Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кияү һәм кәләш өйләнешкәннән соң 15 минуттан аерылышкан

15 минут: Дубайда яшәүчеләр гаилә озынлыгы буенча «рекорд» куйганнар. Тик бу очракта сүз «алтын» яисә «бриллиант» туй турында бармый.

Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә кияү һәм кәләш гаилә теркәү тантанасыннан соң 15 минут узгач та аерылышканнар. Аерылышу турында теләген башлап яшь кияү белдергән.

 
Сәбәбе — акча, төгәлрәге кияү кәләшнең әтисенә түләргә тиешле мәһәр.  Никах килешүе буенча егет булачак хатынының гаиләсенә 30 мең доллар күләмендә акча түләргә тиеш була, ике як та сумманың яртысы туйга кадәр, калган яртысы туйдан соң дип килешү төзи.  Шулай да кәләшнең әтисе никах теркәү тантанасы вакытында киявеннән бөтен сумманы түләвен таләп итә башлый, дип яза Мәйдан
 
Кияү ризалаша, һәм калган акча машинада, аны алып килергә биш минут вакыт сорый. Кызның әтисе акчаларның кичекмәстән китерелеп җиткерүен таләп итә. Ирләр арасында  барлык килгән низаг кунаклар каршында килеп чыга.  Кияү тиешле кеше мондый кимсетүләргә түзә алмыйча, аерылышу турында белдерә.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://razvod.kiev.ua

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев