Саба ТВ

Көн дәвамында көчле кар һәм буран булачак

Көндезге һава температурасы -11 градус булачак.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ"). Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, бүген - 22 гыйнварда республикада кар, урыны белән көчле кар һәм буран булуы көтелә. Көн болытлы булачак.

Җил көньяк-көнчыгыштан исә, көчәйгән вакытта аның тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитә.

Көндезге һава температурасы Татарстанда -3..-8, көнчыгыш районнарда -11, Казанда -4..-6 градус булачак.

Юлларда бозлавык, урыны белән кар көртләре саклана.

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: