Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хитлар авторы Айдар Тимербаев: "Мин теләп тә, җырымны башкармаган кеше — Зәйнәп Фәрхетдинова"

Гаҗәеп кеше икән ул — бөтенләе белән ачылып китеп, күңелдәгесен чайпалдырып түгәргә дә курка, әмма ихласлыгы-гадилеге киресен эшләргә дә ирек куймый. Күңел бураннары, гел шома бармаган тормыш юлындагы сынауларны үтеп, бүген танылу алган шәхестә эреләнү-кәпрәюнең исә тамчысы да юк. “Әни бәгърем — бик нечкә-йомшак күңелле кеше, кечкенәдән аңлата килде: кәпрәю-тәкәбберлектән ерак торыгыз!” Композитор, күп хитлар авторы Айдар Тимербаевның күңел тәрәзәсе әнә шул әнкәй фатыйхасы белән ачыла.

Айдар абыйны күпләр дистәләгән хитлары (җырларның саны 500 тирәсе — Г.Җ.) аша танып белсә дә, шактый музыкаль проектларда җиңеп чыккан композитор буларак хөрмәт итсә дә, Айдар абый үзен композитор дип санамый икән. 
 
— Юк, сеңлем, мин композитор түгел, — ди ул, көлә-көлә. — Җырга көй язу — хоббием. Аны кәсепкә куеп, мөһер сугып дәлилләп йөрмим. Тулып өлгергәч кенә, җитлегеп туган көйләр алар. Беркемгә дә заказга җыр язмыйм, дияр идем — дуска-туганга багышлаганнары бар икән. Әмма алар — бик якыннар исемлегендәгеләр...
 
— Сез бик теләп тә, җырыгызны башкармаган җырчы бармы? 
— Равил Харисов җитәкләгән “Мирас” төркеме белән Җәмилә беренче җырларымны башкарды. Тора-бара шигырь язудан туктап, профессиональ авторларга мөрәҗәгать итә башладым. Тезелешеп, җырларыма чират тормадылар. Илтеп бирәм: “Ярар, тыңлап карармын”, — диләр дә ачып та карамыйлар... Әмма тора-бара үзгәрде. Җыр сораучылар, яратып башкаручылар артты. Ә менә мин теләп тә, җырымны башкармаган кеше — Зәйнәп Фәрхетдинова. Калганнар җырлады. Салаватта гына 16 җырым бар. 
 
— Биш йөзгә якын җыр, дидегез — шуларның үзегез өчен иң-иңнәре нинди? 
— “Кагылма кеше ярына”, Вадим Захаров башкаруында “Көттермәсәк иде әнкәйләрне”, “Ак барс — чемпион”. Җырларны сатып та бирәм, бүләк иткән чакларым да бар. Моңа өстәп, Зинира-Ризат Рамазановларның продюсеры да булып эшлим — тагын бер тармакта үземне сынап карыйм... 
 
— Студент еллары Айдарны композитор буларак кына ачып калмаган, башларны әйләндереп, мәхәббәт кочагына да алып ташлаган
— Әйе, анысы — тормышымдагы иң зур табышым. Гөлнара белән студент вакытта, ул тулай торакка иптәш кызы янына килгәч таныштык. Миңа — 19, аңа 16 яшь иде. Икенче көнне Милли-мәдәни үзәктә дебют концертым буласы иде. Чәчәк тотып килгән Гөлнараны озата кайттым. Беренче күрүдә үк бөтен ягы белән дә ошаган матур кызга шунда әйттем: “Барыбер минеке булачаксың, сиңа гына өйләнәм”. Шулай булды да — өч ел очрашып йөргәннән соң, укуны тәмамлагач, өйләнештек...
 
— Улларыгыз зур егет икән инде. 
— Олысы Азатка 22 яшь, КФУның юридик факультетының магистратурасында белем ала, җомга намазларын калдырмый. Безгә бөтен яктан ярдәм итә. Кечкенәсе Булатка 8 яшь. Музыка мәктәбенең фортепиано классына, футболга йөри. Анысын өлкәнәеп алып кайткач, бигрәк тәмле — кочаклап кына ятабыз... 
 
 
 
 

Гөлнара ҖӘЛИЛОВА
Ирек мәйданы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев