Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кичә Сабаның социаль яклау идарәсендә түгәрәк өстәл форматында утырыш узды

Бүгенге көндә районда пенсия фонды мәгълүмәтләре буенча әлеге төр категориягә кергән 4637 граждан яши. Һәм аларның барысы да хөкүмәт карарлары нигезендә тиешле айлык пособие акчалары, түләүләр бн тәэмин ителгән. Балалар линиясе буенча табиблар да закон кысаларында эшне оештырып алып баралар.

Социаль яклау линиясе буенча бүгенге көндә районда сәламәтлеккә туймаган 197 бала яши. Аларның 80е Югары Утар акылга зәгыйфь балалар интернатына туры килә. Калганнары гаиләләрдә тәрбияләнә. Байлар Сабасында, мәсәлән 68, Шәмәрдәндә 41 шундый бала бар. Инвалид балалары булган әти-әниләр каршында торган иң зур мәсьәлә – ул тернәкләндерү үзәкләре. Бүгенге көндә республика күләмендә шундый 14 үзәк эшләп килә. Тик гаиләләр аларга юллама алганда төрле каршылыклар белән очраша икән. Мәсьәлән Казан шәһәрендә урнашканнарына бары тик башкала пропискасы булганнар гына эләгә ала дигән суз яңгырады сөйләшү барышында. Моңа җавап итеп социаль яклау идарәсе башлыгы Марсель Хужин районыбызда инвалид балалар өчен тернәкләндерү үзәге булдырылачагын әйтте. Аның проект эшләре инде әзер. Хәзер жиһазлар кайтару эшләре башлана. Урыны Завод Нырты мәктәп бинасында дип карала.
Түгәрәк өстәл артында сәламәтлеккә туймаган балалары булган әти-әниләр жаваплы белгечләргә үз сорау гөзерләрен дә әйттеләр.

Илмира ханымны мәсәлән, шикәр авырулы улына мәктәптә туклану мәсьәләсе борчый. Мондый диагноз бн катгый диета каралган. Чишу юллары әлегә ачык кала.

Гимназиядә укучы инвалид балага озатучы беркетеп булмасмы дигән сорау да янгырады кичә. Закон кысаларында мондый хезмәт бар. Хәзергә ул мәгариф җитәкчелегендә карала. Тагын бер зур мәсьәлә. Саба бассейнына коляскалы инвалидлар өчен керу-чыгу юллары эшләнмәгән булу. Монысы әлбәттә зур чыгымнар һәм вакыт бн сорала торган хезмәт. Ләкин шунысы ачык бу ихтыяҗ районда бар. Уңайлы мөхит программасы заман таләбе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев