Саба ТВ

Кияү (тормыш язган хикәят)

– Әллә килеп тә җит­те­ләрме?! Сәрия, сулуы кабып, тә­рәзәгә капланды. Ә анда көзнең соңгы яфракларын тузгытып җил котыра. Ишег­алларын, капка төпләрен кичә генә җыештырып керделәр югыйсә. Саргайган яфраклар агачларда да калмады диярлек. Ә җилнең үз кануны. Тузгытыпмы тузгыта.

Бер сары яфрак әйләнде-әйләнде дә Сәрия карап торган тәрәзәгә килеп сыланды. Күңеленең болай да иләс-миләс чагы, бу яфрак аны никтер куркытып ук җи­бәр­де. “Газиз Аллакаем, берәр нәрсәгә хәбәр җибәрүеңме соң бу?!” – дип, үзе дә бе­лешмәстән тәрәзәне сыпыра башлады. Яфрак кына тышкы якта купмаслык итеп ябышып калганга охшаган. Сәрия уйлар дөньясына чумды.

 
Кызлары кияүгә чыга бит бүген. Кызлары. Әтисе белән яратып үстергән кызлары. Төпчекләре, дүрт малайга бер кыз. Абыйлары әллә кайчан башлы-күзле булды инде. Сылуы гына ашыкмады. Ир балалар белән үскән­гәме, җебек ир-егетләрне яратмады, үз тиңен таба алмады. Көннәрдән бер көнне уйламаганда-көтмәгәндә күптән көтелгән кияүне алып кайтты. Таныштылар, хәл-әхвәл белештеләр. Егет кызның кулын үзе генә сорады. Әти-әниләре никах көнне генә киләселәр икән. Ярый соң, диделәр. Никах көнен дә билгеләделәр. Мәш килеп бирнә әзерләделәр. Шыплап тутырылган комодны ишек төбенә китереп, кызыл ленталар белән бәйләп тә куйдылар. Кияү килгәнен генә көтәсе калды. Сәрия, кияү килер вакыт җитәр алдыннан кызыннан да бигрәк каушый башлаганып сизеп, үзен кулга алырга тырышты. Әле теге эшкә тотынып карады, әле монысына – әмма    йөрәк барыбер урыннан кузгалган иде. Аптырап тагы тәрәзә янына барып утырды да тышка карады.

 
...Уйлары аны бөтереп-бөтереп яшьлегенә алып кайтты. Әле генә иде күрше кызы Нурияне кияүгә би­рер­гә әзерләнеп йөргән вакытлары. Ул чакта болай очрашу-танышулар юк. Кемдер таныштыра, йә көтмәгәндә дим­ләп куя. Нурияне дә туганнан туган абыйлары күр­ше райондагы бер егеткә димләгән иде. Кызның чыгасы килми, әмма барысы да сөйләшеп куелган. Сәрия белән Нурия бергәләшеп атна буе елый-елый сандык тутырдылар. Хикмәт шунда: Нурия күрше егетенә үлеп гашыйк булган, тегесе дә аны күзләп йөри икән. Ә монда кияүгә чыгасы. Ризалык алынган, имеш. Гасыр башы түгел лә, ул аннан баш та тарта ала ич. Нурия карышыпмы-карышты. Әмма әти-әниләре дә, теге агай-эне дә каты торды, сүзләреннән кайтмадылар. Кияү киләсе көнне шундый җил чыкты. Түбәләрдәге карларны сыпырып, бөтен ишегалларын тутырды. Теге агай-эне, кияүне каршылыйм дип, капка төбен 20 генә мәр­тәбә чыгып көрәп кергәндер, ачуым бер килмәгәе.


Нурия шул арада сандык өстенә бер төенчеген атты да Сәриягә серен ачты. Имеш, ул бакча артларыннан гына күрше егетләренә кереп утырачак, алса – ябышып чыгар, алмаса – кире әниләре өенә кайтыр. Ахирәтенең бу сүзләреннән өнсез калды Сәрия. “Бик әйбәт кешедер әле. Юкка киреләнәсең”, – дип туктатмакчы булды. Әмма кызның үз туксаны туксан. Нурия күзләрен Сәриягә бер тутырып карады да:


– Аппагым, минем урынга син үзең шул урман артларына китеп бара аласың, зарыгып көтеп торган сөйгән ярың юк, сорарга килүчеләр дә күренми, – диде, көлеп. Бу сүзләрдән Сәрия, ахирәтенә үпкәләп, дәшмәскә уйлаган иде. Нурия кинәт кенә юкка чыкты, сандык өстендәге төенчектән дә җилләр искән. Ул арада ат пошкырган тавышлар ишетелә башлады. Кыз өйнең арткы ишегеннән генә чыгып, үз өйләренә йөгерде. “Ай Аллам, Нурия качты, кияү килде!” Калган хәлләрне тәрәзә аша гына күзәтергә булды. Бик озаклап ишегалды, абзар-сарайлар тирәли йөренгәннән соң, таныш абзый, кияү атына утырып, Сәрияләр ишегалдына килеп керде. Кыз каушавыннан капкаларны ябарга оныттымы икән, әллә җил ачканмы?! Аны-моны абайлый алмады. Ишек шакыдылар. Өйдә ялгызы гына калган кыз ишекне ачты.


– Нурия сездә түгелме? – диде абзый коры гына.
Үзе аңа ышанмыйча, күрәсең, кызны этеп диярлек өй эченә кереп китте. Сәрия аның артында басып торган егеттән күзен дә ала алмады, тәмам онытылган иде ул. Кузгалырга тели, аяклары тың­ламый. Каян килгәндер шундый тәвәккәллек, ул:


– Мин үзем кайтам сезнең белән, – диде. Кияү килгәнне көтеп утырган диярсең, тиз генә чөйдән төенчеген алды, ишек төбендәге толыбын киде дә җигүле арбага чыгып утырды. Егет аның өстенә калын шәл бөркәде, кулын кыс­ты. Ул да булмады, тиз генә кузгалып та киттеләр. Арттан абзыйның нидер кычкырганы гына ишетелеп калды. Берничә көннән әниләрен килеп алдылар, никах укыттылар. Барысы да егет өендә узды. Ире дә менә дигән кеше булып чыкты, өрмәгән җиргә утыртмады, тормышлары мул, сөюләре дә гомерлек иде. Менә төпчекләрен би­рер­гә дә вакыт җитте.


– Өстәлләр әзер. Кунак­лар килгән. Кияү генә күрен­ми! – диде Сылу, шаяртып.
– Вакыт бар бит әле, юл кыендыр, әнә күрәсеңме, нинди җил, – диде Сәрия, уйларыннан арынып. Үзе кызыннан күзләрен дә ала алмады. “Бәхет җимешебез без­нең. Бәхетләрең генә булсын, балам”. Йөрәгеннән бу сүз­ләр нишләптер сыкрап чыкты.


Бер сәгать үтте, ике сәгать – кияү күренмәде. Сылуның телефонына да җавап бирүче булмады. Башта абонент җа­вап бирми, диделәр. Соңрак кияү, шалтыратып, башка кыз янына киткәнен белдерде. Сылуны ташлавын әйтте. Бу хәбәрдән соң туганнар таралышты. Абый-җиң­гәләр дә тиз генә кайтып китте. Затлы күлмәкләрен салып куйганнан соң кыз шундый күңел­сезләнде. Мендәр­гә капланып еласа, бушаныр иде, еламады Сылу, аның бәгыре катты. Сәриягә дә моны карап тору бик авыр булды. Ярый әле бу хәлләрне әтисе күрми, аңа да бик кыен булыр иде, дип уйлап куйды ул, моннан бер ел элек җир куенына иңдергән ирен уйлап.


...Сары яфрак, сары яфрак, үкенеч буласын хәбәр итүең идеме соң?! Ишегалдына чыгып, иренмичә шул сары яфракны тәрәзәдән сыпырып төшерде ул. Керде дә, кызын кочаклап алып, үзе белән булган хәлләрне сөйләде.


– Әни, ничек төенчегең әзер иде соң синең?! – диде көләргә дә, еларга да бел­мәгән Сылу.
– Анысы башка вакыйга, кызым. Ул төенчек кияүгә барырга бер тапкыр әзерлән­гән иде инде.
– Ничек?
– Минем дә кияү килмәде, өйләнәсе килмичә, Себергә эшкә киткән. Ә чөйгә эленгән төенчек шулай 4-5 ел эленеп торды. Беркем тимәде. Мин дә аны ачып карамадым. Ән­кәй, мәрхүмә, бөтен ки­рәкле әйберне тутырган булган икән, әтиең белән тормыш башлагач, бөтенесен рәхәт­ләнеп кулландым. Ул сөлге-тастымаллар бик матурлар иде. Бәхет югалмасын, кызым, бәхет! Кияү качмый ул! Сиңа дигәне моннан да яхшырак булсын.

 

 

Рәсимә Галиева

Фото: https://www.publimetro.cl

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 138, 26.09.2018/)

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: