Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Комсомол туган көн бар иде!

Комсомол туган көн бар иде! Моны инде комсомолда тәрбияләнүчеләр, Леонид Ильич Брежневның әсәрләрен көн-төн өйрәнеп, ә алар аз түгел, ялгышмасам алтау иде дип беләм, комсомол Уставын ятлап, Алла "юклыгы"на ышанып комсомолга кергәннәр генә белә бу бәйрәмне. Комсомол булу зур дәрәҗә иде, ул оешмага керүчеләргә пионер галстугын салдырып, комсомол значогын тагалар,...

Комсомол туган көн бар иде!

Моны инде комсомолда тәрбияләнүчеләр, Леонид Ильич Брежневның әсәрләрен көн-төн өйрәнеп, ә алар аз түгел, ялгышмасам алтау иде дип беләм, комсомол Уставын ятлап, Алла "юклыгы"на ышанып комсомолга кергәннәр генә белә бу бәйрәмне.

Комсомол булу зур дәрәҗә иде, ул оешмага керүчеләргә пионер галстугын салдырып, комсомол значогын тагалар, ВЛКСМ дип язылган иде анда. Искә ала торган хатирәләр байтак, укырга керүгә октябрят буласың, аннан зурлап пионерга алалар, кызыл галстук тагып көзге алдында әйләнү- зур горурлык. Син- пионер. Әйбәт уку, җәмәгать эшләрендә катнашып очып йөрүләр. Һәр уңышыңны күреп сөенгән укытучылар... һәм сине лаеклы булсаң, комсомолга алалар. Павел Корчагиннар үрнәк. Күңел алгысынган, яңа җиңүләргә, коммунизм төзергә җилкенгән чак. Идеология бар вакыт. Комсомол исемен лаеклы йөртүчеләр партиягә кабул ителәләр, коммунист буласың! Менә шундый заманда яшәп, шулай тәрбияләнгән балалар без.

Сагындыра билгеле... Ә бүген комсомоллар юк, хәзерге балалар аны ишетеп тә белмиләр бугай инде. Ә без хәтерлибез әле. Чынлап торып балалар белән шөгыльләнүче оешмалар бар иде, киләчәккә ышаныч бар иде, ахыр килеп бушлай югары белем алу да бар иде. Яшьләргә чират белән бушлай квартиралар бирелә иде. Хәзер ул чорны яманларга күнектек инде... Ә халык, ул чорда яшәүчеләр: "Коммунизмда яшәп калганбыз икән", дип сөенә. Комсомоллар, бүгенге бәйрәм белән Сезне! Замана тагын нинди үзгәрешләр әзерләр, без үзгәрешләр чорын күргән буын, анысына да түзәрбез, исән-сау булыйк!

Чыганак: http://www.atnya-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев