Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Киномеханик белән очрашу

Шекше мә­дә­ният йортында авылдашы­быз, хәзер Ульяновск шә­һәрендә яшәү­че Рафинад Рәис улы Сәйфуллин булды.Форсаттан файдаланып, балалар өчен аның белән очрашу-әңгәмә оештыр­дык һәм әлеге чараны "Авыл киносы серләре"дип атадык. Рафинад абый авыл халкын "кино" сәнгате белән та­ныш­тыручыларның берсе. Ул 1972-1976 ел­ларда Шекше мәдәният йортында кино­механик булып эшләгән.

Егет 70нче еллар башында Саба район үзәгендә курслар тәмамлый һәм туган авылына 3нче категорияле белгеч булып кайта, тәҗрибә туплагач, үз эшенең чын остасына әверелә. Ул елларда Шекше, Алан-Елга һәм Сәр­дә авыллары халкы Шекше мә­дә­ният йортында кино сеансларын тү­зем­сез­лек белән көтеп ала, һинд фильм­на­ры аеруча популяр була. Рафинад Сәй­фуллин радиотехника белән дә мавы­га, авылдагы нокталы радио аша пластин­кадан җырлар трансляцияли һәм булачак фильмнар турында белдерүләр җиткерә.

Балалар бик теләп кунак­ның киномеханик һөнәре неч­кәлекләре турында сөй­ләвен тыңладылар, сораулар бирделәр. Рафинад Рәис улының Шекше мәдәният йортына алып кайткан бә­һасез бүләге – кино күрсәтү җайланмасы белән бик кызыксынып таныштылар. Ул әле дә яраткан эше белән шөгыльләнә. Ул шулай ук үз куллары белән "Рафтор" мини-тракторын да ясаган.

 

 

Ләйсән Хисмәтова.

Фото: instagram.com/shikshi_sdk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев