Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Конфедерацияләр кубогы–2017: кайда, кайчан һәм ничек?

4 шәһәр, 8 команда һәм 16 матч... Россиянең дүрт шәһәре - Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи һәм Казанда футбол буенча Конфедерацияләр кубогы турнирын кабул итә. Турнир 17 июнь - 2 июль көннәрендә уза. Татарстан башкаласы кунак командаларны чәкчәкләр белән каршы ала башлады инде - Казанга беренчеләрдән булып Мексика футболчылары килеп җитте. Алар...


Конфедерация кубогы өчен 8 команда көч сынашачак: үз конфедерацияләре уздырган 6 континент чемпионаты җиңүчеләре, дөнья чемпионаты җиңүчесе һәм хуҗалар. Шулай итеп, 2017 елгы турнирга - Россия (хуҗалар), Германия (дөнья чемпионнары), Австралия (Азия кубогы иясе), Чили (Америка кубогы иясе), Мексика (Төньяк һәм Үзәк Америка кубогы иясе), Яңа Зеландия (Океания), Португалия (Европа чемпионы) һәм Камерун (Африка кубогы иясе) командалары катнаша.


...Конфедерацияләр кубогы быел унынчы тапкыр уздырыла. Тарихка күз салсак, башта ул рәсми турнир булмый. 1992 елда Согуд Гарәбстанында Фахд патша кубогына турнир оештырыла. Беренче чемпион - Аргентина.


Шундый ике турнирдан соң, 1997 елда, ФИФА тарафыннан Конфедерация кубогына рәсми статус бирелә.


КАЗАНДАГЫ УЕННАР: МИҢНЕХАНОВ "ЗАКАЗЫ"


Турнир тарихында 5 кенә команда җиңү яулаган. Бразилия - 4, Франция - 2, Аргентина, Мексика һәм Дания берәр тапкыр җиңүгә ирешкән. Шунысы кызык: соңгы өч турнирның җиңүчесе - Бразилия җыелмасы - Россиядә катнашмый. Алар сайлап алу турнирында уңышсыз чыгыш ясады.


Конфедерацияләр кубогына әзерлек уңаеннан оештырылган утырышларның берсендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уен-көлке белән: «Безгә яхшы командалар белән уеннарны бирегез инде», - дип, ул чактагы Россия спорт министры Виталий Мутконы бераз уңайсыз хәлдә калдырганы хәтердә. Жирәбә вакытында шарлар белән фокус ясарга ярамый, дип кенә куйган иде шул чакта Виталий Мутко.


Фокус ясый алмасалар да, Президентның «заказы» үтәлде - 2016 елның 26 ноябрендә Казанның теннис академиясендә узган жирәбәдән соң Татарстан башкаласында Португалия-Мексика (18 июнь), Германия-Чили (22 июнь), Россия-Мексика (24 июнь) һәм ярымфинал матчы (28 июнь) узачагы билгеле булды.


Казанга иң көчле командалар - гамәлдәге дөнья чемпионнары - Германия, Европа чемпионатының быелгы җиңүчеләре - Протугалия һәм Америка кубогы иясе - Чили җыелмалары килә.

КАЛЕНДАРЬ


Конфедерация кубогын Казанның - «Казан Арена», Мәскәүнең - «Спартак», Санкт-Петербургның - «Санкт Петербург» һәм Сочиның «Фишт» стадионнары кабул итеп ала.

Конфедерация кубогының календаре:

17.06.2017, 18.00 Россия - Яңа Зеландия (Санкт-Петербург, «Санкт-Петербург» стадионы).
18.06.2017, 18.00 Португалия - Мексика (Казан, «Казан Арена» стадионы).
18.06.2017, 21.00 Африка чемпионы - Чили (Мәскәү, «Спартак» стадионы).
19.06.2017, 18.00 Австралия - Германия (Сочи, «Фишт» стадионы).
21.06.2017, 18.00 Россия - Португалия (Мәскәү).
21.06.2017, 21.00 Мексика - Яңа Зеландия (Сочи).
22.06.2017, 18.00 Африка чемпионы - Австралия (Санкт-Петербург).
22.06.2017, 21.00 Германия - Чили (Казан).
24.06.2017, 18.00 Мексика - Россия (Казан).
24.06.2017, 18.00 Яңа Зеландия - Португалия (Санкт-Петербург).
25.06.2017, 18.00 Германия - Африка чемпионы (Сочи).
25.06.2017, 18.00 Чили - Австралия (Мәскәү).


Ярымфинал:

28.06.2017, 21.00 А төркемендә 1 урын - B төркемендә 2 урын (Казан).
29.06.2017, 21.00 B төркемендә 1 урын - А төркемендә 2 урын (Сочи).


3нче урын өчен матч:

02.07.2017, 15.00 (Мәскәү).


Финал:

02.07.2017, 21.00 (Санкт-Петербург).


...Шулай итеп, рейтинг һәм популярлыгы ягыннан иң түбән командалар - Яңа Зеландия, Австралия һәм Камерун футболчыларын Казан күрми калырга да мөмкин. Ярымфиналга чыкмасалар, билгеле.

КАЙДАН КАРАРГА?


Конфедерацияләр кубогы уеннарын трансляцияләү хокукы "Беренче канал" һәм «Матч ТВ» телеканалларына бирелде.


«Матч ТВ» каналында күрсәтеләчәк уеннар: Россия - Яңа Зеландия, Чили - Камерун, Мексика - Яңа Зеландия, Камерун - Австралия, Германия - Чили, Яңа Зеландия - Португалия, Мексика - Россия, Чили - Австралия.


Калган барлык уеннарны да "Беренче канал" күрсәтәчәк.


ИҢ-ИҢЕ - РОНАЛДУ


«Казан Арена»дагы беренче матчка булган билетларга сорау аеруча зур булуы аңлашыла торгандыр - Казанга Португалия футбол йолдызы Криштиану Роналду килә бит!


Бу урында Конфедерацияләр кубогында катнашачак иң кыйммәтле 5 уенчыны барлап китик.


Криштиану Роналду - Португалия җыелма командасы һөҗүмчесе. Бәясе - 100 миллион евро.


Алексис Санчес - Чили җыелма командасы һөҗүмчесе. Бәясе - 65 миллион евро.


Бернарду Силва - Португалия җыелма командасы ярымсакчысы. Бәясе - 40 миллион евро.


Артуро Видаль - Чили җыелма командасы ярымсакчысы. Бәясе - 37 миллион евро.


Юлиан Дракслер - Германия җыелма командасы һөҗүмчесе. Бәясе - 35 миллион евро.


Иң бай 20 футболчы исемлегендә Россия футболчылары күренми.


Кыланып та күрсәтәбез соң - Казанда Криштиану Роналду яшәячәк кунакханә каршындагы йортта футболчының зур рәсеме пәйда булды.

КӨНДӘШЛӘРДӘН НИ КӨТӘРГӘ?


Конфедерацияләр кубогы уеннарында Россия, Чили һәм Португалия җыелмалары тәүге тапкыр катнаша. Мексика өчен бу - җиденче, Австралия һәм Яңа Зеландия өчен - дүртенче, ә Германия һәм Камерун өчен өченче турнир.

Россия футболчылары төркем этабында Яңа Зеландия (17 июнь, Санкт-Петербург), Португалия (21 июнь, Мәскәү) һәм Мексика (24 июнь, Казан) командалары белән очраша.


Составында Казанның «Рубин» командасы уенчылары - Руслан Камболов белән Максим Канунников та булган Россия футболчыларыннан ни көтәргә соң? Барысы да уен кырында хәл ителәчәк. Шулай да, турнирда хуҗа буларак катнашучы Россия җыелмасы чагыштырмача җиңел төркемгә эләкте.


А төркеме. Россия, Португалия, Мексика, Яңа Зеландия.


В төркеме. Камерун, Чили, Германия, Австралия.


Бу урында командаларның Халыкара футбол федерациясе (ФИФА) рейтингындагы тоткан урынын барлау дөрес булыр: Германия - 3, Чили - 4, Португалия - 8, Мексика - 17, Камерун - 32, Австралия - 48, Россия - 63 һәм Яңа Зеландия - 95нче баскычта.

Россия җыелмасының төркем этабындагы көндәшләре нәрсәгә сәләтле?

Һәр өч командага да бәя биреп карыйк:


Португалия - турнирда Европа чемпионы буларак чыгыш ясаучы команда. Соңгы вакыттагы уңышларын баш тренер Фернанду Сантуш белән бәйләп аңлатыла. Криштиану Роналдуның җыелмада команда өчен уйный башлавын да футбол белгечләре нәкъ менә әлеге остазның тырышлыгында күрә.


Тагын бер кызыклы факт: Португалия җыелмасы бер генә матчта төп вакытта җиңүгә ирешә алса да, Европа чемпионы булып танылды.


Россия җыелмасының Португалия футболчылары белән берничә тапкыр очрашканы бар. Хәтергә тирән яра калдырган очрашу, әлбәттә, 2004 елда булды. Ул елның көзендә Георгий Ярцев җитәкләгән Россия җыелмасы хурлыклы рәвештә җиңелүгә дучар булган иде - 1:7.


Мексика - Төньяк һәм Үзәк Америка кубогы иясе. Әлеге ил җыелмасын җитәкләгән баш тренер Хуан Карлос Осорионы шартлы рәвештә Корбан Бердыев белән чагыштырырга була торгандыр. Безгә таныш тренер Россия чемпионатының койрыгындагы «Ростов» командасын вице-чемпион дәрәҗәсенә күтәрсә, Хуан Карлос Осорио Колумбиядә турнир таблицасының иң азагында баручы «Онсе Кальдас» командасын бер ел эчендә чемпион итә алды. Конфедерация кубогында ул җитәкләгән команданы яшерен фаворит буларак бәялиләр.


Мексикада футбол буенча ил чемпионаты Россиянекенә охшаш - бай клублар, яхшы шартларны ташлап, читкә китәргә теләмәгән җирле футболчылар... Шулай булса да, ил җыелмасы Россия командасыннан нык аерыла һәм алар һәр дөнья чемпионатында катнашып, лаеклы уен күрсәтәләр.


Әлеге команда белән бәйле кызыклы факт: җыелманың лидеры Рафаэль Маркес 38 яшьтә булса да, Россиядә узачак дөнья чемпионатында катнашуны төп максат итеп куйган.


Тагын бер факт: СССР таркалганнан соң Россия җыелмасы беренче матчын Мексикага каршы уздырды һәм 2:0 исәбе белән уңышка ирешкән иде.


Яңа Зеландия - Океания чемпионы. Конфедерация кубогы өчен көрәшне Россия җыелмасы нәкъ менә шул команда белән ачып җибәрә. Башкалар өчен бүгенге көче аз таныш булган команданың чыгышын күргәнебез бар.

Хәтерләсәгез, Яңа Зеландия соңгы тапкыр дөньякүләм турнирда 2010 елда - Көньяк Африкада узган дөнья чемпионатында катнашкан иде. Ул вакытта команда бер тапкыр да җиңелмәде, әмма төркемнән дә чыга алмаган иде. Парагвай, Словакия һәм ул вакытның гамәлдәге дөнья чемпионнары - Италия җыелмасы белән тигез исәпкә уйнап, Яңа Зеландия футболчылары чемпионат тарихына үз исемнәрен язып калдырды. Алар 2010 елгы дөнья чемпионатының җиңелмәгән бердәнбер командасы булып танылды.



БИЛЕТЛАР БАРМЫ?


Конфедерацияләр кубогы матчларына билетларның 70 проценты сатылып беткән инде. Халыкара футбол федерациясе тарафыннан 2017 елгы Конфедерация кубогына билет бәяләре күптән билгеле иде. Җирле тамашачылар өчен ташламалы билетлар бик тиз сатылып бетте. Алдан аяк киенгән Россия халкы төркем этабы уеннарын 960 сумга карый алачак. Сатуга андый 100 меңнән дә ким булмаган санда билет чыгуы әйтелде.


Рәсми сайтка күз салсак, башка категория буенча билет бәяләре 70-245 доллар (4-14 мең сум чамасы) булуын күрәбез. Бу урында билетларның бәя ягыннан дүрт категориягә бүленүен искәртү урынлы булыр. Беренчесе - үзәк трибунадагы урыннар, икенчесе - үзәк трибунаның кырыйдагы һәм капка артындагы урыннар, өченче категория - капка артындагы урыннар, дүртенчесе - Россия халкы өчен билетлар.


...Футбол матчы көннәрендә стадион тирәсендәге юллар ябылуы берникадәр уңайсызлыклар тудырса да, дөньякүләм спорт тамашасы өчен монысына гына күз йомарга да була. Спорттан ерак булмаган Казан кешеләре инде бүген үк бәйрәм рухы белән яши башлады.

http://intertat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев