Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Киров дамбасы янында водолазлар боз астына төшеп киткән балыкчыны эзли

Ярдан 150 метр ераклыкта балыкчының киемнәре табылган урында боз калынлыгы өч сантиметрдан артмый.

Киров дамбасы янында боз астына киткән балыкчының мәетен эзлиләр. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген иртән Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Казансу елгасындагы һәйкәл янындагы ярдан 150 метр ераклыкта балыкчы батып үлгәнлеге турында хәбәр килә. Баткан урыныннан ерак түгел ир-атның әйберләре табылган.

Ярга якынрак урында балык тоткан шаһит ерганакка якын килүдән курыккан – балыкчы төшеп киткән урында боз калынлыгы өч сантиметрдан артмый, ә тирәнлеге - алты метр чамасы.

 

Урынга вакытлыча коткару посты килгән. Балыкчы боз астына киткән ерганак билгеле, хәзер водолазлар мәрхүмнең мәетен эзли.

Фото: ГУ МЧС России по РТ

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев