Саба дулкыннары

Хәерчелектән кайчан арынырбыз?

Узган атна ахырында Мәскәүдә авыл хуҗа­лы­гы кооперативла­рының алтынчы корылтае узды. Анда илнең барлык тө­бәкләреннән 500дән артык делегат, шул исәптән Татарстан вәкилләре дә катнашты.

Соңгы вакытларда авыл хуҗалыгындагы хәлләрне уңай якка үзгәртү өчен ил кү­ләмендә ниләр генә эшләнми. Бер яктан, җитештерүне арт­тыруга юнәлдерелгән төр­ле дәүләт программалары кабул ителсә, икенче яктан, авылда яшәүчеләрне сис­кәндергән яңа законнар барлыкка килә. Бүген дә РФ Дәү­ләт Думасында шәхси хуҗа­лыкларга кагылышлы салым һәм патентлар турындагысы әзерләнеп ята.


Шул ук вакытта белгечләр әйтүенчә, Россия авылларында яшәүчеләрнең 52 проценты – хәерчелекнең аргы ягына чыгып бара. Андыйларның керемнәре хәтта ки ил буенча кабул ителгән яшәү минимумыннан да түбәнрәк.
Ә бит Россия Президен­тының май Указында авыл хуҗалыгына кагылышлы ике төп бурычның беренчесе – 2024 елга чит илләргә продукция сатуны 2 тапкыр арттырып, 45 миллиард долларга җиткерү булса, икенчесе – авыл халкының тормыш дә­рә­җәсен бермә-бер күтәрү бурычы куела.


Мондый максат хыял гына булып калмасмы? Моңа ирешү өчен ниләр эшлисе? Ил җитәкчеләре бүген шул турыда баш вата.


Авыл хуҗалыгында яңа тернәкләнеп килүче коопе­ративларның алтынчы корылтаенда да бу турыда шактый фикерләр яңгырады, күп төрле тәкъдимнәр әйтелде.


Югыйсә авыл хуҗа­лыгын­да төрле кооперативларга берләшү зарурлыгы турында сүзләр шактый еллар дәвам итә. Нәтиҗәсе генә уйландыра: якынча 1985 елда башланып, бү­генге көнгә кадәр дәвам итүче кооператорлар составына авылдагы йөз фермер­ның бары тик икесе генә әгъза булып тора. РФ Дәүләт Думасы аграр комитеты рәисе Владимир Кашин әй­түенчә,  кооперативларны  авыл яшәешенә ясалма рә­вештә кертергә омтылу нәтиҗәсе бу.


Ниһаять, кайбер ялгышларыбызны аңлый башладык бугай. Йөзләрчә мең гектар сөрү җирен бер кулга бирүнең авыл халкы өчен никадәрле борчу-хәсрәт алып килүен дә яшермибез. Ә хаталарны тану – төзәлүгә бер адым инде ул.


Шөкер, авылларыбыз бөтенләй үк таралып бет­мәде. Таралганны кире җыя башларга да әлегә соң түгел. Статистика мәгълү­матларын­нан күренгәнчә, Россия авылларында 23 миллион кеше яши. 205 меңнән артык крестьян-фермер хуҗалыгы, 24 меңнән артык кече пред­приятиеләр, 5608 кулланучылар кооперативы бар. Арада шактый уңышлы эшләүчеләр дә аз түгел.


Югалтулар да күп. Бары тик соңгы 15 ел эчендә генә дә ил буенча 20 меңнән артык авыл юкка чыккан. Россия авыл хуҗалыгы минис­тры урынбасары Иван Лебедев әйтүенчә, озак еллар дәва­мында эшкәртелмәгән җир­ләр, төрле чыганаклардан кү­ренгәнчә, 80 миллион гектарга җитә. Шуның 10 миллион гектары – уңды­рышлыгы буенча беренче категориягә керүче сөрү җирләре. 
Корылтайда еш телгә алын­ган сүзләр – үзгәртеп коруларның башында авыл кешесе үзе торырга тиеш. Аннан-моннан гына укмаштырылган коопе­ративлар­ның файдасы да шулкадәр генә булырга мөмкин.


Россия Президенты тарафыннан куелган максатларга ирешү өчен авыл ху­җалы­гында эшләнәсе эш­ләрне санап чыгу өчен генә дә күп вакыт кирәк булыр иде. Озак еллар дәвамында таланган авыл бер сикереш ясап кына алга ыргыла да алмаячак. Моның өчен дәүләт тарафыннан күр­сәтелгән ярдәм­нең бер­мә-бер күбрәк булуы кирәк. Әле­гә ул, сазга баткан авыр йөк машинасы сыман, ел саен бер тирәдә чикләнә.   


Хәер, кооператорлар ко­рылтаенда чыгыш ясаган РФ авыл хуҗалыгы минис­тры Дмитрий Патрушев авыл­ның социаль-икъти­сади хәлен яхшырту, кече һәм уртача эшмәкәрлекне активлаштыру, аеруча кооперативларны тернәклән­дерү өчен шактый күләмдә ярдәм булачагына ышандырды. Аерым алганда, кооперативларга 2 миллиард 400 миллион сумлык ярдәм күрсәтеләчәген әйтте. 


РФ Дәүләт Думасы аграр комитет рәисе урынбасары Владимир Плотников сүз­лә­ренә караганда, авыл җир­легендә җитештерү, эшкәртү, сәүдә һәм башка юнәлеш­ләрдә кооперативларга бер­ләшеп эшләү барлык алга киткән илләргә хас  күренеш. Мисал өчен, “Евросоюз”га керүче илләрдә авыл хуҗа­лыгы продукциясе җитеш­терү­челәренең 80 проценттан артыгы – кооперативларга берләшкән.


Әйтергә кирәк, күмәк хуҗалыкларга берләшеп, бер максат белән эшләү бүген дә күпләребезнең хәтерендә. Кооперативлар да  безнең өчен чит түгел. Ялгышлардан арынып, һәркем өчен файдалы, табышлы итеп эшләргә генә өйрәнәсе бар. Кем әйтмешли, һәр яңалык – күптән онытылган искелек ул. Тик хаталарны гына кабатламыйсы иде.

 

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 167, 20.11.2018/)

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: