Саба ТВ

Клубларда кем­дер хезмәт хакын ишекне ачып-бикләгән, йә ачарга “оныткан” өчен ала

Авылга бер очкын җитә. Сүз янгын турында түгел, халыкны туплап торучы, төрле эшләргә этәрүче кеше турында бара. Төрле эш дигәне дә, кыңгыр эш түгел, гап-гади мәдәни чаралар оештыруга кайтып кала. Гадәттә, туплану урыны итеп без клубны, ә очкын сыйфатында клуб мөдирен күзаллыйбыз. Менә шул җыелу урыннары - клублар бөтен җирдә...

Русларга да бар үзәк, керәшеннәргә дә...
Хәер, клублар гына түгел, үзәкләребез дә бар безнең. Бу хакта Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнә­сәбәтләр советы киңәшмә­сендә сөйләделәр. Мәдәният министры Айрат Сибагатуллин Казанда А.Пушкин исемендәге мә­дә­ни үзәк һәм керәшен мәдәнияте үзәге булдыру карары барлыгы турында игълан итте. Районнарда исә клуб­лардан тыш, халыклар дуслыгы йорт­лары да ачыла башлаган. Тиздән Мамадышта, Алабугада, Чүпрәле районында да шушындый ук йортлар үз ишекләрен ачачак. Клубларга килгәндә, соң­гы алты елда яңа­дан төзелгән һәм төзеклән­де­релгән клуб­ларның саны 658гә җиткән! Татарстан Хисап палатасы тикшеренүләренә караганда, яңа клублар төзелгән авылларда халыкның 97 проценты аларның эшчәнлегеннән ка­нәгать. Шул ук вакытта клуб эш­чән­легенә халыкның 17,7 проценты (208,9 мең кеше) җәлеп ителгән. Бу күпме, әллә азмы? Яңа клублар салу мәдәниятне кымшаттымы, әллә юкмы? Татарстан Президенты эшләгән кадәресе тормышыбызга әллә ни тәэсир итмәде дигән фикердә: "Миңа кал­са, бу инфраструктура нәти­җәле файдаланылмый. Кайда инициативалы кеше бар - анда эш гөрли. Күп клубларда исә кем­неңдер кеме утыра. Ул хезмәт хакын ишекне ачкан һәм бикләп кайтып киткән, йә булмаса, ачарга "оныткан" өчен ала. Клублар, ки­тапханәләр, калган заллар бөтен куәтенә эшләргә тиеш".
Өстәвенә тагын 500 клубны төзекләндерәсе бар икән. Шуның өчен министр клубларны төзү программасын озайтуны сорый. Президент, һәр клуб, һәр музей төзекләндерелергә тиеш, ләкин бу эш еш кына "сакаллы"га әйлә­нә, диде. Бу җәһәттән министр 2018 елда күпме клуб төзек­ләнде­ре­ләчәген әйтә алмады. Ел саен исә, бюджеттан клубларны төзү һәм ремонтлау өчен 614 миллион сум акча бүлеп бирелә. Бу акча, министр әйтүенә караганда, 45 клубны сафка бастыруга җитә.
Музей ишегенә бик элү җиңел, ачуы гына читен
"ВТ" газетасы музейлар эш­чән­леген дә җентекләп өй­рәнеп бара. Бу уңайдан да хәл­ләребез шәптән түгел. Әйтик, быел Казан үзәгендәге Габдулла Тукай әдәби музее, Салих Сәйдәшев исе­мен­дәге музей ремонтка ябылды. Шәриф Камал исемен­дәге музей ишегенә бик эленүгә инде дис­тәләрчә еллар үтте. Бу җә­һәттән Президент совет утырышында, ремонт озак бара, Тукай музее әнә кайчан ябылды, дип тә шелтә белдерде. Музей­ларның хәлен белешеп без Татарстан Милли музее директоры Гөл­чә­чәк Нә­җипова белән элем­тәгә кердек:
- Тукай музеенда төзеклән­дерү эшләре чагыштырмача тиз бара. Анда инде эшләр төгәлләнеп килә. Ләкин музеефикация өчен әлегә акча каралмаган. Без дистәләгән оешмага иганәчелек ярдәме күр­сәтү­лә­рен сорап хатлар яздык. Өме­тебезне өзмибез, аңа гына калгач, акча табылыр, дип уйлыйбыз. Тукай музее гадәти музей гына булмаячак. Проект ниге­зендә биредә Тукай үзәге оештыру каралган. Анда бер бүлмәдә идәннән түшәмгә кадәр ша­гыйрь­нең китаплары урын алачак. Музей халыктан Тукайның төрле елларда чыккан китапларын кабул итә башлады инде. Иран консуллыгы да кызык­лы китаплар тапшырды. Музейда Тукайның иҗа­тын һәм тормышын төрле ысуллар, хәтта анимация ярдә­мендә дә чагылдыру планлаштырыла.
Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, Шәриф Камал музеенда да тө­зекләндерү эшләре төгәлләнеп килә. Биредә бөтен авырлык би­наның бер өлеше шәхси кулларда булуына килеп төртелгән. Хө­күмәт ул өлешне сатып алган. Хәзер музей Китап йорты дип аталачак. Әлеге дә баягы экспозиция төзүгә, ягъни эчтәлеген булдыруга әлегә акча бүлен­мә­гән.
Композитор Салих Сәйдәшев исемендәге музейда да быел ремонт була дип әйттеләр. Әлегә монда әзерлек эшләре генә бара икән. Нигезне тикшерү-ныгыту эшләре башкарылган инде. Ишекләре кайчан ачылыр - билгесез.
Утырышта Президент бер ел элек Сәнгать музеена акча бүлеп бирелгәнен дә искә төшерде: "Бу - уникаль объект, анда уникаль әсәрләр саклана. Ә акча файдаланылмаган, чөнки сез үзегездә рес­таврация эшләрен ки­леш­терә алмыйсыз. Ә бит һәр объект сезнең контрольдә булырга тиеш!"
Музей тирәсендә менә шундый хәлләр...
"Глава үзе йөри"
Клубларның ничек эшләгәнен "Идел-йорт" халык театрлары фестивале дә ачык күрсәтә. Биредә театр белгече Нияз Игъламов җитәкчелегендәге жюри җәм­гысы 100 спектакль караган, шуларның 21е өченче турга үткән. 5 - 21 ноя­брьдә Казанның "Юность", Сәет­галиев исемендәге мәдәният сарайларында әлеге спектакль­ләрне 26 мең тамашачы караган. Җиңү­челәр арасында Актаныштан ике театр коллективы бар. Очкын югарырактан сир­пелгән саен яктырак була шул. Актанышлар­ның элегрәк ре­петицияләргә Энгель Нәвап улы үзе йөри дигән­нәреннән чыгып әйтүем. Хәзер Энгель Фаттахов Актанышка кире кайтты. Димәк, районда мәдәният өлкә­сендә яңа­лыклар тагын да булыр төсле.
Ә оч­­­­кын­­­­лы "глава" булмаган районнарда халык театрлары өченче турга да эләгә алмый бугай. Ник дигәндә, бүген халык театрларыннан да осталык таләп ителә. Бу - әйбәт костюм, яхшы декорация, киңәшкә профессиональ режиссерны чакырту дигән сүз. Башлык кызыксынмаса, боларны ничек ерып чыкмак кирәк?

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: