Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хөршидә әбинең – үз җәннәте (ЯЗМЫШ)

Буа районы Яңа Шәйморза авылында элегрәк елларда да булганым бар. Хик­­мәт биредә уңган-булган кеше­­ләр яшәвендә генә дә тү­гел. Табигатьнең гаҗәеп ма­тур почмагына урнашкан ул. Тирә-ягындагы ур­ман-күлләр, күз күреме ераклыгына сузылып кит­­­­­­кән иген кырлары, чәчәкле болыннары үзенә тартып тора.

Урау юллар белән булса да, Яңа Шәйморзага килеп чыгуымның максаты – озак еллар дәвамында авылның табигатен күзәтеп, яз, көз, җәй һәм кыш айларындагы һава торышын яшел тышлы дәф­тәренә теркәп баручы Хөрши­дә әби белән күрешеп чыгу. Унынчы дистәсен башлап кил­сә дә, һәр көнне иртә таң­нан торып, янәшәдәге инеш буйларын әйләнеп, табигать­тә­ге бар үзгәрешләрне күңе­ленә беркетеп бара ак әби. Аннары инде узган елдагы айлар-көннәрне серле дәфтә­рендәге язмалар белән чагыштырып, бу араларда һава торышының нинди булачагын фаразлый. Элегрәк елларда үз авылларында гына түгел, тирә-күрше хуҗалык­лардан да килеп кызыксына торган булганнар. Фермерлар исә бүген дә аның дәф­­тәрендәге мәгълүматлардан файдалана, диләр. Һава торышын алдан белеп тору комачау итми шул. Бигрәк тә авыл җирендә.

 
Хөршидә әби әйтүенчә, ул – заманы өчен белемле муллалар нәселеннән. Әтисе Касыймхан ага да гыйнвар аен – июль, февральне – август, март­­ны – сентябрь, апрельне – октябрь, майны – ноябрь, июньне  декабрь айлары бе­лән чагыштырып, ел фасылла­­рының ничек киләсен алдан чамалый торган була.
 
 
Йорт хайваннары, кошлар, бөҗәкләр генә түгел, та­­­­­выкларның үз-үзен тотышына карап та, һава торышын алдан белеп була, ди Хөршидә әби, ишегалды тулы кош-кортка ымлап. Кичә көндез әтәч иң биек коймага менеп кычкыргалады – бусы яңгыр­­га булды. Бүген иртүк кычкыра башлады, димәк, озакламый болытлар таралып, кояш чыга. Мәче киерелеп-сузыл­­ды – һава торышы җылына төшәчәк. Ходай хикмәте – бер сәгать вакыт узмагандыр, ялт итеп кояш чыкты, җил басылып, җылытып та җибәрде.
 
Аның балачагы – ачлык-ялангачлык, яшьлеге Бөек Ватан сугышының иң кыен елларына туры килә. 7 нче сыйныфны тәмамлагач та, колхоз­ның иң авыр эшләренә йөртә башлыйлар. Урманын да кисә, терлекчелектә дә эшли.
1942 ел. Бөек Ватан сугышы көннән-көн күбрәк көч, тырышлык сорый. Авылның әзме-күпме эшкә яраклы кыз-кыркыннарын ирләрнең дә буынын сыгылдырырлык эш­­кә: Буа – Суыксу тимер юл линиясе төзүгә алып китәләр. Бер­­сеннән-берсе авыррак шпаллар, тимер рельсларны кү­­тәрергә туры килә. Ярый әле янәшәдә: “Билеңне кузга­­та­­­сың бит”, – дип, үсмер кызга ни­­чек кенә булса да ярдәм итәр­гә тырышучы Рәфыйка апа Гыймадиева, Сәгадәт апа­ла­ры кебек изге күңелле ке­ше­ләр бар. Авыр чакларда һәр­чак яр­­дәмгә килүче бригадир Җәлил ага Гайсин, Сәет­гәрәй ага Хисамовларны да догадан калдырмый Хөршидә әби. 
 
Булачак ире Ислам белән дә авыр эш вакытында танышып китә ул. 1943 елны янә­шә­дә генә бомба шартлап, башы нык яраланган, госпи­таль­­ләрдә озак дәваланып, туган авылына күкрәге тулы орден-медальләр тагып кайткан Ислам кайтуының икенче кө­нендә үк амбарга эшкә килә. Көзге салкыннарда ашлык сук­тыру машинасына көл­­тә ташучы яшь кенә кыз­ның иң авыр эшләргә башкалардан алдарак барып тотынуына игъ­тибар итә егет. Яр­дәм­­лә­шеп эшләү баштарак зур дуслыкка, аннары яшьлек мәхәб­бәтенә әверелә. Яшьлек үзе­некен итә: кайберәү­­ләр­нең, тормышыңны инвалид белән бәйләп ялгышасың, дип ки­сәтүләренә дә игътибар бир­ми. Һәм беркайчан үкен­ми дә.
 
Үкенерлекмени? Тор­мыш­­­ның бөтен авырлыкларын үз җилкәсендә татыган Ислам ага: “Син болай да кыенлыкны күп күргән”, – дип, тормыш иптәшен барлык авырлыклардан саклап яшәр­гә тырыша.  “Ул миңа гомере буе җил-яңгыр тидертмәде”, – ди Хөршидә апа.
 
Шатлык өстенә шатлык өстәп, балалары Фәйрүзә, Хәйдәр, Фарук, Рифкат туа. Балалары да, әти-әниләренә охшап, хезмәт сөючән булып үсә. Бүген аларның һәркайсы турында аерым язарлык.
 
– Әтиләре генә иртәрәк китте. Бүгенге тормышны кай­­тып күрсә иде ул. Оҗмахта яшибез бит.  Балаларыбызның берсе дә йөзгә кызыллык ки­термәде, һәркайсы төпле белем алып, тормышта үз урынын тапты. Олы улым Хәйдәр, аның үрнәгендә энеләре Фарук белән Рифкат, агрономлыкка укып, авыл хуҗалы­гын­да эшлиләр. Унбер оныгым да дәү әни дип өзелеп тора. Аларга табигатьне, әйләнә-тирә­лек­­­­­не аңлатырга тырышам. Инде оныкчыкларым да авылга тартыла, – ди Хөршидә әби.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Камил СӘГЪДӘТШИН
Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев