Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Кибеткә генә керә...": Урланган кызын 23 елдан соң тапкан

Тольяттида яшәүче Ольга Синельникова 23 елдан соң үзенең урланган кызын күрү бәхетенә ирешкән. Фаҗига 1996 елда булган. 3 октябрь көнне яшь әни 2 айлык баласы белән кибеткә дип чыга. Коляскада йоклаган нәни Машаны кибет алдында калдырып тора. Кибеттән чыгуына сабый белән коляска калдырган урында булмый.

Ана шунда ук милициягә мөрәҗәгать итә. Хокук саклау органнары хезмәткәрләре соңрак карак хатынны күргән ирне табалар. Аның тасвирлавы буенча фоторобот төзиләр. Күп тә үтми колясканы табалар, ә баланы — юк. Милициядә  дә бераздан баланы эзләүләр туктап кала.
 
Ата-ана үзаллы да Машаны эзли. Арытаба аларның Саша һәм Ксюша исемле кызлары да дөньяга килә. 2016 елда гаилә, Машаны табуга өмет итеп, “Жди меня” тапшыруына мөрәҗәгать итә. Һәм менә күптән түгел тапшыруга Самара өлкәсендә яшәүче бер хатыннан бу вакыйгага бәйле булырга мөмкин мәгълүмат килеп ирешә. Хатынның ерак туганы Вера Лучкина үз сабые үле тугач, кеше баласын урлавын сөйли. Бу хакта беркем белмәгән. Чөнки Вера сабыен өйдә тапкан. Бер еллап ул урланган кыз бала белән (кызга Вера дип исем куша) Тольяттида яши. Соңрак Ульяновск өлкәсенә күченә. Анда яшәгәндә Вера белән ”кызы”ның өйләре яна һәм документлары юкка чыга.
 
“Жди меня” тапшыруы хезмәткәрләре Вераның эзенә төшә һәм яшь кыздан гаилә фотосурәтләре белән ДНК өлгеләрен сорый. Тест Вера белән Ольга Синельникованың чыннан да туганнар икәнен ачыклый. Вера тапшыруга килергә базнат итми. Ләкин соңрак ул әнисе белән элемтәгә чыга,  һәм ахырда алар күрешә.
 
 
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: samara.aif.ru
Фото: https://www.kp.kg/daily/27107.5/4182146/
 
 
 

 

Реклама

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев