Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Килдебәк авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы эшчәнлеге

Килдебәк авыл җирлегендә өч зур авыл хуҗалыгы оешмасы үз эшчәнлеген алып бара. Алар – Җаваплылыгы чикләнгән “Лукоз Саба” җәмгыяте, Җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясе “ җәмгыятенең Килдебәк бригадасы һәм Җаваплылыгы чикләнгән “Агрофирма “Мәртен” җәмгыяте. Шулай ук авыл хуҗалыгы белән бәйле Каюмов И.Г., Гатин Л.Р. һәм Гаязов Р.Х. КФХ үз эшчәнлекләрен алып баралар.

 “Лукоз Саба” җәмгыяте Россиядә һәм БДБда иң зур кәҗә фермаларының берсе булып тора. Җәмгыятнең җитәкчесе Гарипов Р.Н. Бүгенгесе көндә оешмада барлыгы 28 кеше хезмәт куя. Оешманың төп эшчәнлеге булып кәҗә сөте җитештерү тора. Бүгенгесе көндә “Лукоз Саба” җәмгыятендә кәҗәләр саны 3700 не тәшкил итә, шуларның 1600 башы савым кәҗәсе. Оешмада көндәлек сөт җитештерү 2 тоннаны тәшкил итә. Хуҗалыкта һәрдаим җитештерүне үстерү буенча эш алып барыла.

Җаваплылыгы чикләнгән “Юлбат” авыл хуҗалыгы предприятиясе  җәмгыятенең Килдебәк бригадасы сөт, ит һәм ашлык җитештерү белән шөгыльләнә. Бригаданың җитәкчесе Касыймов Х.Я. Бригадада барлыгы 84 кеше хезмәт куя. Хуҗалыктагы мөгезле эре терлекның баш саны 1172. Хуҗалыкның сөрү җирләре 3656 гектарны тәшкил итә. Быел хуҗалык кырларыннан барлыгы 49 844 центнер ашлык җыеп алынды. Бер гектардан уңыш чыгышы 34,4 центнерны тәшкил итте. Шулай ук бу көннәрдә хуҗалыкның терлекчелек фермаларында ремонт һәм төзелеш эшләре дәвам итә.

Җаваплылыгы чикләнгән “Агрофирма “Мәртен” җәмгыятенең төп эшчәнлеге мөгезле эре терлек ите җитештерү һәм Лимузин токымлы сыерлар үрчетү буенча племрепродуктор эшчәнлеген алып бара. Хуҗалыкның җитәкчесе Фатыхов А.Г. Хуҗалыкта барлыгы 10 кеше хезмәт куя. Бүгенгесе көндә хуҗалыкта барлыгы 1200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Агрофирмада һәрдаим терлек башын арттыру буенча эш алып барылы. Шул уңайдан хуҗалыкта 2021 нче елда тагы 200 башка ферма төзелү көтелә.

Шулай ук Килдебәк авыл җирлегендә Каюмов И.Г. КФХы сарык үрчетү, Гатин Л.Р. КФХы иткә мөгезле эре терлек үрчетү белән шөгыльләнәләр. Ә Гаязов Р.Х. КФХы “Начинающий фермер» программасы кысаларында 24 баш сыерга ферма төзү эшләрен алып бара.

Чын күңелдән авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Эшләрендә уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез. Бәйрәм белән!!!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев