Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә узачак Олимпиадада 2900 спортчы катнаша

Көньяк Корея кышкы Олимпиаданы кабул иткән 13нче шәһәр булачак.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 9-25 февраль көннәрендә Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә XXIX кышкы Олимпия уеннары узачак, дип хәбәр итә «Анадолу» агентлыгы.

Халыкара олимпия комитеты мәгълүматлары буенча, 94 ел дәвамында үткәрелгән 22 кышкы Олимпиадада барлыгы 28674 спортчы (шуларның 20573е - ир-атлар, 8101е - хатын-кызлар) катнашкан.

Беренче кышкы Олимпия уеннары 1924 елда узган, анда 247 ир-ат һәм 11 хатын-кыз катнашкан. Икенче Бөтендөнья сугышы бару сәбәпле, 1940 һәм 1944 елларда Олимпиадалар үткәрелмәгән.

Реклама

Бүгенге көнгә кадәр АКШ кышкы Олимпия уеннарын - 4, Франция - 3, Швейцария, Норвегия, Италия, Австрия, Япония һәм Канада - 2, Россия, Германия һәм элеккеге Югославия 1 мәртәбә кабул иткән.

Көньяк Корея кышкы Олимпиаданы кабул иткән 13нче шәһәр булачак.

Төркия Милли олимпия комитетыннан хәбәр итүләренчә, Көньяк Кореяда узачак кышкы Олимпиадада 95 илдән 2900 спортчы катнаша. Бу - кышкы Уеннар өчен рекордлы күрсәткеч.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев