Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Климатолог Россиядә эсселек дулкыныннан үлүчеләр саны артырга мөмкин булуын кисәтә

Россия глобаль җылыну аркасында эсселек дулкыннары белән очрашкан беренче илләрнең берсе булачак.

(Казан, 4 август, «Татар-информ»). Россия глобаль җылыну аркасында эсселек дулкыннары белән очрашкан беренче илләрнең берсе булачак. Бу хакта «Парламент газетасы» белән әңгәмәдә климатолог Александр Чернокульский белдерде.

РИА Новости хәбәр итүенчә, «аномаль һава шартларының иң тискәре нәтиҗәләренең берсе — җылы төннәр булачак. Табибларның төрле билгеләре бар, әмма еш кына бу 20 градус һәм аннан югарырак — кеше организмы бу вакытта ял итәргә өлгерми», — диде галим.

Аның сүзләренчә, бу күренешне шәһәр халкы аеруча авыр кичерәчәк. Шуңа күрә, белгеч фикеренчә, кешеләргә һәм икътисадка үзгәрүчән шартларга җайлашырга мөмкинлек бирә торган чаралар үткәрергә кирәк.

Реклама

«Әгәр беркем дә бернәрсә дә эшләмәсә, эсселек дулкыннарыннан үлүчеләр саны, әлбәттә, артачак», — дип йомгаклады Чернокульский.

Элегрәк Гидрометеорология үзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд хәбәр иткәнчә, Волгоград һәм Ростов өлкәләрендә, шулай ук Ставрополь краенда температура 43 градуска кадәр кискен күтәрелер дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев