Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Клон» сериалы героинясы Жади бүген ничек яши? [+фото]

Барыбыз да яратып караган "Клон" телесериалы героинясы-гарәп кызы Жадины уйнаган Джованна Антонелли Бразилия генә түгел, Россиядә дә бик зур популярлык казанган иде. Баксаң, Жади кинода гына түгел, чынбарлыкта да Мурилу Бенисиу (сериалдагы Лукас) белән гыйшык-мыйшык уйнап, аннан беренче баласын-улы Пьетроны тапкан икән.

Ике елдан соң Бенисиу белән аерылышып, Джованна эшмәкәр Роберто Локасциога кияүгә чыккан.Ә дүрт айдан соң янә, шул ук Мурилу Бенисиу аркасында, ире белән аерылышкан, дип яза Челнинские Известия.

Бүгенге көндә Жади режиссер Леонардо Ногейро белән яши. Алар 2009 елда танышкан, 2010-да Джованна Антония һәм София исемле игезәк кызлар алып кайта. Ул бүген дә популярлыгын югалтмаган: киноларда уйный. Инстаграмында гына да 5 миллион кеше теркәлгән.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев