Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Конфедерацияләр Кубогының Казандагы беренче матчы узды

"Казан-Арена" стадионындагы Португалия-Мексика җыелмалары уенын 34 меңнән артык футбол сөюче тамаша кылды.

(Казан, 18 июнь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Конфедерацияләр Кубогы Казанга да килеп җитте: турнирның - икенче, ә "Казан-Арена" стадионындагы дөньякүләм беренче футбол матчында Португалия һәм Мексика җыелма командалары көч сынашуында җиңүче ачыкланмады - 2:2.

...Португалиядә урмандагы көчле янгын алтмышлап кешенең гомерен өзде. Шуңа "Казан Арена" стадионындагы әлеге уенга Португалия футболчылары матәм тасмасы тагып чыкты, ә очрашуны бер минут тынлык белән башладылар. Португалия Футбол федерациясе урман янгыннары корбаннары гаиләләренең, якыннарының кайгысын уртаклашты һәм Халыкара футбол федерациясенә мөрәҗәгать итеп, футбол матчы алдыннан янгын корбаннарын искә алуны сорады. Футбол федерациясе җитәкчелеге каршы килмәде.

Җитәкчелек димәктән, әлеге уенны тамаша кылган мәртәбәле кунаклар арасында Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) президенты Джанни Инфантино да бар иде. Ә "Казан Арена" стадионындагы Португалия-Мексика җыелмалары уенын 34372 футбол сөюче тамаша кылды.

"Казан Арена" стадионындагы бүгенге матч төрле яклап тарихка кереп калачак: Казанда узган дөньякүләм беренче матч, футбол йолдызы Криштиану Роналдуның Татарстан башкаласындагы беренче матчы һәм гол кертелеп тә, видео кабатлаудан соң футбол тарихында беренче тапкыр хөкемдарлар тарафыннан аның кире кагылуы...

Матчның иң истә калган беренче мизгеле 22 нче минутта булды: Португалия футболчысы Пепе гол кертте, ә арбитр Нестор Питана видео кабатлаудан соң аны кире какты - офсайд! Шунысын да әйтергә кирәк, бу әлеге турнирда хөкемдарларның беренче тапкыр видео кабатлау мөмкинлегеннән файдалануы булды. Әлеге система беренче мәртәбә 2016 елның сентябрендә генә кулланыла башлады.

Реклама

Исәпне беренче булып Португалия футболчылары ачты - уенның 35 нче минутында Криштиану Роналду биргән пастан соң Рикардо Куарежма уңышка иреште. Мексика футболчыларының да җавабы озак көттермәде - тәнәфескә китәр алдыннан Португалия сакчыларының тупас ялгышуыннан файдаланып, Хавьер Эрнандес ил җыелмасы өчен үзенең 49 нчы голын кертте.

Бүгенге матчта 86 нчы минутта гол керткән Португалия футболчылары җиңүгә якын иде. Әмма үҗәт Мексика футболчыларына җиңелүдән качып котылу өчен икенче таймга өстәлгән вакыт җитәрлек булды - 2:2.

Футбол. Конфедерацияләр кубогы. Португалия - Мексика - 2:2 (1:1)

1:0 - Куарежма, 35
1:1 - Эрнандес, 42
2:1 - Седрик, 86
2:2 - Морена, 90+1.

...Казанда Конфедерацияләр кубогының тагын 3 матчы узасы калды: 22 июньдә - Германия-Чили, 24 июньдә - Россия-Месика һәм 28 июньдә беренче ярымфинал уены.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев