Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хөрмәтле район халкы!

Килеп туган ситуациядә төп бурыч булып коронавирус инфекциясенең (COVID-19) таралуын кисәтү һәм булдырмау тора.

Татарстан Республикасы буенча Федераль салым хезмәте идарәсе шуны хәбәр итә: 2020 елның 27 мартыннан алып махсус күрсәтмәләргә кадәр территориаль салым органнарында салым түләүчеләрне кабул итү һәм аларга хезмәт күрсәтү бары тик Россия Федераль салым хезмәтенең интерактив сервисы аша (Россия Федераль салым хезмәтенең рәсми сайтында) «инспекциягә кабул итүгә Онлайн-язылу» аша гына гамәлгә ашырылачак. Куркынычсызлык максатларында мөрәҗәгать итүчеләр балалар белән, шулай ук 65 яшьтән өлкәнрәк булган, алдан сервис аша кабул итүгә язылган Гражданнар хезмәт күрсәтмәячәк.

Федераль салым хезмәте гражданнарның сәламәтлеге торышы турында борчыла һәм контактсыз хезмәттәшлеккә күчәргә чакыра.

Барлык корреспонденцияне, шул исәптән салым түләүчеләрдән шәхси кәгазьдә кергән салым һәм бухгалтерлык хисапларын кабул итү бары тик керүче корреспонденцияне кабул итү өчен бокслар аша гына гамәлгә ашырылачак.

Бергә эшләп, без инфекция таралуны туктатырга һәм илдәге хәлне тотрыкландыра алачакбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев