Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хезмәт хакыңны ничек якларга?

Эшләгәнгә түләүнең күләме бер проблема булса, аз гына ак­чаңны да вакытында ала алмау икенче яктан үзәккә үтә.

(Казан, 15 ноябрь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан"). “Ватаным Татастан” хәбәрчесе соңгы айларда хезмәт хакын тоткарлаулар турында зарларны күп тыңлый. “Вамин”нан соң тормыш алга китмәсме дигән өметләр акланмады авылда. Эшләгәнгә түләүнең күләме бер проблема булса, аз гына ак­чаңны да вакытында ала алмау икенче яктан үзәккә үтә.

Түләнмәгәч, халык төшен­келеккә бирелә, эленке-салынкы эшли баш­лый. Дөрес, җитәкчелекне дә аңларга була: җитештергәнеңне сату бәясе түбән, элекке хуҗадан калган әҗәтләр бугаздан тота, механикалаштыру һәм автоматлаштыру түбән булганга, җитештерүчәнлек тә аксый. Тик болар барысы да – эш бирү­ченең проблемалары, проблеманы тир түгеп эшләүчеләр өстенә күчерүне Россия законнары да, әдәп-әхлак нормалары да, динебез – ислам да бер дә хупламый. Рос­сиядә инде хезмәт хакын вакытында тү­ләмәүчеләргә карата җәзалар да катыланды, тик күндәм авыл халкы үз хокукын яклап йөрергә кыймый шул. Югыйсә прокуратурага мөрәҗәгать итү белән, проблема чишелеш этабына күчә гадәттә. Соңгы көннәрдә бу мәсьәләдә үз хакыңны яклау җиңеләйтелде: “Роструд”ның “Работа в России” дигән сайтында “Сезнең хезмәт хакын тоткарлыйлармы?” дигән темага сораштыру үткәрелә башлады һәм бу бер ай дәвам итәчәк.

Газета хәбәрчесе инде, сайтта тер­кә­леп, сорауларга җавап бирде. Алар бик гади: Сезнең хезмәт хакын тоткарлыйлармы һәм, тоткарласалар, нинди периодка ди­гән ике генә өлештән тора. Беренче сорауга “даими рәвештә тоткарлыйлар” дип 85 кеше, “әйе, кайчагында” дип 56 кеше, “һәр­чак вакытында түлиләр” дип 118 кеше җавап бирде инде.

Өйдән чыкмыйча гына хезмәт хакы буенча җитәкчелектән зарланырга инде айдан азрак вакыт калып бара. Шуңа күрә, компьютерны кабызып, сайтка ке­рергә һәм төй­мәгә басып кына зарыңны түгәргә ашыгырга кирәк. Еламаган балага имезлек бир­миләр, дигән принцип белән хезмәт хакын түләми йөрүчеләрне махсус бел­гечләр келәмгә чакырсын әй­дә.

 

Фото: архив/Михаил Захаров

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев