Саба ТВ

Конфедерацияләр Кубогындагы беренче голны Яңа Зеландия футболчысы үз капкасына кертте

Бүген Санкт-Петербургта узган Конфедерацияләр Кубогының беренче матчында Россия җыелмасы Яңа Зеландияне 2:0 исәбе белән җиңде.

Кубокның тәүге голын Яңа Зеландия уенчысы Майкл Боксолл ялгышлык белән үз капкасына кертте. Уенның 69нчы минутында инде Федор Смолов гол кертә алды.

Матч барышында бер генә футболчы да "сары", "кызыл" карточкалар алмады. Коментаторлар фикеренчә, барлык матчлар тәмамлангач та карточка алмаган иң "тәртипле" команданы Кубокның махсус бүләге көтә.

http://shahrikazan.ru

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: