Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Клон” сериалы актерларының язмышы: Жади белән Лукас судлашкан, 54 яшьлек Дона Жура студенттан бала тапкан, Иветти наркоманга әйләнгән

“Клон” сериалы 2001 елда Бразилиянең иң алдынгы һәм популяр телекомпаниясе “Globo” тарафыннан төшерелде, Россиядә аны беренче тапкыр “Беренче канал”да 2004 елда күрсәттеләр. Шул вакыттан бирле сериалны төрле каналлар буенча кабатлап, яңадан күрсәтеп чыктылар. Бүгенге көнгә кадәр халык мәхәббәтендә йөргән сериал актерларының язмышлары белән ниләр булып беткән? “Татар-информ” хәбәрчесе берничә актер белән элемтәгә кереп сөйләште һәм күзәтү ясады.

“Клон” күрсәтелгәндә бары алты яшь иде

“Клон” сериалы барганда миңа алты гына яшь иде әле. Бүген дә хәтеремдә: әни белән балалар бакчасыннан кайта идем дә, кичке җиде тулганын көтеп, “Беренче канал”ны кабыза идем. Гаиләбез белән ябышып ятып карый идек. Алты яшьлек балага шундый проблемалар күтәрелгән сериалда тагын нәрсә калган инде диясе юк, ул бала күзлегеннән бөтенләй икенче кабул ителгән. Жади өчен борчылып утыруларым әле дә исемдә.

Еллар үтә торды, караш та үзгәрде, акыл да үсте, дигәндәй. Интернетым булуга иң беренче эш итеп нишләдем дип уйлыйсыз? Әлбәттә, “Клон”ны тизрәк табып, яңадан карарга керештем. Чөнки бала хәтерендә барысы да сеңеп калмаган, аңлап җиткермәгән әйберләр дә шактый иде...

Тора-бара “Инстаграм” челтәре пәйда булды. Бразилия дөньясы белән араны өзәсе килмәде, бик тә якын булды ул миңа. Актерларның сәхифәләрен табып, язылдым һәм берничә ел буена тормышларын күзәтеп бардым (әле дә күзәтәм). Әлеге мәкаләне әзерләгәндә исә миңа бернинди дә авырлык килмәде, чөнки күпчелек актер белән инде“визуаль” таныш идем. Һәм, эксперимент буларак, үзләренә язып карадым. Кайберсе җавап та бирде. Шуннан нәрсә килеп чыкканын укып карап белә аласыз.

Алисинья ролен башкарган Кристиана Оливейра: “Ул бөтенләй миңа охшамаган”

Аның буй-сыны яшь кызларныкы кебек. Моңа ышануы кыен, әмма балачакта Кристиана йөз килограммнан артык авырлык җыя. Ул гомере буе диярлек катгый диетада тора, ә спорт-залдагы даими күнегүләр аның күп вакытын ала. Алисинья ролен башкарган 56 яшьлек Кристиана Олиевейра “Татар-информ” хәбәрчесенә әңгәмәсендә героинясы бөтенләй үзенә охшаш булмаганын сөйләде.

– Мин актриса һәм бизнесвумен. Яшь актриса буларак беренче тапкыр 1990 елда новеллада төштем, шуннан соң мине Жайме Монжардин (“Клон” сериалының режиссеры) күреп алды һәм “Manchete-TV” каналына чакырды. “Кананга” сериалында баш геройны уйнадым, соңыннан “Джума Марруа” новелласында катнаштым, ул Бразилия һәм башка илләр телевидениесенә үтеп керде һәм берничә тапкыр күрсәтелде. Нәкъ шул сериалда катнашу миңа бик күп бүләкләр алып килде.

1992 елда "De Corpo e Alma" (җан һәм тән өчен) сериалында уйнар өчен “Глобу” компаниясенә килеп кердем, миңа баш рольләрне бирделәр һәм, иң кызыгы, алар кырыс герой булып чыкты – Адриана (“Сальса һәм Меренге”) һәм Алисинья (“Клон).

Әлбәттә, “Клон” сериалы минем зур уңышларымның берсе булды. Алисинья роле минем тормышымда бик мөһим иде. Ул миңа бөтенләй дә охшаш түгел. Әмма тамашачы минем уйнавыма шулкадәр ышанды, бирелеп карады, хәтта мине шул рольдән соң Алисинья кебек “начар, ялганчы һәм хәйләкәр” дип йөртә башлады. Халыкта чыннан да шундый ассоциация туды. Әмма актриса буларак мин ул рольне яхшы башкардым дип уйлыйм.

Ышанасызмы-юкмы, әмма мин карьерамны профессиональ модель буларак Dior һәм Gaultier компанияләрендә башлап җибәрдем. Һәм, сезнең кебек үк, “O Globo” газетасында репортаж ясаучы журналист булып эшләдем.

Бүгенге көндә мин Бразилиядә хокуклар һәм мөмкинлекләр, мөнәсәбәтләр һәм үз-үзеңә бәя бирү буенча, шулай ук карьераны бизнеста инвестицияләү буенча төрле илләрдә чыгыш ясыйм. “Тописсима” новелласында төшәм. Рафаэлла һәм Антония исемле кызларым һәм Мигел исемле оныгым бар.

"Татар-информ" хәбәрчесе белән язышудан өзек:

“Лукас белән Жади судлашып бетә”: Джованна белән Мурило арасындагы кайнар мәхәббәт тарихы

Жади белән Лукас тормышта да бергә микән дигән сораулар сездә дә тугандыр. Әйе, әйе, кайнар мәхәббәт сериалда гына түгел, чынбарлыкта да булган, ләбаса. Джованна Антонелли белән Мурило Бенисио съемка вакытында ук бер-берсенә гашыйк була, очраша башлыйлар. Рәсми рәвештә никахларын теркәмиләр. Ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында аңлашылмаучанлык килеп чыга һәм аларның юллары аерыла.

2004 елда бер спектакльдә аларга шулай ук бергә уйнарга туры килә. Джованна белән Мурило арасында янәдән мәхәббәт учагы кабына, алар кавыша һәм 2005 елда уллары – Пьетро туа. Джованна сүзләренчә, Мурило бала тапкан вакытта янда була, рухи яктан аңа ярдәм итә. Әмма берничә айдан соң әлеге пар инде бөтенләйгә аерылыша.

2007 елда Джованна итальян бизнесмены Роберто Локашиога кияүгә чыга. Италиядә гөрләтеп туй уздыргач, бәхетле пар Америкага яшәргә күченеп китәргә карар кыла. Әмма Джованнага элекке ире Мурило дәгъва белдерә: ул улының башка илдә яшәвен, күченүен теләми. “Лукас” белән “Жади” судлашап бетә һәм, нәтиҗәдә, Джованна, дүрт ай гына яшәп, иреннән аерылып, кире Рио-де-Жанейрога кайтып китә. 

2009 елда ул съемкалар вакытында режиссер Леонардо Ногейра белән таныша. 2010 елда аларның игезәк кызлары – Антония һәм София туа. Алар зурдан кубып туй уздырмаса да, бүгенге көнгәчә бәхетле яши.

Лукас белән Мэл кавышкан?

Ә Лукас нихәлдә, дисезме? Мурило Бенисионың партнерлары гел алмашынып тора. Магнит белән җәлеп итәдер ул хатын-кызларны, күрәсең. Татар җырындагы кебек: “Эчендә магниты бардыр, үзенә тартып тора”. 1997 елда Алессандро Негрини дигән актрисадан улы Антонио туа. Икенче улы Пьетро турында югарыда әйтеп үтелде.

Күпләрне шаккаттырган факт: 2012 елда “Бразилия Проспекты” сериалы съемкаларында (“Клон” сериалындагы әти белән кыз ролендә уйнаган) “Лукас” белән “Мэл” бер-берсенә гашыйк була. Җиде ел буена очрашып йөргән пар өчен кемнәрдер бик тә сөенде, кемнәрдер “сез бит ата белән кыз идегез, ничек инде ул алай” дип, кабул итә алмады. Әмма күптән түгел аларның аерылышканы турында билгеле булды. Алар арасында бары эшлекле һәм дуслыклы мөнәсәбәт кенә калган. Инстаграм битләрендә бергә төшкән фотолар әле дә тора.

Жади белән Лукас дуслаша алганмы?

Мурило Бенисио белән Джованна Антонелли арасында “кара песи” йөри дип уйлый күрмәгез, алар ел саен уллары Пьетроның туган көнен бергәләп үткәрә.

Джованнаның игезәк кызлары тугач та, папарацци Мурилоның кызларны кулына күтәргәнен фотога төшереп алган. Жади белән Лукас дустанә мөнәсәбәтне саклап кала алды дип әйтергә була. Әлеге көндә 47 яшьлек Мурилоның йөрәге буш.

Джованна Антонелли: “Клон”ның Россиядә шулкадәр популяр булуын ишетү рәхәт”

Жади ролен башкарган 43 яшьлек Джованна Антонелли тормышта бик актив кеше. Үзенең бизнесын булдырган, бер урында утырмый торган оптимист рухлы актриса һәрдаим иҗат һәм гаилә эшләре белән мәшгуль. Джованнага адресланган хатым укылмаса да, аның күптән түгел биргән әңгәмәләреннән кызыклы өлешләрен җыеп чыгарга булдым.

– Минем әлегә кадәр Россиядә булганым юк. Әлегә! Тик мин, әлбәттә, якын арада Россиягә килергә ниятлим. Минем Россиядә үз парфюмымны тәкъдим итү буенча планнарым бар. Ул минем күптәнге хыялым. Һәм миңа, һичшиксез, “Клон”ның Россиядә шулкадәр популяр булуын ишетү рәхәт. Минем өчен Россия, беренче чиратта, гөмбәзләр, матрешкалар, Зур театр балеты Толстой һәм Достоевский кебек атаклы рус язучылары белән ассоциацияләнә.

“Клон” сериалында мин көнчыгыш биюләрен биергә һәм бераз гарәп телен өйрәндем. Сериал төшергән вакытта без, бразилиялеләрдән шулкадәр ерак булган, мөселман мәдәниятенә чумдык. Мин мөселман киеме, үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм музыка турында күп нәрсә белдем. Мароккода 40 көн тирәсе вакыт уздырдык. Һәм бу минем тормышымда искиткеч маҗара булып истә калды.

“Ислам дөньясы бик бай һәм матур мәдәният”

Жади роле мине мөселман хатын-кызларының никадәр көчле булуын аңларга мәҗбүр итте. Сериалдагы кебек, мин дини һәм мәдәни традицияләренә тугры хатын-кызларның тормыш-көнкүрешен, шулай ук күпләрнең каршылыкларны җимерү теләге булган кызларны күрдем. Ислам дөньясы бик бай һәм матур мәдәният. Бу гаҗәеп тәҗрибә минем тормышымда онытылмаслык хезмәт!

Мин көндәлектә Жади кебек макияж ясап йөрмим. Әмма, миңа калса, ул бик матур. Минем көндәлек образым шактый гади.

Барлык актерлар да төшерү процессыннан бик канәгать калды. Без “Клон”ны илнең берничә шәһәрендә төшердек, ә кайчагында хәтта чүлдә дә яшәргә туры килде. Съемканың беренче көнендә күп кенә актерлар, командабыз көнчыгыш ризыгын ашаганнан соң эч авыртуыннан җәфа чикте. Моннан тыш, мин дөяләрдән дә курыктым, төгәлрәге, алар миңа теләсә кайсы вакытта төкерә ала иде.

Күңелле тәэсирләргә килгәндә, яшел чәй кебек эчемлекне аеруча билгеләп үтәсем килә. Ул минем өчен яңалык булды. Көнчыгышта мин яшел чәйнең аерым бер ритуал икәнен аңладым. Үзем белән берничә капчык яшел чәй алып кайттым һәм аны рәхәтләнеп өйдә эчтем.

Актриса карьерасы белән беррәттән, мин үземнең бизнесымны үстереп киләм һәм проектлар белән дә шөгыльләнәм. Телевидениедә һәм кинода төшүләр арасында мин бик күп эшлим: “Gio” бренды өчен продукция булдырам, матурлык салоннарын ачам, Европада духиларым, лакларым чыга.

“Мэл – карьерамда зур уңыш һәм баш авыртуы алып килде”

“Клон”ның төркеме Марокко һәм Фес могҗизаларына гаҗәпләнеп йөргән вакытта, Дебора Фалабелла (Мэл), Тьяго Фрагозо (Нанду) һәм Таис Ферсоза (Телминья) бер-бер артлы наркотиклар турында мәкаләләр укырга чума, наркоманнарга аноним ярдәм күрсәтү хезмәтләренә даими йөри һәм тернәкләндерү үзәкләренә барып, пациентлар һәм аларның әти-әниләре белән әңгәмә кора.

Алар сериалда наркотикларга бәйлелек темасын ачып салырга тиеш була. Аеруча бу дулкынландыргыч бурыч Мэл ролен уйнаган Дебора Фалабеллага йөкләнә. Дебора үзе беркайчан да наркотикларга тартылмый, әмма ул аноним наркоманнар җәмгыятендә теркәлә. Нәтиҗәдә, тәнкыйтьчеләр бер тавышка ул вакытта 25 яшьлек йолдызчыкның ышанычлы уенын һәм аның драматик талантын бәяли.

– Төшерү көне тәмамлангач, героемның депрессив халәтеннән чыгу бик авыр бирелде, мин еш кына өйгә кайтып китә идем, хәтта күңел ачудан туктадым. Өемнән ике адымда гына урнашкан кояшлы матур пляж да мине шатландырмады. Интенсив эш ритмы аркасында мин нормаль тукланудан туктадым, - ди Дебора Фалабелла.

Берничә айдан соң актриса хастаханәгә менингит авыруы белән эләгә. Ике атна палатада ятканнан соң, кинога әйләнеп кайта һәм сәламәтлеген күзәтеп торырга вәгъдә бирә. Съемка төркеме аны чәчәкләр һәм алкышлар белән каршы ала. Авырган вакытта аның урынына икетуган сеңлесе – Синтия Фалабелла уйнап тора. Игътибар белән күзәткән булсагыз, сериалда аны кайбер эпизодларда күрергә мөмкин.

Наркотиклар турында: “Күп кенә ата-аналар балаларының ярдәмгә мохтаҗ икәнен күрергә теләми”

– Әгәр гаиләдә бала наркотик белән мавыга икән, иң мөһиме – аны хөкем итмәскә, чөнки аның ачуы гына чыгачак һәм ул бөтенләй гаиләдән китәчәк. Баланы гаепләмичә, аның белән якынаерга омтылырга һәм мондый хәлнең ни сәбәпле килеп чыкканын аңларга тырышырга кирәк. Бу бик авыр тема, күп кенә ата-аналар балаларының ярдәмгә мохтаҗ икәнен күрергә теләми. Икенчеләре исә бала “кабахәт” булып үскән икән дип кенә нәтиҗә ясый. Гаиләдә аңлашу, якын кешеләр, җылы мөнәсәбәтләр булырга тиеш. Шул очракта гына барысын төзәтеп була, - дип искә ала Дебора бер әңгәмәсендә.

Хәзерге вакытта 40 яшьлек Дебора Фалабелла спектакльләрдә һәм сериалларда төшеп йөри. 2005 елда ул Эдуардо Бенедито дигән музыкантка кияүгә чыга һәм 2009 елда Нина исемле кызлары туа. 2010 елда алар аерылышырга карар кыла. Дебора Фалабелланың да йөрәге буш.

“Наркоман геройны уйнау җиңел бирелмәде”

Тагын бер “наркоман”н Нанду ролен уйнаучы актер – Тьягу Фрагозу. Аңа дип адресланган хатыма җавап аерым постка әйләнер дип һич тә башыма килмәде. Актер “Клон”да төшкән вакытны Инстаграм битендә искә алып, язып чыкты.

– “Клон” – актерлык составы ягыннан шактый күп кешене үзенә туплады, бу кадәр халык белән эшләү тәҗрибәмдә беренче тапкыр булды. Бигрәк тә Сисса Гимараешка (сериалдагы әнисе - Кларисси) рәхмәтлемен, яратам сине!

Дөресен әйткәндә, наркоман геройны уйнау җиңел бирелмәде. Без химик бәйлелек булган мохит тудырдык, соңыннан безнең уйнауны күреп, җәмгыять шау итте, наркотикларга кагылышлы бик күп проблемалар турында сөйләшә башладылар. Наркотик бәйлелектән интеккән гаиләләргә минем бик тә булышасым килде.

“Клон” бөтен дөньяны әйләнеп чыкты һәм бүгенге көндә дә ул әле популяр. Сценарий авторы Глория Перез мине бик тә гаҗәпләндерде, ул “клон ясау”, гарәп дөньясы, химик бәйлелек темаларын бик яхшы ачып салды. Бер сериал эчендә күпме проблема күтәрелде!

Режиссер Жайме Монжардин белән беренче тапкыр нәкъ “Клон” сериалын төшергәндә эшләдем. Бразилиядә аның исеме бик тә данлыклы, аңа хөрмәтем зур. Аның белән танышуыма язмышка рәхмәтлемен.

 

 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 

No #tbt de hoje vou lembrar do Nando, de #oclone ! Minha primeira novela das oito onde tive o privilégio de trabalhar com tanta gente incrível, inclusive com minha mãe postiça @cissaguimaraes (te amo!). Foi um trabalho árduo, difícil, onde nós mergulhamos no universo da dependência química pra gerar um amplo debate na sociedade e auxiliar as famílias que sofrem com isso mas que, muitas vezes, só entendiam o que estava acontecendo tarde demais. A novela rodou o mundo todo e até hoje faz sucesso por aí. Um trabalho com a assinatura inconfundível da @gloriafperez que usou essa antena impressionante que ela tem pra fazer uma novela que tratava de clonagem, do mundo árabe e da dependência química. Foi demais! Foi a primeira vez que trabalhei com o grande @jaymemonjardim ... Um dos diretores que mais admiro em nosso país. Que encontros maravilhosos que a vida me proporcionou. A segunda foto, com a @cissaguimaraes , é do Nando chegando no fundo do poço. A primeira é do início da novela, antes do vício. #oclone #elclone #ator #artista #actinglife #actor #nandoescobar #nando

Публикация от Thiago Fragoso (@thiagofragoso)

 

Далтон Виг: “Саид минем өчен артык кырыс кеше”

Саид ролен башкарган Далтон Виг кино мохитенә бик очраклы килеп эләгә. Университетта да ул реклама бүлеген тәмамлый. 2000 елда “Toз-TV” рейтинглы тамашасын алып бара, ә 2001 елда язмыш Далтонга бүләк ясый – аңа "Клон"да төшәргә контракт тәкъдим ителә. Сериалда актер үзенең күпкырлы талантын ача: аның персонажы шулкадәр истә калырлык һәм дулкынландыргыч килеп чыга. Далтон Виг Саидның эчке конфликтын, аның каршылыклы табигатен искиткеч сурәтләп бирә. Жади – Саидның йөрәк ярасына әйләнә. Герой тышкы яктан катгый һәм кырыс, тик аның йөрәге яралы газап белән тула.

“Саид минем өчен артык кырыс кеше. Аны уйнау җиңел булмады. Әлбәттә, кайчагында җиңел сәхнәләрдә эләкте, йөрәгемдә авыр йөк белән кайтып киткән чаклар да булды. Минем өчен иң авыры – Мароккода беренче съемка көннәре булды. Саидны мин һич кенә дә “таба” алмадым, аның сабырлыгының сәбәбе нәрсәдә икәнен аңлый алмадым. Героема ни дә булса җитмәгәнен йөрәгем белән тойдым. Режиссер Жайме Монжардинга рәхмәт, ул мине гел дөрес юллап торды һәм тынычландырды, барысы да барып чыгачагын әйтте.

“Назира булган эпизодларда көлүдән чак тыелып кала идек”

Мухаммед ролендә уйнаган Антонио Каллони белән без хәзер дә дуслар. Съемка вакытында таныштык. Анда еш кына импровизацияли идек, шуңа күрә уртак сәхнәләр вакытында бөтен төркем көлүдән туктый алмый иде. Кайбер эпизодларны яңадан төшерергә туры килде.

Режиссер да безнең белән бергә көлә иде. Бразилия сериалларында җитди сәхнәләрдә импровизация рөхсәт ителми. Ә менә комик сериалларда – җаның теләгәнчә кылана аласың. Бу яктан аеруча Назира ролендә уйнаган Элиана Жардини аерылып торды. Менә кемдә чын юмор хисе бар! Аның катнашында булган сәхнәләрдә көлүдән чак тыелып тордык", - дип сөйли актер бер әңгәмәсендә.

Далтон Вигка хәзер 55 яшь, дүртенче хатыны – Камила Черкес белән 2012 елда өйләнешәләр, 2016 елда Антон һәм Давид исемле ике игезәк балалары туа. Хәзерге вакытта Далтон Виг вакытын күбрәк гаиләсе белән үткәрә. Барыгызга таныш булган җырчы Стинг башкаруында “Desert love” җыры да нәкъ Саид образы белән ассоциацияләнә.

Хуҗабикәдән – актриса: Кырык ел буена хуҗабикә булган Элиане “Клон”да Назираны уйнап, танылган актрисага әйләнә

Назира булып уйнаган Элиане Жиардининың да язмышы үзенчәлекле. Балачактан ук актриса булырга хыяллынган Элиане максатына ирешә – уңышлы гына театр институтын тәмамлый, берничә сериалларда эпизодик рольләрдә уйный. Укыган вакытта ук Пауло Бети белән танышып, гаилә корып җибәрә. Һәм... 25 ел беркайда да төшми, гомерен кызларын үстерүгә багышлый, гади хуҗабикә генә була.

Ире – күп кенә хатын-кызларның йөрәген яулап ала, уңышлы актер һәм режиссер буларак таныла. Әмма Элиане кызларын – Жулиана һәм Мариананы үстереп, аякка бастыра һәм, барысына да нокта куеп, иреннән аерыла. Тик күпләр аның турыда белми, ә 40 яшеннән узган актриса үзе турыда белгертергә, сериалларда төшәргә хыяллана.

Аңа бәхет елмая: ул барлык тәкъдимнәрне кабул итеп, сериалларда төшә башлый. “Клон” сериалында төшкәндә аңа инде 49 яшь була! Әмма дә ләкин ул ролен зур осталык белән башкарып чыга. Матбугатта язганча, Элиане яңалык кертергә, өйрәнергә ярата. Шуңа күрә ул башка дин әһеле булган һәм башка илдә яшәүче Назира роленә бик теләп ризалаша.

Назира образы – күп кенә хатын-кызларны киеме, бизәнү әйберләре, шулай ук, холкы, юморы белән җәлеп итте. Сер түгел, нәкъ менә “Клон” сериалы Россиядә популярлык казанганнан соң, халык шәрык модасына тартылды. Дин тотмаган кешеләр дә яулык кия башлады, күзләренә сериалдагы кебек матур сызыклар (стрелки) сызды.

Бүгенге көндә Назирага 67 яшь, ул әле дә үзен матур формада тота, төрле сериалларда төшә. “Клон”дагы кебек, Элиане тормышта да фитнес белән шөгыльләнә, күп су эчә, дөрес тукланырга, күп йөрергә тырыша.

Маиза – сериалда да, тормышта да ялгыз

Даниела Эскобар бик нәзакfтьле, әмма кырыс холыклы Маиза ролен башкарды. "Клон" режиссеры Жайме Монжардим белән бергә актриса 1995 елдан 2003 елга кадәр бәхетле була, Андрэ исемле уллары бар. Әмма аларның аралары суына һәм пар аерылыша.

2010 елда Даниела Марселу Вёльнер дигән актерга кияүгә чыга, әмма ике ай торып алгач, аерылыша. Шәхси тормышында да, профессиональ карьерасында да актриса авырлыклар кичерә: аңа теге яки бу рольләрдә уйнау тәкъдимнәре кими бара. Күрәмсең, Даниела иреклекне ярата. Хәзерге вакытта ул бик күп сәяхәт итә һәм яңа тәэсирләре белән инстаграм битендә уртаклаша бара.

Шулай ук Маизаны ассоциацияләгән җыр – Лара Фабиан башкаруында “Meu grande amor” композициясе.

Бердән-бер хатынына тугры булган Мухаммед

Антонио Каллони Латифаның ире– Мухаммедны уйный. Гомумән, алар бик матур мөселман гаиләсен тасвирлый. Сәхнә артында да Антонио Каллони, аның персонажы кебек үк, бердән-бер хатынын гына ярата.

Актер Илсе исемле журналист белән ныклы гаилә корган, яраткан уллары – Педро. Антонио, элекке вакытлардагыча, “Globo” компаниясе проектларында төшә. Шулай ук 57 яшьлек актер үзен әдәби өлкәдә дә сынап карый – берничә проза һәм шигырь китабын бастыра.

“Яулык һәм озын күлмәк– уенга комачау итмәде”

Мухаммедның яраткан “кәҗәкәе”, хәләл җефете Латифа ролен Летисия Сабателла бик оста уйный. Ул Аллаһтан куркучы һәм бердәнбер ире – Мухаммедны өзелеп яратучы хатын буларак бирелә. “Латифа роле карьерамда иң бәхетле һәм җиңел роль булып истә калды. “Марокко футболы”н үзләштерү кыенрак булды. Ниндидер секунд мизгел өчен режиссер Жайме Монжардин безне бер сәгать буена кырда марокканкалар белән бергә туп типтереп йөртте. Без озын күлмәкләрдә һәм яулыкларда 50 градус эсседә тирләп-пешеп чаптык.

Мөселман кызлары үз-үзләренә бикләнгән икән дигән фикер йөри. Әмма ул һич тә дөрес түгел. Мин мөселман кызларының ислам кануннарын бозмыйча гына күп әйберне эшли алганнарын белдем. Мәсәлән, шул ук футбол кырында без озын күлмәкләрдән, яулыклардан чаптык. Аларга ул комачауламый! Алай гына да түгел, алар Бразилия футболчыларының исемнәрен дә белә иде”, - дип сөйли Летисия Сабателла бер әңгәмәсендә.

Латифа дин турында: “Мин барлык диннәрнең дә охшашлыгы бар дип саныйм”

47 яшьлек актрисаның Клара исемле кызы бар. Хәзерге вакытта ул сериалларда төшә. Икенче ире – актер Фернанду Пинту белән гаилә корган. Һәм иң кызыклы факт – Летисия Аллаһка ышану турында болай ди: “Аллаһка ышану – иң яхшы дөньяга ышану ул. Әгәр алай түгел икән, ул чакта дин ниндидер гади әйбергә табыну гына булып кала. Әмма һәркем үз намусы белән килешеп калырга тиеш.

Күңелемдә мин – христианка. Әбием мине спирития үзәгенә йөртте. Мин эзотериканы яратам һәм барлык диннәрнең дә охшашлыгы бар дип саныйм”. Моннан тыш, Летисия Сабателла Инҗил һәм Коръән китапларын укый, йога һәм медитация белән шөгыльләнә, гыйбадәтханәгә йөри. Аның Коръәннән тәрҗемә ителгән берничә аять яздырганы билгеле.

Түбән тәгәрәгән язмыш: ни өчен Иветти наркортик һәм исерткеч эчемлекләр белән мавыга?

Мөлаем һәм зирәк ханым – Иветтины һәркем хәтерли. Егерме ел элек ничек булган, хәзер дә шундый матур кыяфәттә, үз-үзен карап кына торган ханым булып кала бирә 67 яшьлек Вера Фишер. Вераның матурлык сере гади: атнага өч тапкыр фитнес, тире өчен кояштан саклаучы һәм дымландыргыч кремнар, ветчина белән аксым диетасы, балык, тавык һәм салат.

Әмма модель һәм актриса булып танылган ханымның тормыш юлы шома гына бармый: 20 яшендә ул “Клон” сериалында Мустафа ролен уйнаган Пери Саллеска кияүгә чыга һәм алар 16 ел бергә яши. 1979 елда аларның Рафаэла исемле кызлары туа.

Әмма алар аерылыша, чөнки Вера үзенең партнеры – Фелипе Камаргу дигән актерга гашыйк булып, аның белән гаилә кора. 1993 елда Габриэль исемле уллары туа.

Вера Фишерның тормышы түбән тәгәри: актриса наркотиклар куллана һәм исерткеч эчемлекләр эчә башлый. Эшен югалткач, ул төнге клуб һәм барларның даими клиенткасына әйләнә, матбугатта аның турыда җәнҗаллар язалар. Вера балаларын тәрбияләми, “нянясы”на гына калдыра торган була. Ире, түзә алмыйча, аерылыша һәм 1997 елда суд аша уртак уллары – Габирэльны тәрбияләүдә хокукларын алдырта.

Вера үз-үзен кулга ала: бу вакытта аңа беренче ире, “Мустафа” бик нык ярдәмгә килә. Фишер бәйлелегеннән клиникада дәвалана һәм малае белән бергә булыр өчен хокукларын кайтара.

Һәм, шунысы кызык, Иветти Мустафа белән соңгы көнгә кадәр дус була, Мустафаның соңгы көннәрендә уртак кызлары белән аның янында торалар. Перри Саллес онкология авыруыннан 2009 елда вафат була.

Бүгенге көндә дә актриса фотосессияләрдә, сериалларда катнаша.

Шанди һәм “мәхәббәт өчпочмагы”

Бай гаиләдән булган Мэлга гашыйк Шандины – актер Марселлу Новайес уйный. Тамашачылар кино төшерү мәйданчыгыннан тыш та "Клон"сериалы актерларының бергә кавышуын көтә. Әмма Марселло шәхси тормышын игътибар үзәгенә күрсәтергә яратмый булып чыкты.

56 яшьлек Марселлу ике хатыныннан да аерылган, икесеннән дә берешәр (Диого, Педро) улы бар. Әмма ул бүген дә хатыннары белән бик җылы һәм дустанә мөнәсәбәттә. Мәсәлән, соңгы хатыны булган актриса Летисия Спиллер белән рәхәтләнеп кочаклашып фотоларга төшә, инстаграм битендә бер-берсе турында фото-видео да урнаштыралар. Кыскасы, менә шундый “мәхәббәт өчпочмагы”.

Дона Жура 54 яшендә студенттан бала таба һәм бик каты ябыга? – Соланж Коутудан диета серләре

Әйе, Дона Жура ролен уйнаган Соланж Коуту күпләрне гаҗәпләндерде: 2011 елда 54 яшендә ул 24 яшьлек студент Жемерсон Андрадедан бала таба. Бүген алар сигез яшьлек Бенджамин исемле улларын үстерә. Моннан тыш, Соланж, ихтыяр көчен җыеп, 100дән 68 килограммга кадәр ябыга.

Дона Жура ролен уйнар өчен актрисага гормональ уколлар кадыйлар. Соңыннан, Соланж 17 килограммны 46 көн эчендә юкка чыгара. “Барысы да салмак кына узды, мин үземне берни белән дә чикләмәдем”, - ди актриса бер әңгәмәсендә.

– Мин барлык ризыкны да ашый алам, әмма ул 1200 калориядән артмаска тиеш. Мондый диетаны тотуы бик җиңел. Могҗизалар булмый, ябыгыр өчен дә, беренче эш итеп, диваннан арт саныңны күтәрергә кирәк! Мин балык, диңгез ризыклары, тавык ашыйм. Ит ашамаска тырышам, әмма бөтенләй үк итне ашамыйча булдыра алмыйм. Яшел тәмләткечләр, салатлар белән тукланам. Минем рационда углеводлар һәм протеиннар бар. Мин баллы ризыклар ашамыйм, газировка эчмим һәм хәтта шоколад та капмыйм. Актерлык тәҗрибәмдә ябыктым да, тазардым да. Миңа ул җиңел бирелде.

Физик күнегүләргә килгәндә, мин һәр көнне ике сәгать булса да спорт белән шөгыльләнергә тырышам. Әгәр вакыт җитмәсә, йөгерүгә һәм мускулларны формада тота торган күнегүләргә 45 минутымны багышлыйм.

Дона Журага 62 яшь, аның ике кызы, оныгы бар.

“Клон”нан соң мине таный башладылар

“Клон”да “Проклятье фараона” кушаматын йөрткән Зейн күп хатын-кызларның күңеленә үтеп керде. Зейн роле чыннан да уңыш китерде дип саный 50 яшьлек Лусиано Сзафир. “Татар-информ” хәбәрчесе Зейн белән дә әңгәмә корып алды.

– Зейн тамашачыларга ошады. Бу ролем минем иң уңышлы хезмәтемнең берсе булды, “Клон”нан соң мине таный башладылар. Мин акрын, әмма дөрес юлдан барып, һөнәри тотрыклылыкка ирешә башладым. Актерлык һөнәренең матурлыгы - төрле персонажлар уйнауда, төрле тормыш белән яшәү мөмкинлеге булуда.

 

 

Автор: Зилә МӨБӘРӘКШИНА
Фото: фильмнан скриншотлар

Дәвамы: https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев