Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Кибәге белән бергә бөртекләрне югалтмыйк. Шәхси хуҗалыкларның керемен исәпкә алмакчылар

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының киңәйтелгән утырышында авыл халкы өчен шактый өметле саннар күп яңгырады. Аерым алганда, Россия хөкүмәте рәисе урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Алексей Гордеев, 2019 елда әлеге тармакка биреләчәк акча күләме 303,6 миллиард сумга җитәчәк, дип белдерде.

Аның әйтүенчә, төрле дәүләт программалары ни­ге­зендә илнең агросә­нәгать үсешенә 1,5 триллион сум акча юнәлдереләчәк. Бу ка­дәр акчаның күпмесе хуҗа­лыкларга барып җитәр, аны­сын киләчәк күрсәтер. Әмма озак еллар дәва­мында җые­лып килгән проблемаларны хәл итәр өчен акча гына тү­гел, авыл халкының киләчәк­кә ышанычы да зур булырга тиеш.


Татарстанда җитеш­те­релә торган авыл хуҗалыгы продукцияләренең яртысына якыны – шәхси хуҗа­лык­лар өлеше. Ачыктан-ачык әйт­кәндә, авылларыбызны шул шәхси хуҗалык­лар таркатмый яшәтә дә бит инде. Ил өчен иң авыр, иң фаҗи­гале елларда да шәхси ху­җалыклар күпләрне ачлыктан йолып калган. Үз ху­җалыгында күпләп мал-туар асраган, яшелчә, җи­ләк-җимеш җитештерүче фида­карьләргә рәхмәт әй­теп яшисе иде дә бит... Кү­рәсең, җи­тәкчеләр алдына башка та­ләпләр куела.


Апрель ае башында Пермь шәһәрендә эшмә­кәр­ләр белән очрашу вакытында Россия Премьер-ми­нис­-т­ры Дмитрий Медведев шәх­си ху­җалыкларның керемен исәпкә алу механизмын булдыру турында берничә министрлык вә­килләренә күр­сәтмә бирде. Әлеге күрсәтмә нигезендә, җаваплы оешмалар 2019 елның 15 маена кадәр “Шәх­си хуҗалык­ларны авыл хуҗалыгы коо­пера­ция­сенә берләштерү” яки “Һө­нәри эшчәнлеккә салым”  мак­сатында файдалану буенча конкрет тәкъ­димнәрен булдырырга тиеш. 


Әйтергә кирәк, күпләп мал-туар асраучы шәхси ху­җалыкларның үз эш­чән­ле­геннән табыш алуы мо­ңарчы да кайберәүләрнең ачуын ки­терә иде. Ничек инде, шул­кадәр мал-туар асрап, яшел­чә, җиләк-җи­меш яисә башка төр продукция җи­теш­тереп, салым тү­лә­мичә яшәргә була, янәсе? Хикмәт тә шунда шул. Шәхси хуҗа­лыкларның төр­лесе бар. Әй­тик, Татарстанда 400 меңнән артык шәхси ху­җалык исәп­ләнә. Мөмкин­лек­ләргә кил­гәндә, берсе икенчесенә һич ох­шамаган. Күбесе коопе­рациягә бер­ләшеп эшләсәң, үзләре өчен файдалырак булачагын да аңлый.


Керемнән тиешле салым түләргә әзерләре дә күп. Әмма, ашыгычлык күр­сәтеп, болай да көч-хәл бе­лән генә терлек асрап азап­лану­чы­ның күңелен кайтармыйсы иде.


Авылда ишегалды тутырып мал-туар асраганнар, яшелчә, җиләк-җимеш, күп­ләп башка төрле продукция җитештерүчеләр дә, абзарында бер тавык асрамаучылар да бар. Аралаганда, ки­бәге белән бергә бөртек­ләр­не дә югалт­мый­сы иде.


Аннан килеп, авылда күпләп терлек-туар асравы да җиңел түгел. Бәяләрнең гаделсезлеге, җитеш­терел­гәнне сатканда килеп чыккан башка кыенлыклар да шактый күп. Нәрсәне булса да тамырдан үзгәртү өчен анда яшәүчеләр белән ки­ңәш-та­быш итсәң дә комачауламас иде. Һәрхәлдә, бу юнә­лештә халык фикерен өй­рәнү, югары дәрәҗәдә тәкъ­димнәр ясау өчен  ике атна вакыт бик аз. Кем әйтмешли, каш ясыйм дип, күз чыгармыйсы иде.

 

2016 елда узган авыл ху­җалыгы буенча Бөтенрос­сия исәпкә алу нәти­җә­лә­реннән кү­рен­гәнчә, эре терлек­нең – 42, дуң­гызның – 17, са­рыкның – 42, кә­җәнең – 79, куянның – 88, тавыкның – 16, үрдәкнең – 87, казлар­ның 84 процентын шәхси хуҗалыклар асрый! Бәрәңгенең – 68, яшел­чәнең 56,5 проценты да – шәхси хуҗалык­лар­ның хез­мәт җимеше.

Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=762

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 60, 24.04.2019/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев