Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Китаплар кулга күчте

Бүген, 23 апрельдә, Җир шарында Бөтендөнья китап авторлык хокукы көне билгеләп үтелә. Бу датаны искә алуның хикмәте шул: үзизоляция шарт­ларында өйдә утыру кеше­ләрне китапка тартылуга этәрде. Шкафларда ятканнары кулларга күчте, ә Әбрар Кәримуллин исемендәге Саба район үзәк китапханәсе үз укучылары өчен онлайн эшли башлады.

Китапханәнең инстаграм челтәрләрендә (@sababiblioteka) барлык теләүчеләр дә күптөрле мәгълүмат һәм, иң мөһиме, китаплар белән таныша, шулай ук китапханәнең инстаграм челтәләренә куелган кинофильмнар, балалар өчен мультфильмнар белән файдалана алалар. “Моннан тыш,  үзәк китапханә үз укучылары өчен онлайн проектлар башлап җибәрде. Әдәбият сөючеләргә татар драматургы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 85 ел тулуга багышланган «Йөрәк янар өчен бирелгән» акциясендә катнашырга тәкъ­дим итәбез. Катнашучылар язу­чының әсәрләреннән өзекләр укып, чыгышларын инстаграм социаль челтәрләрендә #сабатуфанныукый# хештеге ас­тында урнаштыралар. Акция нәтиҗәләре буенча оештыручылар укучылардан килгән видеороликлардан видеофильм ясарга планлаштыра. Шулай ук халкыбызның бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне якынлаша. Һәм Саба район үзәк китапханәсе конкурс игълан итә. Конкурсның төп шартлары, сезгә бары тик Габдулла Тукайның шигырьләрен сөйләгәнне видеога төшереп #сабатукайныонытмый хештеге астында урнаштырырга кирәк. Барлык конкурсларның нәтиҗәләре карантин яллары бетү белән игълан ителәчәк”,– ди китапханә  директоры  Ләй­сән Билалова.

 

Район халкына яңа китаплар, төрле конкурслар, башваткычлар тәкъдим ителгәч,  китапханәнең инстаграм бит­ләренә язылучылар арткан.  "Ак калфак" оешмасы белән берлектә Бөек җиңүнең 75 еллыгына, "Җиңү кулъяулыгы" бәйгесен игълан ителгәч, уңган кызлар, ханымнар бик күп кулъяулыклар чиккәннәр. Татарстан  китап нәшриятының сайты да (www.tatkniga.ru) электрон  китапларны “иреккә”   күбрәк  чыгарды. Хәзер  сайтта мәхәббәт турында кайбер  китапларны бушлай укырга мөмкин.

Район мәдәният бүлеге оештырган #өйдәутырсаба проектында китапханәчеләр 1234 фото һәм видео материаллар куйдылар,  авылдашларының, китапханәгә даими йөрүче ки­тап укчыларының үз изоля­ция чорында ниләр белән шө­гыльләнүләре турында яздылар.

 

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев