Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Конфедерацияләр Кубогы: нәрсәгә әзер булырга?

Конфедерацияләр Кубогына кадәр бер атна вакыт калды. 18 июнь көнне Казан Португалия белән Мексика арасында беренче матч кабул итә. Инде «Казан-Арена» стадионы гына түгел, башкала үзе дә чемпионат режимында яши. Универсиада тәҗрибәсенә таянып Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Казанны Конфедерацияләр Кубогына тулысынча әзер дип белдерде. - «Казан-Арена»...

Конфедерацияләр Кубогына кадәр бер атна вакыт калды. 18 июнь көнне Казан Португалия белән Мексика арасында беренче матч кабул итә. Инде «Казан-Арена» стадионы гына түгел, башкала үзе дә чемпионат режимында яши.

Универсиада тәҗрибәсенә таянып
Татарстанның яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов Казанны Конфедерацияләр Кубогына тулысынча әзер дип белдерде.

- «Казан-Арена» стадионы да 98-99 процентка әзер. Профессионал булмаган кеше күзенә күренми торган берничә детальне генә үзгәртәсе бар. Безнең стадион бик матур, уңайлы, бу минем генә фикер түгел, тамашачылар шулай ди. Стадионда алган хис-кичерешне экран аша караганда гына тоеп бетереп булмый, шуңа да футболны барып карарга киңәш итәм. Конфедерацияләр Кубогы - Россиядә бердәнбер зур футбол ярышы, - ди министр.

«Казан-Арена» стадионына 40 мең кеше сыя. Стадионның барлык урыннарына билетлар сатылып бетсә дә, Казан өчен бу гаҗәп сан түгел.

- 2013 елда узган Универсиаданы гына алыйк. Ул вакытта төрле объектларда берьюлы 120-150 мең кеше җыела иде. Шуңа нинди дә булса кыенлыклар туар дип курыкмыйбыз, безнең тәҗрибә бар, - ди Владимир Леонов.

Хәзерге вакытта көненә 300-400 билет сатыла. Җанатарлар арасында иң популяр матч Россия - Мексика уены икән. Аңа барлык билетлар да сатылып беткән диярлек.


Паспортсыз футбол карап булмый
Конфедерация Кубогы матчларын карау өчен билет алу гына җитми, ә җанатар паспорты (FAN-ID) булу да шарт. Әлеге документның олыларда да, балаларда да булуы зарур.

Паспорт стадионга кергәндә тикшерү процессын тизләтә. Биредә җанатар турында барлык мәгълүмат та инде тупланган булачак. Чит ил кешеләре бу паспорт белән, беренче матчка ун көн кала, Россиягә визасыз керә ала. Документ шәһәр эчендә җәмәгать транспортында бушлай йөрү мөмкинлеген дә бирә.

Җанатар паспортын Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Сочи шәһәрләрендә алып була. Казанда ул Бауман урамы, 44/8нче йорт һәм Четаев урамы, 10нчы йорт адресы буенча бирелә. Моның өчен интернетта анкета тутырырга һәм паспортны барып алырга гына кирәк. Документны почта аша да җибәрәләр.


Шәхси транспорт өчен юллар чикләнә
Конфедерация Кубогы вакытында Казанда, куркынычсызлык чаралары максатыннан, кайбер чикләүләр кертеләчәк. Аларның төп өлеше «Соңгы миль» аралыгында була. Әйтик, «Казан-Арена» стадионына кадәр бер чакрым ара бары тик җәяүлеләр йөрү өчен генә каралган. Матч көннәрендә анда җәмәгать транспортына, машиналарга, хәтта велосипедчыларга да йөрергә ярамый. Стадион тирәсендәге юллар бары тик аккредитация узган транспорт өчен генә ачык булачак. «Соңгы миль» аралыгына эләккән йорт хуҗалары өйләренә махсус ясалган юллар буенча йөри ала.

Казан «Рубин»ы белән Мәскәүнең ЦСКА командасы арасында узган сынау матчы да кайбер кимчелекләрне күрсәткән. Әйтик, чикләүләргә карамастан, Казанның Ершов урамында «бөке» барлыкка килгән. Шуңа да матч барышында шәһәр хакимияте карары буенча Ершов урамыннан «Миллениум» күперенә кадәр уңга-сулга борылулар тыелган. Чистай урамында исә машиналарны парковкага куярга ярамый. 13 июньнән бу юллардан машина йөртүчеләр яңа юл билгеләре буенча йөри башлаячаклар.

Тест матчы вакытында «Яндекс-пробки» кушымтасы 6-7 баллык бөкеләр барлыгын күрсәткән. Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов халыкны бөкеләрдән курыкмаска өндәде. Матч вакытында юлларда машина тыгылышы булмаячак, дип сүз бирде ул.

«Казан-Арена» стадионына матчка шәхси машинасында барырга теләүчеләр тимер атларын стадион янәшәсендәге сәүдә үзәкләренең машина кую урыннарында калдыра ала. «Соңгы миль» чигендә исә велосипед парковкасы да эшләячәк.

Җир өсте транспортына гына түгел, су юлыннан йөрүчеләргә дә чикләүләр бар. Ленин дамбасыннан алып, Чуйков урамына кадәр Казансуда көймәләрдә, катерларда йөрергә ярамый. Шәһәр башкарма хакимияте белдерүенчә, бу тыюлар бары тик матч көннәрендә генә гамәлдә була.

Җәмәгать транспорты маршруты үзгәрә
Матч көннәрендә «Казан-Арена» стадионы тирәсеннән уза торган җәмәгать транспорты маршруты да үзгәрә. Автобус, троллейбус, трамвай йөртүчеләр өчен «Соңгы миль» ахыргы тукталыш булачак. Чикләнгән юлның икенче ягына барасы кешеләр бу аралыкны җәяү узарга тиеш. Ягъни Азино микрорайоныннан килүчеләр өчен - «Ветеринария академиясе», Мәскәү районы ягыннан килүчеләргә «Адоратский урамы» соңгы тукталыш булачак. Бер транспорттан икенчесенә күчкәндә, шул ук маршрут булса да, акчаны ике тапкыр түләргә туры киләчәк.

- Маршрутлар бер төрле булса да, ике як өчен ике төрле транспорт оешмасы җавап бирә, шуңа да юлның һәр ягына түләргә кирәк. Бер генә билет белән йөрү техник сәбәпләр аркасында да килеп чыкмаска мөмкин. Халыкның 76 проценты транспорт картасыннан куллана. Бу да бер билет белән генә йөрү мөмкинлеген киметә, - ди Дамир Фәттахов.

Матч вакытында 6нчы трамвай бөтенләй йөрмәячәк. Уен тәмамланганнан соң, тамашачыларны өйләренә 130 өстәмә автобус кайтарып куячак. Совет, Идел буе районнарына, Дәрвишләр бистәсенә автобуслар «Ветеринария академиясе» тукталышыннан китә. Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров, Вахитов районнарына Ямашев проспекты - Адоратский урамыннан автобусларда кайтып булачак. Уеннан соң «Казан» халыкара аэропорты, «Казан-1», «Казан-2» тимер юл вокзалларына махсус автобуслар (шаттлар) йөриячәк.

Матч көннәрендә тамашачылар, җанатарлар, волонтерлар, аккредитация узган кешеләр җәмәгать транспортыннан бушлай файдалана ала. Моның өчен кондукторга билетны һәм җанатар паспортын яки аккредитация бейджын күрсәтергә кирәк.

- Волонтерлар, җанатарлар җәмәгать транспортыннан бушлай файдалансын өчен, республика бюджетыннан 28 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шуларның 6 меңе - җанатарлар, 22 меңе тамашачы өчен китәчәк, - диде Казан башкарма комитетының транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков.

Митинглар, исерткеч эчемлекләр тыела, кунакханәләргә сак куела
Россия Федерациясе Президенты карары буенча, 1 июнь-12 июль көннәрендә Конфедерацияләр Кубогына бәйле булмаган митинг, демонстрация, җыеннар үткәрергә ярамый. Җыелышлар ике сәгатьтән дә артмаска, анда 150дән дә күбрәк кеше катнашмаска тиеш. Пикетларны С.Галиев исемендәге мәдәният сарае каршындагы юл аша территориядә, Петров паркында, Тимерьюлчылар мәдәният сараенда 7.00-17.00 сәгать аралыгында оештырырга ярый.


(Фото: realnoevremya.ru)

Матч көннәрендә хәтта спиртлы эчемлекләр сату тыела. Бу чикләү кафе, рестораннарга кагылмый. «Казан-Арена» стадионы, «Казан-1», Казан-2» тимер юл вокзаллары, «Казан» халыкара аэропортында да искерткеч эчемлекләр кулланырга ярамый.

Сүз уңаеннан, ярышлар барганда «Казан-1» вокзалы 16 мең җанатар кабул итәчәк. Казаннан Мәскәү, Санкт-Петербург, Адлер шәһәрләренә өстәмә 45 поезд җибәрәчәкләр.

Футболчылар яшәячәк номерларның әзерлеге белән Казан мэры Илсур Метшин шәхсән үзе танышты. Иң беренче булып ул «Ramada Kazan» (Чернышевский урамы, 39) кунакханәсен карап чыкты. Шәһәр җитәкчесенә кунакханә тирәсендәге биналар халәте ошамады. Ул Вахит һәм Идел буе районы хакимияте башлыгына Кубокка хәтле күрше йортларның түбәләрен, рәшәткәләрен буярга, тирә-якны рәткә китерергә кушты. «DoubleTree by Hilton» (Чернышевский урамы, 21) кунакханәсе тирәсендәге төзелештән калган чүпләрне дә җыештырырга кушты. Матч вакытында кунакханәләр 70 процентка тулган булачак. Инде 1 июньнән футболчылар яши торган кунакханәләрдә махсус сак хезмәте эшли.



Футбол гына түгел, бәйрәм бу
Һаман чикләүләр турында сөйлибез, шәһәр халкы булачак чемпионат алдыннан бераз куркуга да калгандыр. Конфедерацияләр Кубогы футбол белән генә түгел, ә бай мәдәни чаралары белән дә истә калачак бит әле. «Kazan Classic Fest» - шуларның берсе. Әлеге фестиваль 17 июнь-2 июль көннәрендә узачак һәм Кубокның иң дәрәҗәле кунакларын үзенә җыячак. Мондый төр чараны без Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Универсиада вакытында инде күрергә өлгердек.

Фестиваль бәяләре артык кыйммәт түгел - 150-1500 сум. Анда Шаляпин һәм Нуриев фестивальләре йолдызлары чыгыш ясый. Кунаклар «Аида», «Трубадур», «Евгений Онегин», «Лебединое озеро», «Дон Кихот» спектакльләрен тамаша кылачак. Шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрлары Кубок барышында төрле спектакльләр күрсәтәчәк.

Казан урамнарында моңарчы хыялыңда гына йөрткән футбол йолдызлары белән күрешеп булачак. Португалия уенчысы Криштиану Роналду гына ни тора?! Аңа 31 яшь һәм ул иң сөйкемле һәм иң яхшы спортчыларның берсе булып санала. Аның белән бергә «Реал» сакчысы Пепе, «Бавария» ярымсакчысы, футбол вундеркинды Ренату да килергә тиеш. Узган ел Ренату өчен Мюнхен клубы 35 миллион евро түләде. Бу да 18 яшьлек футболчының дәрәҗәсен күрсәтә.

18 июнь көнне матчта катнашучы Мексика командасы артык мактанырлык булмаса да, биредә дә дәрәҗәле спортчылар җитәрлек. Чичарито кушаматлы Хавьер Эрнандесны гына алыйк. Ул «Манчестер Юнайтед» белән «Реал»да уйнап алган.


Конфедерацияләр Кубогы турында 5 факт
1. Россия, Чили һәм Португалия илләре Конфедерация Кубогында беренче тапкыр катнаша.
2. Россия җыелмасында «Рубин» командасының ике футболчысы уйнаячак. Болар - сакчы Руслан Камболов белән һөҗүм итүче Максим Канунников.
3. Таити футболчылары Конфедерацияләр Кубогы тарихында профессиональ спортчылардан тормаган бердәнбер җыелма команда булган. Анда физкультура укытучысы, хисапчы, курьер, хәтта альпинист футбол уйнаган. Узган ел әлеге команда «Тамашачы мәхәббәте» бүләгенә ия булды.
4. Кубок тарихында иң яхшы уенчылар дип Роналдиньо (Бразилия) белән Куаутемок Бланко (Мексика) танылган. Аларның һәрберсе 9ар гол керткән.
5. Быелгы уенның символы - «Забивака» футболчы бүре.


http://shahrikazan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев