Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әкияти мәхәббәтнең күңелсез ахыры

Нигерия принцы, 32 яшьлек, Габриэль Сегун Аджайи 2013 елда 50 яшьлек Вологда өлкәсендә яшәүче ханымга өйләнгән була. Төнге клубта дуслары белән ял иткәндә кисәк кенә үлеп киткән. Моңа кадәр кальян тарткан, чәй эчкән һәм биеп алырга уйлаган. Ләкин танцполга аяк басуы була, йөрәген тотып кинәт егыла.

Тиз арада килгән табиблар аңа ярдәм итә алмый.
 
 - Габриэль инфаркт кичерә, - дип сөйли тол калган хатыны Наталья Веденина.
 
Аларның мәхәббәт тарихы 2009 елда башлана. Нигериядә яшәүче Габриэль Сегун Аджайи һәм аңардан 18 яшькә өлкәнрәк Наталья Веденина (Волгоградтан) Интернет аша танышалар. Башта электрон тәрҗемәче аша аралашалар. 4 елдан чәчләрен чәчкә бәйләргә теләүләрен аңлыйлар.
 
Туйны ике тапкыр үткәрәләр. Башта Габриэльнең туган ягы Лагос шәһәрендә, аннары Русиядә. Ир хатынына яшәргә күченеп килә. Рус телен өйрәнә, хәтта эшкә урнашыр өчен имтихан тапшырырга ниятләп йөри. Үз илендә ул программист һәм IT-технологияләр буенча белгеч була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев