Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Конфедерацияләр кубогы вакытында Казанга киләчәк туристлар Татарстанның 1001 рәхәтен татыячак

1 июньдә Казанда "Кунакчыл Казан" проектына старт бирелде.


Республикабызга килүче туристлар саны елдан-ел арта. Алар өчен кызыклы экскурсияләр, маршрутларның уйлап табыла тора. Туристларга хезмәт күрсәтүнең дә сыйфаты турында уйланалар. Шуны күздә тотып барлыкка килгән "Кунакчыл Казан" проектының да максаты - килгән кунакларга башкалабыз һәм республикабыздагы туристлык маршрутлары һәм объектлары турында мәгълүмат бирү, Казанның туристлык җәлеп итүчәнлеген арттыру.

Һәр мәгълүмати нокта футбол тубы формасында эшләнеп, "Визит Татарстан" стилендә бизәлгән. Чатырлар ясау өчен республика бюджетыннан 2 млн 200 мең сум акча бүлеп бирелгән. Арлар шәһәрнең кеше күп йөри торган биш урынында: Камал театры каршындагы мәйданда, Иске Татар бистәсендә, "Шаляпин" отеле, "Ногай" отеле, Казан Кремле янында урнашкан. «Татарстан туристлык волонтерлары ассамблеясе» җитәкчесе Юлия Бәширова чатырларда икешәр сменада өчәр волонтер эшләячәген хәбәр итте.

- Алар туристларга рус һәм инглиз телләрендә бөтен кирәкле мәгълүматны бирәчәк. Волонтерлар сайлап алынды, алар махсус уку курсларын тәмамлады. Туристларга биредә бушка шәһәр картасы һәм "Татарстан: мең дә бер рәхәтлек" рәсми гиды биреләчәк. Гид рус, инглиз, немец, испан һәм кытай телләрендә басылган, - дип сөйләде ул журналистларга.

Брошюрада туристлык объектлары һәм маршрутлары турында киң мәгълүмат бирелгән. Кайсы экскурсиянең кайчан булачагы, ничә сәгатькә сузылачагы һәм ничә сум торуы да күрсәтелгән. Һәр ял төре категорияләргә бүленгән. Туристларга уңайлы булсын өчен валюта алыштыру, велосипедны прокатка алу, машина кую урыннары адреслары бирелгән. Җәй буена Казанда нинди вакыйгалар булачагы, театр-музейлар, спорт объектлары, матурлык салоннары, туклану урыннары турында да мәгълүмат бар.

Чатырда волонтер булып эшләүче Алексей Ясонов сүзләренчә, алты көн эчендә барлык мәгълүмат нокталарына барысы бер мең турист мөрәҗәгать иткән. Алар арасында Италиядән килгән кунак аның хәтерендә бигрәк тә калган.

- Килеп керүгә үк "бәлеш" дия башлады. Бәлешне кайда ашап булуын сорарга теләгән икән. Аннары русча сугансыз бәлеш ничек була дип сорады. Мин инглиз хәрефләре белән русча язып бирдем дә Татар кулинариясе йортына озаттым. Турист кабат чатырга кайтып, рәхмәтен җиткерде, - ди ул.
Республикасының туризм буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, Конфедерацияләр Кубогы вакытында Казанда 150-200 мең турист көтелә. Бу Татарстан башкаласына килүче туристлар санының гадәти күрсәткеченнән 35-40 процентка артып китә.

- Аларга рус һәм инглиз телләрендә шәһәр буйлап махсус экскурсияләр оештырылачак, хәтта индивидуаль рәвештә "Чын ир-атлар өчен Казан" эксурсиясе тәкъдим ителәчәк, экстрим яратучыларга "Казан" ипподромындагы чабышлар карау, парашюттан сикерү, "Казан ринг" автодромында узышу мөмкинлеге каралган. Махсус программаларга бәяләр 1700 сумнан башлап. Казан, Болгар, Зөя, Чистай, Алабуга шәһәрләренә дә экскурсияләр каралган, - диде ул.




http://shahrikazan.com

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев