын исә тормыштагы вакыйгаларның алышынып торуыннан сизәбез. Озакламый Корбан гаете дә килеп җитәр, Аллаһ насыйп итсә, дип, аны бөтен мөселман дөньясы көтеп тора. Бәйрәмнәрне көтеп тору гына җитәме соң? Әлбәттә, җитми! Һәр бәйрәмгә, һәр вакыйгага без әзерләнеп торабыз. Ел саен татарлар яшәгән һәр авылда, олы һәм кече шәһәрләрдә Сабантуйлар гөрләп уза. Оештыручылар аңа алдан ук әзерләнә башлый: өйдән-өйгә йөреп бүләк җыя, Сабантуй батырына бүләккә бәрән сатып алыр өчен иганәчеләр эзли, алдан ук бәрән сатучылар белән сөйләшеп куя. Хатын-кызлар исә ялт иттереп йортларын юа, чистарта, кунаклар сыйлар өчен ризыклар әзерли. Ирләр шашлык пешерер өчен итнең йомшагын гына алдан ук әзерләп куя. Сабантуйда катнаш­маган татар бик сирәк буладыр. Акча да мул тотыла, күп кенә бәрәннәр дә кунак сые булу өчен бу дөньядан китә. Тик төп сүзем Сабантуй хакында түгел иде бит әле! Сабантуйларда узып китәр, озакламый Корбан бәйрәмебез җитә… Исеме үк безгә искә төшереп тора – бу корбан чалу бәйрәме! Сарык суеп, шашлык ашау гына түгел. Корбан – Аллаһка якынаю дип тәрҗемә ителә. Димәк, бу бәйрәм безне Раббыбызга якынайтырга тиеш. Без аңа тиешенчә әзерләнәбезме соң? Бу сорауга җавап уйландырырлык…
Кайбер кешеләр Сабан туе, туган көн шикелле вакыйгаларга сарык та кызганмый. Ә менә Корбан бәйрәме якынлашкач, бәрән табып булмый, акчам юк дип, төрле сылтаулар таба башлый. Яки “мескен” бәрәннәргә карата “кызгану” хисе уяна башлый. Нәкъ Корбан бәйрәме көннәрендә генә…
Аллаһы Тәгалә Коръәндә: “Адәм баласын җир йөзенә хәлифә итеп яралттым”, — ди (“Бәкара” сүрәсе, 30нчы аять). Хәлифә ул — Аллаһ кушканча, Аның кануннарыннан чыкмыйча, Аның исеменнән идарә итүче хуҗа. “Әл — Җәсиә” сүрәсенең 13нче аятендә исә болай дигән: “Ул (Аллаһ) күкләрдәге вә җирдәге барча нәрсәләрне дә сезгә (Адәм балаларына) буйсындырды. Дөрестән дә, монда уйлый белгәннәр өчен галәмәтләр бар”. Ягъни, Аллаһның бу дөньяда бөтен нәрсәне дә кешеләр файдасына яралтканында уйланырлык нәрсәләр бихисап!
Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Кайбер хайваннарны итен ашар өчен, кайберләрен җигеп йөрер өчен яралттым», — ди. Димәк, сарык, сыер, дөя шикелле хайваннарның бу дөньяга бар кылынуның төп максаты – ите белән Адәм баласын тукландырыр өчен. Бу аять хайваннар итен ашамаучы мөселманнар (вегетарианецлар) өчен җавап буларак җитәрлектер, дип уйлыйм. Бу дөньяны бар кылган Раббыбыз кайбер хайваннарның итен безнең өчен хәләл кылган икән, итләрен ашарга боерган икән, ничек инде без бу канунга каршы чыгыйк!? Безне бит Ул Үзе ит ашаучылар итеп яралткан! Инде гәдәти тормышта сарык ите хәләл булса, Корбан бәйрәмендә хәленнән килгән кешегә корбан чалып, үз гаиләсен, туганнарын, иң мөһиме – мохтаҗларны ит белән сыйлау – Раббысы йөкләгән бурыч!
Кайбер кешеләр ничек инде корбан хайванын чалу белән гөнаһлардан котылып була, бу бит гаделсезлек, дип аптырыйлар. Әлбәттә, бу сорау бик урынлы. Һичшиксез, кайбер олы гөнаһларның корбан чалу белән генә кичерелмәгәнен аңларга кирәк. Аеруча ике кеше арасында булган хаксызлыктан барлыкка килгән гөнаһтан болай гына котылып булмый. Кеше хакына кергәнсең икән – ул кешедән гафу үтенү, ризалату кирәк. Аллаһ тарафыннан кайбер гөнаһлар тәүбә итеп, төзәлеп кенә кичерелә. Корбан чалып исә без вак гөнаһлардан арынабыз. Әлбәттә, бу бик җиңел ысул. Һәм бу Аллаһның безгә бүләк иткән рәхмәте бит! Ничек инде Раббыбыз Үзе корбан чалсагыз, сезнең хата-кимчелекләрегезне, гөнаһларыгызны гафу итәрмен дип шатландырып торганда, бу мөмкинлеккә каршы чыгасың!?
Ә хайванны чалып рәнҗетүдә мөселманнарны гаепләүгә җавап шул: күп кенә хәдисләрдә Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) хайванны рәнҗетмичә, башта тынычландырып, аннары үткен пычак белән бер тапкыр гына бугазлап чалырга боерды. Ел саен бер үк күренеш күзәтәм: корбанга чалынасы сарыклар бугазлаган вакытта гади ит өчен чалынган сарыкларга караганда күпкә тынычрак булалар. Әллә сарыклар да Аллаһ ризалыгы өчен корбан булып китәргә шулай ризалыкларын күрсәтә микән, дигән уйга калам. Белмәссең, бәлки алар без сизмәгән нәрсәләрне сизәдер. Хайваннар бит Аллаһка бәндәләрдән дә якынрак! Алар бит безнең шикелле Аллаһка каршы да бармый, мал туплыйм дип, адәм баласы шикелле гомерләрен дә заяга үткәрми, Раббылары биргәнгә канәгать булып яши. “Сарыкларны сую – үзе рәнҗетү, ник аларны кызганмыйсыз”, — дип, мөселманнарны вәхшилектә гаепләүчеләр дә табыла. Алларның үзләреннән сорыйсы килә – кибеттән ит алып ашыйсыз, аны әллә бугазламыйча гына, ит килеш түтәлдә үстергәннәрме? Яки ит килеш агачта үскәнме? Яисә кибеттә яралганмы?
Нәтиҗә ясап, шуны искәртәсем килә. Аллаһ безне хәлифә итеп бу дөньяга җибәргән икән, Аның кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып яшик, газиз дин кардәшләрем! Нәрсә хәләл, нәрсә хәрәм икәнлеге Коръәндә ачык итеп язылган, хәдисләрдә аңлатылган. Һәм бу безгә җитәрлек. Үзебезнең шәхси фикерләребезгә таянып, динебезне үзгәртергә тырышмыйк! Аллаһның шәригатенә каршы сүз әйтү, Ислам законнарына “ревизия” ясау – олы гөнаһка, хәтта көферлеккә китерергә мөмкин. Аллаһ Үзе һәрберебезне моннан сакласа иде!

Илмир хәзрәт Касимов, Удмуртия төньяк районнары мөхтәсибе.

Чыганак     http://yanarysh.ru/корбанга-чалынган-сарык-рәнҗиме/

Фото: https://proural.info

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: