Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Киләсе елдан авылда 3 процентлы ставка белән ипотека бирергә җыеналар

Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары турында проект эшләнә.

(Казан, 29 сентябрь, "Татар-информ"). Яшь белгечләр ярдәмендә  авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасы кысаларында 2020 елдан авыл җирендә 3 процентка кадәр ставка белән ипотека кредиты алырга мөмкин. Бу хакта Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Иван Лебедевка сылтама белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Авылда яшь гаиләләргә һәм белгечләргә ярдәм итү өчен 3 процентка кадәр ставка белән ташламалы ипотека бирү - бу яңа революцион чишелеш, төбәкләр финанслашуын исәпкә алып, аны 0,1 процентка кадәр төшерү мөмкинлеге дә булачак», - диде Лебедев.

Аның әйтүенчә, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында хәзер мондый ипотеканың шартлары, торак урыннарның метражлары эшләнә.

Моннан тыш, 2020-2025 елларга исәпләнгән авыл территорияләрен комплекслы үстерүнең дәүләт программасында социаль яллау торагын төзүгә яңа алымның күздә тотылуы турында да әйтте Лебедев.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча дәүләт программасының Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан май аенда раслануын искәртә. 2020-2025 елларга аны финанслауның гомуми күләме 2,3 трлн сум тәшкил итә, шуның 1 трлн сумы федераль бюджеттан бирелергә тиеш.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев