Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Хатынына үч итеп ире ике бала белән тәрәзәдән сикергән. Табиблар кемнең исән калуын әйтә

Саратов шәһәрендә бер ир, хатыны аерылышуы турында әйткәч, ике баласын алып тәрәзәдән сикергән. Бер яшьлек улы белән 30 яшьлек ир һәлак булганнар, табиблар 4 яшьлек кызны коткарып калалган. Әмма ул әле реанимациядә, аның гомере өчен табиблар көрәшүләрен дәвам итәләр.

Бу гаилә турында күршеләре күп мәгълүматка ия түгел. Ир эшкуар булган, хатыны өйдә балалар белән. Кызлары шәхси балалар бакчасына йөргән. 
 
Ул көнне ир белән хатын сүзгә килешкәннәр һәм икесе ике тарафка юл алган: хатын аерылышам дип ишекне шап итеп чыгып киткән, ә ир озак та уйлап тормаган, ике баланы култык астына кыстырган да балкон аша атлаган...
 
Хатын урамда йөреп азрак тынычлангач, өенә кире кайткач фаҗига булганын белгән. Ул шунда ук аңын югалта башлаган, ирне коткарырга дип килгән табибларга хатынны коткарырга туры килгән. 
 
Полициядә ирне наркотик матдәләр кулланган булырга итеш, дип фаразлаганнар.
Автор : Әсәдуллина Эльвира
Чыганак: mk.ru
Фото: пиксабай
 
 
 

---
Өмет

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев