Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Конфедерацияләр кубогына сайланган волонтерлар 1,5 сәгать әңгәмә узган

Волонтерларга иң зур таләп - максатчанлык.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Бүген Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма директоры урынбасары Александр Карпов волонтерларга куелган таләпләр белән таныштырды.

"Һәрбер волонтер белән 15 минуттан - 1,5 сәгатькә кадәр шәхси әңгәмә уза. Әңгәмә вакытында кешенең шәхесе ачыклана. Үзләре турында сөйләгәндә стресска чыдамлылыгын тикшереп була. Волонтерларны сайлаганда алдан бу өлкәдә эшләү тәҗрибәсе булу да уңай карала. Бу чемпионат кына түгел, ә Татарстан буенча булган төрле чаралар да булырга мөмкин. Илебездә һәм республикабызда зур чаралар шактый уздырыла. Әлбәттә, волонтерларга иң зур таләп - максатчанлык. Әгәр дә гариза калдыручы үзенең нинди максат белән волонтер булу теләген әйтә ала икән, без аны кабул итәчәкбез. Кемдер дусларына гына ияреп, кайберләре кемнеңдер кушуы буенча гына килә", - диде Александр Карпов.

Исегезгә төшерик, Казанда Конфедерацияләр кубогына 1260 волонтер җәлеп ителде. Шулай ук, 700 шәһәр волонтерлары да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев