Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Көненә 300 литр сөт сатучы Миңнуллиннар: "Сыер керемне тиз һәм күп бирә"

«Сыерлы көн - сыйлы көн", - дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Ул үзеңне дә, балаңны да, авыл халкын да тук итә. Моны без Лаеш районы Сингел авылына барып, Миңнуллиннар үрнәгендә күреп кайттык. Альмира һәм Илсур Миңнуллиннарның Президент программасы ярдәмендә "Гаилә фермасы" булып теркәлүенә биш ел. Инде эшчәнлек бүген чәчәк ата....

«Сыерлы көн - сыйлы көн", - дип юкка гына әйтмәгән борынгылар. Ул үзеңне дә, балаңны да, авыл халкын да тук итә. Моны без Лаеш районы Сингел авылына барып, Миңнуллиннар үрнәгендә күреп кайттык.


Альмира һәм Илсур Миңнуллиннарның Президент программасы ярдәмендә "Гаилә фермасы" булып теркәлүенә биш ел. Инде эшчәнлек бүген чәчәк ата. Авыл халкын гына түгел, күрше-тирәдәге 6 авылны да ел әйләнәсе сөт һәм сөт ризыклары белән тәэмин итеп тора алар.


"Сөтнең сыйфатын тикшерергә килгәндер!"


Семейная ферма Миннуллиных


"Иртәнге 10нчы яртыда Никольское авылына юл тотабыз, шунда очрашырбыз", - диде Альмира ханым. Билгеләнгән сәгатькә кайтып төштек. Ул да түгел, горизонтта язулы "Лада ларгус" машинасы күренде. Ике телдә "сөт, каймак, катык, эремчек" дип язылган анда. Телефон номерлары да күрсәтелгән.


-Трассадан барганда, хәтта туган ягым Әгерҗегә кайтканда да машинаны күреп шалтыраталар: "Сез кайда сату итәсез, бер генә литр сөтегез юкмы?" - дип сорыйлар дип көлеп искә алды хуҗабикә.


Никольскоега керәбез. Авылның "Каравон" уза торган төп мәйданына халык агыла. Кем җәяүләп атлый, кем велосипед иярләгән, авылның икенче башыннан бер машинага төялеп килүчеләр дә бар.


Семейная ферма Миннуллиных


Әниле-уллы Миңнуллиннар өстәлгә сөт продукциясен тезеп маташканда, җирле халык белән сөйләшеп алырга булдым. Үземне Казаннан килгән журналист дип таныштырсам да, авыл кешеләре бик сагаеп, сынап кына карады. Ул да булмады, пышылдашканнарын да ишеттем. "Казаннан ди, сөт сыйфатын тикшерергә килгәндер, берәр "служба"дандыр инде, нишләп йөридер, боларның (үзе башы белән Альмира апага ымлый) эшләрен туктатмасыннар тагын", - дип хафаланды ике-өч әби. Мин инде аларның шикле күңелләренә тагын да корт булып төшмәдем. Болай да барысы да күренә: сөтне һәрберсе өч литрлы банка белән чират торып ала. Сыр, эремчек, кайнатылган сөт, каймак, катык сораучылар да бар. Кирәк ризыкка заказ да бирәләр. 15-20 минут тирәсендә сату-алу эшләре тәмамлана. Бу - Миңнуллинарның соңгы ноктасы.


Семейная ферма Миннуллиных



"Укымадым, үкенмим"


Семейная ферма Миннуллиных


Авылга кайткач та мең дә бер эш башлана. Көндәлек сөт сатылып бетмәсә (ә җәен сөт күп), Альмира апа аны сепаратордан аертырга тотына. Аерылган сөтне майсыз эремчек итеп әчетергә куя. Көн дә шулай. Һәм без килгән көн дә искәрмә түгел. Хуҗабикә сөтне җылытып, сепаратор казанына сала, чәй әзерли, шулвакытта минем белән сөйләшергә дә вакыт таба.


-Мин үзем Әгерҗе районы Иж-Бубый авылыннан, - ди ул. - Әтнә авыл хуҗалыгына укырга килгән идем. Ирем Илсур шушы авылныкы, төп нигезендә яшибез. Илсурның апасы белән бергә укыдык. Менә шулай кунакка кайтып йөрдем дә, 1 курстан ук кияүгә чыгып куйдым. Укып бетереп булмады, шулай да язмышыма үпкәләмим. Совхозда эшләдем: сыерын да саудым, бозавын да карадым, склад мөдире дә булдым.


Илсур абый армиядән кайтканнан бирле фермада хезмәт куя. Мал караучы да, ферма мөдире булып та эшләп ала. Совхоз банкротлыкка чыккач, шул җирләрне алып, фермер булып та маташып карый. "Колагыннан кредитка чумган совхоз иде ул, эшләдек-тырыштык, вакытында каплап барырга тырышсак та, бурычларны түләп бетереп булмады. Инвестор килде дә ул ферманы бетереп китте", - ди танышым. Шуннан гайрәте чигеп, авыл хуҗалыгы өлкәсеннән бөтенләй читләшеп тора. 2003 елда кибет ача, шуның тирәсендә генә кайнаша ул. Альмира ханым сата, Илсур әфәнде товар ташый.


"Син булдырасың" диде район башлыгы


Семейная ферма Миннуллиных


Әмма балачактан терлек тирәсендә кайнашу малларга булган мәхәббәтне көннән-көн ныгыта.


- Электән үк терлекне күпләп тоттык. 15әр баш мөгезле эре терлек асраган чаклар да булды. "Гаилә фермалары" дигән программасы чыккач, район башлыгы үзенә чакыртып алды. "Син булдырасың, менә сиңа мөмкинлек", - дигәч, курка-курка гына булса да тәвәккәлләдек, - ди Илсур абый.


Эшне алар бер сыер һәм ике танадан башлый. Аннан сыерлар саны 8гә җитә. Таналар алып кайталар. Бүген 22 баш савым сыеры бар. Гаилә үгез бозауларны баштарак сата бара. Ә хәзер исә үзләре симертә. Чөнки эшчәнлекнең яңа төрен дә уйлап тапканнар: фарш һәм колбаса саталар. Фаршның килосы - 350 сум, колбасаның бер таягы -250. Аны Балтач районында ясаталар. Составында бер генә дә чит матдә юк: ит, ат мае, тоз-борыч.


Миңнуллинарның өч баласы бар. Олы кызлары Илсөяр белән уллары Илфар инде үзләре ике бала үстерә. Төпчекләре Айсылуга тиздән 7 яшь тулачак.


Семейная ферма Миннуллиных


Илфар - әти-әнисенең уң кулы да, сул кулы да. Терлек азыгы әзерләү, техникаларны карап тору аның өстендә. Безнең белән дә сөйләшеп торырга вакыты булмады. Сөт сатып кайткач, бозауларга ашарга салды да, кырга - печән чабарга китеп барды.


Семейная ферма Миннуллиных


Гаилә фермасының сыерлары көтүдә. Ул авыл көтүенә кушылып йөри. Ә авылда нибарысы 12 хуҗалыкта сыер бар. Әйтик, Миңнуллинарның көтүгә 22 сыер һәм 8 бозавы йөри. Шуның өчен 30 көн тоташ көтүгә чыга. Аннан соң 12 көн ял итеп алалар.


"Алты авыл безнең сөтне эчә"


Гаиләнең арендага алган 300 гектар печәнлек җире бар. Быел печән бик уңган, ди. Шуңа күрә көннәр матур торганда, аны җыеп урнаштырып калырга кирәк. Хәер, бу эштә ярдәмче өч трактор һәм аның барлык җайланмалары үзләрендә.


-Эшне кредитсыз башлап булмый. Субсидияләр алырга туры килде, ярый аларның яртысы кире кайтты, - ди гаилә башлыгы. -Фермер булып теркәлгәндә үз шартымны куйдым: сөтне үзебез урнаштырабыз дидем. Каршы килмәделәр. Менә хәзер Олы Кабан, Усад, Габишево, Ковали, Столбище, Никольское, Сингел авыл халкын сөт белән тәэмин итеп торабыз. Баштарак без килгән нокталарга ике-өч кенә кеше чыга иде. Хәзер инде биш еллык клиентлар да бар, яңалары да өстәлә. Кайбер көнне савылган 300 литр сөтнең тамчысы да кайтмый өйгә.


Миңнуллинар сыерлар янына иртәнге 5 тулганчы чыга. 4 савым аппараты белән берьюлы дүрт сыерны савалар. Әйтергә онытканмын, маллар янына чыкканчы эремчекне саркытырга куя әле Альмира ханым. Сыерлар янында эшен бетереп кергәч, аны сөзә, үлчи, төргәкли һәм 8 тулганда сатуга китәләр. Файдасын да яшермиләр: кайбер көнне кулга 8, кайбер көнне 15 әр мең сум акча керә.


Семейная ферма Миннуллиных


Әйтик, сөтнең литры - 40 сум. Майсыз эремчек -140, майлысы - 200, каймакның килосы - 320, корт -400, сыр - 350, куертылган сөтнең ярты литрлы савыты - 120 сумнан куелган. Киң ассортиментның барысы да үзләренең кибетләренә дә куелган.


"Өлгерешә алмагач, кибетне ябып та тордык"


Семейная ферма Миннуллиных


-Аның урынынңда гараж иде, бар техника шунда. Район башлыгы бер килгәч: "Нишләп монда кибет ачмыйсыз?" диде. Тракторлар тора, алай-болай дибез. "Ике атнадан кибет торсын монда", - диде. Ачтык. Бик уңайлы булды ул. Халык сораган бөтен товарны алып кайтабыз. Бәйләнгән башмакларымны да шунда куям. Камыр ризыгын да яратып алалар. Күбрәк өчпочмак, пицца, пәрәмәчләр пешерәм. Көненә 1600 сумлык камыр ризыгы да сатыла.


-Моның кадәр эш белән йокы эләгәме соң? - дип сорыйм.


-"Пересадка" белән, - дип көлә хуҗабикә. - Сыерлар бозаулаганда будильнигым сәгать саен шалтырый. Ничек тә тырмашасың. Кешегә барып эшләсәң дә көне буе бит ул. Кибеттә дә үзем идем бит әле. Өченче елны өлгерешә алмагач, яптык. Сыер идәне түшәргә дип, такталарына кадәр кубарып бетергән идек. "Глава"дан тагын шелтә булды. Бер атна эчендә кире ачтык. Ничек өлгерешкәнмен, шаккатам. Иртән сыер савам, кайткач сөт аертканда, ике сәгать тирәсе Илсур тора кибеттә, аннары мин керәм. Әле шунда электр плитәсе куеп, яшелчәләрне тозлыйм. 82 банка гөмбә генә яптым. Ашарга да шунда пешерә идем. Көненә 800 сум, сатудан 2% түлибез, шул акчага да сатучы табылмады. Ярый, быел ике кибетчебез бар. Көнаралаш эшлиләр. Быел барыбер өлгерешә алмыйм.

Кибеттә сатканда бер кызык хәлгә дә дучар була әле Альмира ханым.


- Бер ир кеше керде. Хәл-әхвәл сорашты да, "Сыерларыгыз ничәү, сөтне күпмедән сатасыз?" ди. Мин инде эчемнән генә: "Бу абыйны кая күргәнем бар соң, безнең сыерлар моңа нәрсәгә инде?" дип уйлыйм. Шуннан өйгә керсәм, телсез калдым. Фәрит Мөхәммәтшин ич! Бер тантана вакытында иремә Диплом тапшырганда төшкән фотолары тора стенада. Аның дачасы безнең авылдан ерак түгел, - ди хуҗабикә.


Семейная ферма Миннуллиных


"Сыер керемне тиз һәм күп бирә"


Миңнуллинар хуҗалыганда көн һәм төн, җәй һәм кыш төшенчәсе юк. 365 көн эштә һәм сатуда алар. 1 гыйнвар көнне дә кешенең сөт эчәсе килә. Әле шушы кадәр мал өстенә 270 баш тавык та тотканнар. Әмма урын калмагач, кош-корт асрарга мөмкинчелек юк. Тик Альмира ханым яңа сарай төзетеп, бу эшне дә җайга салырга уйлап тора.


-Сыер керемне тиз һәм күп бирә, - ди Миңнуллиннар. - Эше җиңел түгел, әле сезгә сөйләми калганы күпмедер. Ягулык-майлау материаллары, утка, запас частька, сыерларга дару, уколга да шактый акча тотыла. Кинәт баерга теләп, зур кредитлар алып башларга ярамый эшне. Тезләндерә ул. Шуңа күрә сыер үрчетергә теләүчеләр эшне бер-ике сыердан башласын, - дигән фикердә алар.

http://intertat.ru/tt/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев