Реклама
Татарстанның халык артисты Instagram-аккаунтында үзенең сәламәтлеге хакында сөйли.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең Instagram-аккаунтында үз сәламәтлеге аркасында әлегә иҗат эшчәнлеге белән шөгыльләнә алмавы турында язган.
«Дуслар, минем хәлләр җырларлык түгел», - дип язган җырчы.
«Ул авырып киткән иде, хәзер хәле яхшыруга таба бара», - диде «Татар-информ» агентлыгының әңгәмәдәше һәм быел Салават Фәтхетдиновның концертлары көтелмәвен әйтте.
Җырчының Instagram-аккаунтына язылучылар аның тизрәк терелүен теләгән.
«Салават Зәкиевич, Екатеринбургтан сезгә һәм туганнарыгызга ныклы сәламәтлек телибез», - дип язган җырчының иҗатын яратучылар.
Фото: "Татар-информ" архивы
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз