Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Әхмәдуллиннар гаиләсе “Нечкәбил -2021” республика конкурсында

2021 елның 27 ноябрендә Казан шәһәре Ленин мәдәният сараенда XVI сезон “Нечкәбил-2021» республика конкурсы финалы узды. Республиканың 10 муниципаль районыннан һәм башкаладан килгән 11 гаилә кунакларга -бәхетле гаилә, Ана булу, гореф-гадәт йолаларны үзләренең сәхнә чыгышлары аша ачып бирде.

«Нечкәбил» республика конкурсы Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән «Нык гаилә»федераль партия проекты кысаларында уза. Конкурста Саба муниципаль районы данын яклап Югары Симет авыл җирлегеннән   Әхмәдуллиннар гаиләсе лаеклы чыгыш ясады. Илгизәр Роберт улы һәм Ләйсән Гыйльмулла кызы  гаиләсе һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә , үз гаиләләренең тарихын ачык һәм матур итеп тәкъдим иттеләр. Ләйсән Әхмәдуллина икенче урынны алып, «Көмеш Нечкәбил» исеменә лаек булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев