Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хуҗалар гаепле". Бөгелмәдә ике ай эчендә сөрем газы белән агуланып өч кеше вафат булган

Бөгелмәдә соңгы ике айда сөрем газы белән агуланып ике бала һәм бер олы кеше вафат булды. Шәһәр халкы газовикларның һәм идарә компанияләре хезмәткәрләренең гамьсезлегенә зарлана. Ә тегеләре исә халыкның үзен гаепли. Зыян күрүчеләр тарихы, мэриянең рәсми версиясе һәм белгечләр киңәше - “Татар-информ” репортажында.

19 гыйнвар кичендә Бөгелмәнең Белинский урамындагы 7 нче йортта 41 яшьлек Виталий Клевачев, аның 17 яшьлек Кирил һәм 13 яшьлек Роман исемле ике улы сөрем газы белән агулана. Кече улын саклап калып булмый.

Фото: Кирилл и Роман Клевачевлар

Кириллны уртача дәрәҗәдәге агулану белән, ә гаилә башлыгын кома хәлендә Бөгелмә район үзәк хастаханәсенә алып киләләр.

“Татар-информ” вафат булган малайның туганы Андрей Сазонов белән элемтәгә чыкты. Аның сүзләренчә, йортта бервакытта да газ җиһазларын тикшермәгәннәр.

“Тикшерүләр булмады. Бала үлгәннән соң, икенче көнне комиссия килде дә, шуның белән шул. Моңа кадәр беркайчан да булмады. Аларда вентиляция баштан ук эшләмәде, 2007 елда йорт кулланылышка тапшырылганнан бирле үк. Бишенче катта яшәүче ханым да тәрәзәне ачмыйча, колонка кушылмый диде. Икенче күрше инде ике ел дәвамында судлашып йөрүен әйтте. Бу йорт һәрвакыт проблемалы булды”, - дип сөйләде Андрей.

Абыйсы сүзләренчә, Романың вафатыннан соң, фатирда белгечләр булып киткән. Алар ванна һәм таулет бүлмәсендә һава тартмавын, кухняда тяга булуын ачыклаган. Клевачевларның төтен юлында вентилятор урнаштырулары ачыкланган.

“Алар төтен юллыгындагы (дымоход) вентилятор аркасында тяга булмаган, диделәр. Ләкин ул бу йорттагы һәр фатирда да тора, чөнки аны куймасаң, тяга бөтенләй юк”, - дип гаҗәпләнә зыян күргән гаиләнең туганы.

Романы 23 гыйнварда җирләделәр. Бу вакытта олы абыйсы һәм әтисе бераз савыкканнар иде һәм аның белән хушлашырга килә алдылар.

“Агулану аркасында, аяклары өзлеккән. Мин аларны әле шактый вакыт озак өйләреннән чыгып йөри алмаслар дигән идем. Тик җирләргә килергә көч таптылар”, дип сөйләде Андрей Сазонов.

Малайның туган абыйсы сүзләренчә, гаилә мөмкин булган барлык инстанцияләргә дә мөрәҗәгать итәргә һәм баланың үлемендә гаеплеләрне табарга җыена.

“Тәрәзәләрне ачыгыз да кулланыгыз”

Шушы ук йортта яшәүче Валерия Миронова “Татар-информ”га йортның чыннан да проблемалы икәнен сөйләде. Ләкин газ хезмәте тикшерүләре тиешенчә, елына бер мәртәбә уздырыла, тик алардан әллә ни файда юк дип сөйләде ул.

“Йортка газ үткәргәч тә тяга белән проблемалар башланды. Беренче колонка янып чыкты – төтен юллыгындагы җилдән ялкын япма ягына авышты һәм ул янды. Без аны алмаштырдык, икенче колонкада радиатор шартлады – ул икенче яктагы тягадан килгән салкыннан катты. Ә өченче колонка тыгыла башлады бугай. Хәзер миндә электр су җылыткычы тора”, - дип сөйләде ханым.

Валерия элек вентиляциянең азмы-күпме эшләгәнен әйтте. Ләкин узган елда тикшерү килгәч, тяга бөтенләй булмаганын ачыклаган.

“Тикшерүчеләр шырпы кабызды һәм ялкынны вентиляциядән чыккан һава агымы сүндерде. Алар безгә колонка кулланмаска киңәш иттеләр. Минем ике кечкенә балам бар икәнен күргәч, мине жәлләгәндәй итеп, колонкадагы газны япмыйбыз, диделәр. “Тәрәзәләрне ачыгыз да, кулланыгыз”, дип әйттеләр", - дип исенә төшерә ханым.

Идарә компаниясендә дә Валериягә берничек тә ярдәм итә алмаганнар. Электр су җылыткычы алырга һәм пластик тәрәзәләргә клапаннар куйдырырга киңәш иткәннәр.

7 нче йортта яшәүчеләргә идарә компаниясе дә, башка ведомство да мондый әйберләр киңәш итмәгән.

“Хәзер алар фатирларында вентилятор куйдырган өчен Клевачевларны гаеплиләр. Нинди ахмаклык инде бу? Һаваны кирегә кудыра торган вентилятор куйганмы әллә алар?” - дип гаҗәпләнә Валерия.

Ул әлеге фатирдан шәхси йортка күченергә булган. Яңа өйдә балалары үзләрен яхшырак хис итә башлаган.

Өч яшьлек Василиса һәм аның әтисенең үлеме

Клевачевлар гаиләсе фаҗигасе Бөгелмәдә беренче генә очрак түгел. Романың вафатына кадәр ике ай элек - Гафиатуллин урамында яшәүче гаилә - 18 ноябрьдә 27 яшьлек ирле-хатынлы Гариновлар һәм аларның өч яшьлек кызлары Василиса сөрем газы белән агулана.

Фаҗига булган ике йорт белән бер үк идарә компаниясе – “Нефтяник” оешмасы идарә итә.

Баланың әнисен генә саклап кала алганнар. Фаҗигагә берничә көн кала - 14 ноябрьдә хатын ТСЖга ванна бүлмәсендәге вентиляциянең төзек булмавына шикаять белдерә. Аның сүзләренчә, һава бүлмә эченә өреп торган.

Икенче көнне Анастасия үзен начар хис итә башлый, ә баласы коса. Ханым табиб чакырта, ул симптомнарны ротавирус инфекциясе белән бәйле дип әйтә. Һәм дүшәмбегә кабаттан табибка килергә куша.

Фото:Гариновлар

Баланы табиб кабат карый алмый. 18 ноябрь иртәсендә Гариновларга әбиләре килә. Ул фатирда улын, киленен һәм оныгын аңсыз килеш таба.

Ашыгыч ярдәм сөрем газы белән агуланган Анастасияне хастаханәгә алып китә. Экспертиза ачыклаганча, бала иртәнге сәгать дүрттә, ә гаилә башлыгы тугызда үлгән була.

Тикшерү комитеты “Саксызлык белән үлемгә китерү” маддәсе буенча җинаять эше ача.

“Хуҗалар гаепле”

Агентлык хәбәрчесе Бөгелмәдәге “Нефтяник” идарә компаниясенең офисында булды һәм аның директоры Иван Неклюдов белән аралашты.

“Анда хуҗалар гаепле – алар газ җиһазлары белән куллану кагыйдәләрен бозган. Миндә башка мәгълүмат юк. Анда эксперимент уздырдык – бар әйбер дә нормаль эшли, ә хуҗа үзе куйган вентиляторны кушкач... Ул үзе чолан бүлмәсендә вентилятор урнаштырган – эретеп ябыштырган, кургаш йөгерткән... аның анда нәрсә эшләгәнен кем белсен! Гафиатуллин урамында да шул ук хәл – ванна бүлмәсендә шулай ук кулдан ясап куелган вентилятор”, - диде Иван Неклюдов.

 

Фото: Гариновлар яшәгән йорт

Идарә компаниясе директоры белдергәнчә, төтен юлларында һәм вентиляция торбаларында вентилятор урнаштыру җитди хокук бозу булып санала.

“Алай ясарга ярамый. Болай яшәргә ярамаганын халыкка аңлатырга кирәк. Пластик тәрәзәләр кую нормаль тормыш алып барырга мөмкинлек бирми. Фатирны томалап бетерәләр – вентиляция юк. Немецлар тыштагы саф һаваны өй эченә кертә торган нормаль вентиляция ясый. Бездә алай итеп ясамыйлар. Без моның белән көрәшәбез, тик безне беркем дә ишетми”. – диде директор.

Шаһитләр сүзләренчә, 21 ноябрьдә Гафиатуллин урамында Гариновлар агуланганнан соң әлеге йортка хезмәт күрсәтүче “Нефтяник” ТСЖ хезмәткәрләре ниндидер эшләр башкарган. Подъездан капчык-капчык нәрсәдер алып чыкканнар. Йортта яшәүчеләр әйтүенчә, алар фаҗигадән соң йортның вентиляция системасын чистартырга теләгәннәр дип шикләнә. 

Бу версияне идарә компаниясе директоры кире какты.“Без подвалларны график буенча һәрвакыт чистартып торабыз. Анда йорт буенча өлкән кеше бар. Аңа мөрәҗәгать итегез, ул барысын да әйтер. Андагы халык шулкадәр чүпли – капчыклап түгел, “КАМАЗ”лар белән подвалдан чүп чыгарабыз. Ләкин бу вентиляциягә кагылмый”, - диде ул.

Бөгелмә халкының куркуы

Бу проблема буенча социаль челтәрләрдә актив фикер алышкан Бөгелмә халкы әлеге ике фаҗигане бердәнбер үлем очраклары дип санамый.

Шәһәр халкы сүзләренчә, 28 декабрьдә сөрем газы белән 24 яшьлек кыз агуланган. Ләкин бу мәгълүматны шәһәр мэриясендә расламадылар. Кыз чыннан да үлгән, ләкин үлем сәбәбе әлегә билгеле түгел.

Ничек кенә булсада шәһәр халкы борчулы. Социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә алар намуссыз “газовиклар” турында фикер алыша. Комментарийларда Бөгелмә кешеләренең сөрем газу белән агуланып вафат булуларын язалар.

“Минем дә туганнарым сөрем газына агуланып үлде. Дүрт кеше, алар арасында сигез яшьлек бала да бар иде. Барыбер бернәрсәгә дә ирешә алмадык”, - дип яза Андрей Вдовин.

Андрей Вдовин агентлык хәбәрчесенә сөйләгәнчә, бу хәл 2013 елның 7 декабрендә 14 нче Павших урамындагы 42 нче йортта булган. Андрей сүзләренчә, эш судка барып җитә алмаган.

Комментарийларда кешеләр фатирларда кире тяга булуына, төтен юлларының тыгылуына, идарә компанияләренең гамьсезлегенә зарлана.

“Төтен юллары тыгылган. Без үзебезнекен чистарттык, аннан әллә никадәр кирпеч чыгардык, тишә алмадык, өстәге күршеләрнең стенасын ватып алдык. Юкса, күптәннән теге дөньяда булыр идек инде”, дип яза Наталья Гартман.

“Берничә тапкыр газ хезмәтен чакырдык, чөнки колонка сүнә. Башта безгә колонка иске диделәр. Яңаны алдык, тик шул ук хәл кабатлана. Хәзер: “Сез беренче катта, шуңа күрә тяга начар. Форточканы ачыгыз, ә иң яхшысы аны бөтенләй япмагыз” диләр. Шулай интегәбез инде. Газ хезмәтеннән файда юк. Кул куярга гына сорыйлар, имеш без сездә булдык бит! Ә проблема ничек булган, шул килеш калды!”, - дип зарлана Виктория.

“Җәй көне безгә горгаздан бер хатын килде. Төтен юлын тикшерде, һәм аны пычранган диде. Аны кашык белән чистартырга була, хәзер минем чистартырга вакытым юк, диде. Үзебезгә чистартырга кушты. Үз эшләрен менә шулай башкара алар”, - дип гаҗәпләнә Ирина Ларина.

Прокуратура тикшерүе

21 гыйнварда Бөгелмә шәһәр прокуратурасы өйдәге газ җиһазларын куркынычсыз куллану мәсьәләсе буенча киңәшмә уздырган.

Газ колонкалары урнаштырылган фатирларны тикшерү өчен шәһәрдә комиссия төзелә. Аның составына Бөгелмә зонасы торак инспекциясе, ЖКХ департаменты, “Бөгелмәгаз” компаниясе һәм идарә оешмалары хезмәткәрләре керә.

Киңәшмәдә, 21 гыйнвар көнне шәһәрдәге 16 016 фатирның 2 647 дә тикшерү булган. Фатирларның өчтән берендә таләпләр бозылган.

Шәһәр мэриясе

Икенче көнне, 22 гыйнварда Бөгелмә мэриясендә эшче киңәшмә уза. Анда халыкның сөрем газы белән агулану очраклары арту турында фикер алышканнар.

Киңәшмәдә Клевачевлар гаиләсенең агулану сәбәпләре аталган. Комиссия, барысына да чолан бүлмәсендәге төтен юллыгына үзләре куйган чистарту уемы гаепле дигән нәтиҗәгә килгән. Кечкенә җайланманы “көнкүрештә газ җиһазларын куллануның проектын һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен тупас бозу” дип атадылар.

Комиссия вентиляторны кушкан вакытта төтен юллыгында көчле кире тяга барлыкка килүен ачыклаган. Ә кухнядагы һәм санузелдагы вентиляция каналында тяга бозылмаган.

“Без факт буенча түгел, ә кисәтү өчен эшләргә тиеш. Безнең турыдан-туры бурыч – үзебезнең гражданнарны кайгыру һәм саклау. Кешеләр һәлак булырга тиеш түгел. Ә мондый фаҗига үзебезнең гаиләдә килеп чыкса, без кемне гаепләячәкбез?” – дип тәнкыйтьләде газ хезмәте һәм идарә компаниясе эшчәнлеген Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров.

Киңәшмәдә ЭПУ “Бөгелмәгаз” директоры Кәтиф Кәримов та катнашты.

“Һәр икенче фатир су җылыткыч белән газификацияләнгән. Бу Татарстан Республикасында иң күп сан”, - диде Кәримов.

Линар Закиров техник хезмәт күрсәтү кул селтәп кенә башкарылуын әйтте.

“Белгеч килә, “Шикаятьләрегез, зарларыгыз бармы? Юк? Алайса кул куегыз” дип әйтә. Мин монда шәһәр халкын хуплыйм. Бу система хатасы, аның аркасында горгаз хезмәткәрләренә ишек ачмыйлар”, - диде Линар Закиров.

Район башлыгы махсус төркем оештырырга һәм Белинский урамындагы 7 нче йортны җентекләп тикшерергә боерык бирде. Клевачевлар гаиләсендәге фаҗига шушы йортта була. Ә гражданнарның һәр мөрәҗәгате индивидуаль рәвештә каралачак.

ЭПУ “Бөгелмәгаз” башлыгы Кәтиф Кәримов “Татар-информ” агентлыгына шәһәрдә тикшерүләр график буенча елына бер тапкыр уздырыла, дип сөйләде.

“Халыкның вытяжкалар һәм вентиляторлар урнаштырганда таләпләрне бозу, вентиляцияне беркетеп кую, өйне җылыту өчен форточкалар ябык булганда газ җиһазларын куллану очраклары еш ачыклана”, - дип аңлатты Кәримов.

Гафиатуллин урамы 40 нчы йортта соңгы тикшерү март аенда булган. Кисәтүләр ясалмаган, тяга булган. Белинский, 7 адресы буенча ноябрь-декабрь айларында тикшерү булган – шулай ук кисәтүләр ясалмаган, тяга эшләгән.

Борчулы статистика

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы статистикасы буенча, 2017 елда Бөгелмә үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлегенә сөрем газы белән агуланып 9 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 3се - балалар.

2028 елда бу сан сизелерлек арткан. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең 27, шул исәптән 7 бала булган.

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматлары буенча, узган елда Бөгелмәдә сөрем газы белән агуланып үлүнең 4 очрагы теркәлгән.

Ягъни, узган елда Татарстанда сөрем газы белән агуланып вафат булган барлык кешенең 36 проценты – Бөгелмә халкы.

Узган елда сөрем газы белән агулануның 22 очрагы теркәлгән. Аларда 41 кеше зыян күргән. Моннан тыш, 11 кеше вафат булган, 15 кешене саклап кала алганнар.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы киңәшләре

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе кисәтә: сөрем газының төп чыганаклары – төзек булмаган газ, май, утын мичләре, газ җиһазлары, бассейннарда су җылыткычлар һәм газ чыгара торган двигательләр.

Мичләрдәге ярыклар, тыгылган төтен юллыгы һәм җилдән сакланмаган яки кар белән капланган мич торбалары өйдә сөрем газы җыелуга сәбәп булырга мөмкин. Моннан тыш, агулану куркынычын герметик пластик тәрәзәләр дә арттыра. Алар бинадагы ирекле вентиляциягә комачаулый.

Биналарда сөрем газы җыелу сәбәпләре:

 

  • Җылыту өчен сертификациясе булмаган һәм кулдан ясалган җылыту җиһазлары куллану;
  • Төтен юллыгын дөрес урнаштырмау;
  • Вентиляция шахталарының һәм каналларының ябык булуы, газ белән җылыту мичләре һәм җайланмалары куелган бүлмәләрдә аларның булмавы;
  • Ял һәм йокы бүлмәсендә җылыту җиһазлары куллану;
  • Җилләтелми яки начар җилләтелә торган бүлмәләрне җылыту өчен ачык ут куллану.

 

Бер бинада булган кешеләрнең хәлсезлек билгеләре охшаш булса, бу сөрем газы белән агулану булырга мөмкин. Бу очракта бинаны җилләтергә һәм саф һавага чыгарга кирәк. 

 

Автор: Елена КРИВОПАТРЕ, sntat.ru
Фото: pixabay.com, социаль челтәрләр

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев