Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хуш, Telegram… Исәнме, Telegram!

Россияле обывательләр менә атнага якын инде Роскомнадзорның популяр мессенджер Telegram белән көрәшен күзәтеп кинәнәләр. Моңарчы Telegramны бар дип тә белмәгәннәр дә аның белән кызыксына, цензор оешманың көчәнүен хәтта илнең сәяси элитасы булып саналган депутатлар, федераль хөкүмәт чиновниклары, ватанпәрвәрлеге ташып торган эреле-ваклы түрәләр дә өнәп бетерми.

“Кырым безнеке” дип сөенгән, пармезаннан башка да тамак тук дип санаган, “сан­кцияләр безне көчле итә” дип күкрәк каккан мокыт катлау да бүген күзәтүче оешма чиновникларының “те­гер­мәннәр белән су­гыш”­ын яратмый, аңа пассив каршылык белдерә. Бу юлларны язучы газета хәбәрчесе, мә­сәлән, Telegramда чиновник­лар аның белән якалаша башлагач кына теркәлде һәм көрәш барышында кемнең өскә чыгуын карап бару өчен генә көнгә бер тапкыр мессенджерны ачып, пүчтәк ке­нә бер хәбәр җибәреп карый... һәм тантана итә: Рос­ком­надзорның егерме миллионга якын ай-пи адресны бик­ләве булышмаган, минем телефонда идән асты сервисларыннан башка да Telegram рәхәтләнеп эшли. Бүгенге көн­дә исә хәл менә болайрак: дәүләт кулындагы Саклык бан­кы үз хезмәткәрләренә Telegramга куелган йозакны ничек ачу турында инс­трук­цияләр юллый, элемтә ми­нис­тры урынбасары Алексей Волин VPN ярдәмендә бик­ләр аша үтеп, мессенджердан файдалануын яшер­ми, хәтта “Россия” теле­ком­па­ниясенең рәсми сайтында да тыюны әйләнеп узу юллары турында киңәшләр берара эленеп торды, хәзер алып ташладылар инде. Үзләрен хөрмәтле дип санаган депутатлар, чиновник­лар, дәүләт һәм сәясәт эшлеклеләре, бу хакта мактанып тормыйча гына идән асты чараларын кулланып, Telegramны файдаланалар. Цензор оешма­ның Россия Конституция­сендәге үзара хәбәрләшү сере турындагы статьясын тупас бозып, социаль челтәр­ләрдән без җи­бәргән хәбәр­ләрне “сө­зеп”, файдалыга-зы­ян­лыга бүлеп утыруларына моңарчы түз­гән халык дәррәү бар­ри­каданың каршы ягына күчеп маташа. ”Телеграм”га кизәнү – Рубиконны кичүгә әверелеп бара. Кара халык бүген бер-берсен чатларда VPN һәм Tor кебек чаралардан ничек файдаланырга икәнен өй­рәтә, россияле компьютерлар идән асты юллары белән кораллана. Үлчәү тәлин­кәсендә кыйм­мәтләрнең каршы якка авышуын тиешенчә бәяләп бе­термәгән Роскомнадзор исә һаман да Дуров белән бил алыша. Гигант дәүләт ма­ши­на­сының бер танылган шәхес белән тартышында соңгы­сының җиңүе рәсми хаки­миятләрне көлке позага куя, әмма “тыючы” бюрократия үз хәленең яманлаша баруын һаман да тоймый. Telegram соңгы елларда рос­сияле­ләргә киертелгән ялган ва­танпәрвәрлек битлеген салдырып, киртә-кагый­дә­ләр­не җимереп маташа. Күләмле яңа тыюлар мессенджерга әллә ни зыян салмады, ә менә сайтларны тыю сис­темасы көчәнүгә түзә алмыйча “эленеп” калды.


Ярый, хуш, көрәш методларын, тартыш техно­ло­ги­я­ләренең нәтиҗәлелеген чит­кә куйыйк та аз гына фи­керләп алыйк әле: дәүләт машинасы ни дип шулкадәр көчәнә, үз гражданнарыннан үзе курка әле? Козьма Прут­ковның: “Колач җитмәстәйне колачлап булмый” дигән канатлы сүзләрен чиновник­лар белмиләрме әллә? Бәл­ки, “Яровая пакет”ларын, Рос­комнадзорны тотуга киткән чыгымнарны, дөньяда тиңе булмаган полиция армиясен, чиновниклар гаскәрен финанслауны туктатып, салым түләүчеләрнең акчаларын аларның социаль проблемаларын хәл итүгә юнәлтеп карарга кирәктер? Казна талаулардан килгән зыянны, дәү­ләт компанияләренең, табигый монополияләрнең туган җирне сыгып алган табышны офшорларга чыгарып бик­ләүләрен яртылаш кына булса да туктатып карасаң, ничек булыр икән? Тулып ташыган казнаны халык мәнфә­гать­ләре ягына таба авыштырып бушатсаң, революцион ситуация дә юк, митинг-фәлән­нәрдән курку да юк, иркен сулап кую гына бар. Аз санлы халыкларны җәбер­ләү­дән ты­елып, тигез хокук­лылык принципларын алга сөрсәң, сепаратизм да юк. Туган ил һавасы саф дип, уртак Ватан хисе белән шөкер итеп яшәү генә бар. Ә чит туфрак­ларда алып барылган мәгъ­нә­сез сугышлар?.. Икътисад түнтә­релешен шулар якынайтмыймы, бәлки, аз гына уйлап караргадыр...


Telegram исә бүген Рос­сиянең дәүләт аппараты хәл итә алмаган проб­ле­ма­лар­ның символына әве­релеп килә, яңа эра җитүен хәбәр итә. Син сүз иреген бумакчы булып көчәнәсең, ә ул буаны ерган ташу хәленә ирешеп килә. Плотинаны никадәр биегрәк итеп өйсәң, аны ерган ташкын шулкадәр куәт­лерәк булачак бит. Тыюлар плотинасында Telegram ясаган тишек зураеп, буа ерылмасмы? Моның нәтиҗәләре аяныч булмасмы? Сорауны ачык калдырыйк һәм аңа тарих җавабын сабыр гына көтик.

Реклама


Һәрбер селкенгән нәр­сәне тыярга омтылуның Россияне алгарыштан тыюын җи­тәкчелек кайчан аңлар? Газета хәбәрчесе Кремльнең рәс­ми сайтын ачты да аннан 2000 елда Владимир Путин­ның Леонтьевка биргән әң­гәмәсен укып карады. Тәр­җемәсез генә китерик әйдә: “В.Путин: Я глубоко убежден в том, что у нас не может быть абсолютно никакого развития, и страна не будет иметь никакого будущего, если мы подавим гражданские свободы и прессу. Это просто мое глубочайшее убеждение. Потому что это важнейший на самом деле институт, который гарантирует государство от скатывания в трясину тоталитаризма. Мы жили уже в условиях тоталитарной системы. И как бы она ни приспосабливалась к внешнему миру, ничего не получалось в сфере экономики. Но важнейшим инструментом, который гарантирует здоровье общес­тва, является свободная пресса...” Бәрәкаллаһ, илнең алга бара алмавының сер­ләрен кайчандыр Крем­ль­дә дә белгәннәр икән бит. Онытылган бу бөек серне аларның исләренә төшерәсе иде.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 57, 21.04.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев