Саба дулкыннары

«Кичер, улым!» (Бердәнбер улын югалткан ана ХАТЫ)

Күптән түгел безнең ишегалдында яшь бер егетне җирләделәр. Стажлы наркоман булган, диделәр. Дозаны арттырганны йөрәге күтәрә алмаган. Олы кайгы кичергән кешеләрне күргәч, күз­ләремне аска төшерәм мин: елмаеп дәшсәң дә яхшы түгел, эндәшми калсаң да уңайсыз. Теге көнне улын - бердәнбер өметен җирләгән ана белән очрашудан да качып йөрдем. Тик аның...

Күптән түгел безнең ишегалдында яшь бер егетне җирләделәр. Стажлы наркоман булган, диделәр. Дозаны арттырганны йөрәге күтәрә алмаган.


Олы кайгы кичергән кешеләрне күргәч, күз­ләремне аска төшерәм мин: елмаеп дәшсәң дә яхшы түгел, эндәшми калсаң да уңайсыз. Теге көнне улын - бердәнбер өметен җирләгән ана белән очрашудан да качып йөрдем. Тик аның үзенең минем белән күрешеп сөйләшәсе килгән икән, өенә чакырды. Газетада эшләгәнемне белгәндер инде, кулыма берничә бит кәгазь тоттырды.

- Бу хатны мин улыма яздым. Ләкин ул хатлар барып җитә торган җирдә түгел инде хәзер. Исәннәр укысыннар да гыйбрәт алсыннар, - диде ятим ана, яшьле күзләрен сөртеп.
Һәрбер юлда - җан авазы, үкенеч, сагыш...

«Кичер, улым! Син бу кара язмышны үзең сайладың. Әниеңнең тынычлыгын, нәни кызчыгыңның елмаюын, хатыныңның бәхетен син шприцка тутырылган үлем суына алмаштың.

Кичер, улым! Гаеп миндә дә булгандыр шул. Хәзер озын, ялгыз төннәрдә уйланып ятам-ятам да, үткәннәр кинодагы шикелле бер-бер артлы күз алдымнан уза. Әтиең безне ташлап икенче гаиләгә киткәч, син ятимлекне сизмәсен, дип, кая куйсалар, шунда эшләдем. Кешедән начар киенмәсен, начар ашамасын дип тырыштым. Әтиеңне бик ярата идең шул. Ул ишекне ябып чыгып киткәндә, күңелеңнең бер нечкә кылы да өзелгәндер, күрәсең. Шул көннән соң син мине тыңламый башладың. Хөрмәтләүдән туктагансыңдыр инде. Күңелеңә ачкыч яратырга тырышып, музейларга да алып бардым үзеңне, сәяхәтләргә дә йөрттем. Ләкин җаныңда матурлыкка урын бик аз калган булган инде ул чакта. Аны нәфрәт тутырган булган. Әйләнә-тирәгә, бар дөнья­га нәфрәт...

Кайчан бу «эшкә» тотындың син, улым?! Кайсы бәгырьсезе сине бу тозакка эләктерде? Мин бу сорауларга беркайчан да җавап таба алмам инде. Ул җаваплар синең белән бергә мәңгелеккә туфрак астына күмелделәр.

Син тугызынчы сыйныфта укыганда, миңа, эштән фатир бирәбез, диделәр. Аны алыр өчен көнне төнгә ялгап эшләдем. Ниһаять, ул озак көтелгән бәхетле көн килеп җитте. Бергәләп бәйрәм иттек, бәлеш пешереп, дусларыңны да сыйладым. Ә син, оялмыйча: «Әни, эх, шәраб тә булса...» - дип сорадың. Йөрәгем белән каршы булсам дә, иптәшләрең алдында дәрәҗәңне төшерәсем килмәде. Өстәлгә алтын башлы шешә менеп кунаклагач, бәйрәм тагын да ямьләнде. Чәркә тоткан кулларыңа, аннан күзләреңә карадым. Юк, оялу да, уңайсызлану да юк иде күзләреңдә. Әллә ничек куркыныч булып китте. Фатир алу шатлыгы да төссезләнеп калды. Авыз ачып сүз әйтмәдем, чөнки син бу чакта мине түгел, дусларыңның сүзен күбрәк тыңлый башлаган идең шул инде.

«Улың бурычка алды», -дип әйтүчеләр ешайган саен, синең төпсез упкын алдында торуыңны ныграк тойдым. Ләкин соң, бик соң иде. Дәваларга, атаклы табибларга да алып бардым. Күпме акча тотканымны үзем дә һәм бер ходай гына белә. Ләкин дәваланыр-терелер өчен дә ихтыяр көче кирәк шул. Ә синдә ул булмады. Шуңа күрә диспансердан чыгуга, яңадан дусларың янына ашыктың.

Гаеп үземдә дә булды шул, улым. Кичер мине, газиз әниеңне. Дусларыңнан аерып алыр өчен тотарга да армиягә җибәрергә кирәк булган үзеңне. Тормышның ямен, яшәүнең тәмен аңлап кайтыр идең, бәлки. Гомерең бетмәсә, пуля тимәс иде әле үзеңә. Кызгандым шул, күз яшьләремне түктем. Сине армиядән алып калдым.

Өйләнәм, дигәч, сөенечемнең чиге булмады. Киленне дә бер күрүдә кызымдай яраттым. Оныгыбыз тугач, миннән дә бәхетлерәк кеше булдымы икән? Син үзең дә бик сөендең. Күптән инде йөзеңдә елмаю күргәнебез юк иде. Тик бу куаныч озакка бармады. «Кыз тәпие юабыз», - дип, бер-бер артлы дусларың агылды. Аларны озатырга дип чыга идең дә төннәр буе кайтмый идең. Иртән хатыныңның күзләре дә күп елаудан шешенгән була иде. Баласына кушылып, үзе дә елагандыр инде, мескенем. Ләкин син аларны күрмәдең дә, ишетмәдең дә. Аңыңны аракы, наркотик сөреме каплаган иде. Хатының түзде-түзде дә, нәни кызчыгын кочып, әниләренә кайтып китте. Шул көннән соң син дә өйгә юлны бөтенләй оныттың. «Ни белән бетәр икән бу?» - дип, һәр туар көнне куркып, шомланып көтә идем. Менә ул соңгы сәгать сукты. Үзебезнең йортның подвалыннан үле гәүдәңне табып алганнар. Кан тамырыңа шприц кадалган булган.

Син бу язмышыңны үзең сайладың. Ә без, синең кадерле кешеләрең, кайчак күрмәмешкә салышып, кай­чак битарафлык күрсәтеп, ялгыш адымыңнан саклап кала алмадык. Синең үлемеңдә без барыбыз да гаеп­ле... Кичер, улым, бәхетсез әнкәеңне!..»

http://shahrikazan.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: