Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының район этабы

2021 нче елның 19 нчы гыйнварында Шәмәрдән авылында хезмәт коллективлары һәм авыл җирлекләре ир-ат командалары арасында мини-футбол буенча Саба муниципаль районы чемпионатының район этабы призерларын бүләкләү булды.

Бүләкләү тантанасында Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ишниязов Марат Рашатович катнашты. "Иң яхшы уенчы" номинациясендә Абубакиров Алмаз (Саба тәрәзәләре командасы), Газизуллин Азат (Явлаштау командасы) һәм Хәсәнов Илнар (Сабагаз командасы) бүләкләнде. "Иң яхшы капкачы" номинациясендә Шакиров Рәмис (ШЛПУМГ командасы) бүләкләнде. Шулай ук тамашачылар симпатиясенең махсус призы белән Владимир Артем (ШЛПУМГ командасы) бүләкләнде.

Чемпионат призерлары:

1 урын-Явлаштау командасы.

Реклама

2 урын-Саба тәрәзәләре командасы;

3 урын-Сабагаз командасы.

Район чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын чын күңелдән котлыйбыз, сәламәтлек һәм алга таба да җиңүләр телибез!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев