Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Киләчәктә Казанда Татар хатын-кызлары музее ачылырга мөмкин

Бөтенроссия мөслимәләр корылтаеның 100 еллыгына багышланган "Таң атканда…" исемле күргәзмә киләчәктә Татар хатын-кызлары музееның нигезе булырга мөмкин. Кол Шәриф мәчетендә урнашкан Ислам мәдәнияте музеенда яңа күргәзмә ачылу тантанасында катнашучылар шушы фикерне күтәрделәр. Бу хакта үзләренең чыгышларында Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре докторы Радик Салихов, Институтның гыйльми...

"Әлеге күргәзмә татар хатын кызларының тормышын күрсәткән музейның нигезе була алыр иде", - диде Радик Салихов.
"Татар хатын-кызларының мондый музее була ала. Безнең бит Сөембикә кебек шәхесләр булган", - диде татар хатын-кызлары хәрәкәтенә багышланган мәкаләләр авторы Лилия Габдрафыйкова.
"Казан Кремле" музей-тыюлыгы җитәкчесе Зилә Вәлиева да үзенең сәламләү сүзендә бу темага тукталып: "Бу күргәзмәнең кайчан да булса музей нигезе була алачагы турындагы фикерләрне ишетү бик рәхәт. Бу ханымнарның язмышы музейдамы, башкачамы - мәңгеләштерелергә лаек", - дип нәтиҗә ясады.
Мәгълүмат өчен: Казанда 1917 елның 24-27 апрелендә Бөтенроссия мөслимәләр корылтае үткән һәм ул татар хатын-кызлары хәрәкәтендә зур урын алып торган әһәмиятле вакыйга булып татар тарихына кереп калган. Корылтайда хатын-кызларның сәяси һәм социаль тигезсезлеге мәсьәләләре күтәрелгән. Корылтайда катнашучылар хатын-кызларның сайлау хокукына, хезмәттә һәм иҗтимагый тормышта тигезлеккә омтылганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев