Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Корбан гаете мөбарәк булсын! [+гает вакыты]

Хөрмәтле райондашлар, мөхтәрәм дин кардәшләр! Иртәгә барлык мөселман дөньясы Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Мәккәи -Мөкәррәмәдә хаҗ кылу тәмамлануны белдерүче һәм күркәм эшләр кылуны, рухи чисталыкка ирешүне гәүдәләндерүче әлеге изге көндә районыбыз авылларында азан тавышлары яңгырап, бәйрәм намазлары укылачак. Корбан чалу - Аллаһка якынаю дигәнне аңлата. Әлеге бәйрәм бигрәк тә авыруларга,...

Мөхтәрәм дин кардәшләребез! Корбан гаете мөбарәк булсын!Изге бәйрәмебез игелекле эшләргә, гамәлләргә өндәсен, якты өметләр алып килсен, барлык матур ниятләребез һәм хыялларыбыз тормышка ашсын.Барыгызга да сәламәтлек, гаилә бәхете, бәрәкәтле, мул тормыш телибез.

Саба муниципаль район Советы һәм башкарма комитеты.

Гает намазына җыелу тәртибе

Корбан гаете көнне мәчетләргә иртәнге намазга азан әйтелгәч, 4 сәгать 15 минуттан да соңга калмыйча җыелып бетәсе. Иртәнге намаздан соң гает намазына кадәр вәгазь сөйләнеләчәк, Коръән сүрәләре укылачак. Гает намазыннан соң догалар кылынгач, җәмәгать өйләргә таралачак.

***

Гаеттән соң, билгеле, күп хуҗалыкларда корбан чалу йоласы үтәчәк. Район ветеринария берләшмәсе белгечләре, корбанлык мал чиста урыннарда чалынырга, әйбәтләп эленеп эшкәртелергә һәм итен мәктәпләргә, бакчаларга һәм башка җирләргә тапшырган очракта, ул район ветеринария берләшмәсендә ветеринар-санитар экспертиза узарга тиешлеге турында искәртәләр.

http://saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев