Саба ТВ

Хөкүмәт 2019 ел башыннан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте

1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы күләме аена 11 мең 280 сумны тәшкил итәчәк.

Россия Хөкүмәте 2019 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакын арттырырга тәкъдим итте. Бу хакта федераль закон проектына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Яңа ел башыннан минималь хезмәт хакы күләме аена 11 мең 280 сумны тәшкил итәргә тиеш. Әлеге сумма 2018 елның икенче кварталы өчен хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумына тигезләшә. Нәтиҗәдә, минималь хезмәт хакы 1,048 процентка артачак.

Район коэффициент һәм процент өстәмәләрен исәпкә алганда, минималь хезмәт хакы төрле регионнарда төрле суммага артачак. Илнең үзәк һәм көньяк төбәкләрендә ул 117 сумга, ә Чукотка автоном округында 351 сумга үсәчәк.

    Моңа кадәр минималь хезмәт хакы агымдагы елның 1 маеннан арткан иде. Хәзерге вакытта ул 11 мең 163 сумга тигез.

Фото: архив/Татар-Информ

 

https://tatar-inform.tatar

 

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: