Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хәмдүнә Тимергалиева Башкортстанның халык артисты исемен бирелгәнен белми калган

Кичә иртән вафат булган Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш булган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына җырчы, Хәмдүнә Тимергалиеваның иҗатташ дусты Винарис Ильегет хәбәр итте.

«Хәмдүнә Тимергалиевага Башкортстанның халык артисты исеме бирелергә тиеш иде. Әмма ул бу хакта үзе белми калды», — дип сөйләде Винарис Ильегет.
 
Таныклык тапшыру указын Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 10 февралендә имзалаган, әмма ул тантаналы рәвештә җырчыга тапшырылмаган булган.
 
Бу хәбәрне Хәмдүнә Тимергалиеваның туганы, иҗатташ дусты Илһам Шәриф раслады. 

---
Матбугат.ру  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев