Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

«Хатынымны бик яраттым, шуңа мәчеткә аның исемен кушам»

– «Нигә нәкъ менә ул, башка якыннарың түгел?» – дип кызыксынучыларга, «Хатынымны бик яраттым, шуңа мәчеткә аның исемен кушам», – дим... Мөслимә» исемле булачак ул...

 

Әңгәмәбез әледән-әле, нәрсәгәдер килеп төртелгәндәй, туктап кала. Икебезгә дә бик читен: миңа – сораулар бирергә, аңа – ул сорауларга җавап кайтарырга. Яралары әле шундый яңа бит... 
 
– Чәйне җиләк кайнатмасы белән эчегез... Мөслимә кайнаткан кура җиләкләре... Тагын бар әле... 
 
Аның кулы кагылган әйберләр, ул кигән киемнәр, ул утырткан гөлләр... Хәер, ул үзе дә каядыр шушында гына кебек – күп бүлмәле иркен йортларының кайсыдыр бер бүлмәсеннән килеп чыгар сыман. Килеп чыгар да сүзебезгә кушылыр... Әллә елмаеп, иренең сүзен генә җөпләп утырыр идеме икән?  «Минем хатын күп сөйләшми иде», – ди бит Мирсәет.
 
...Мирсәет аңа сигезенче сыйныфта укыганда ук гашыйк була. Ул – аның беренче мәхәббәте. Егет тә кызның беренче якын иткән, күңел түренә үткәргән кешесе. Тәүге яраткан ярлар белән гомерлеккә сирәкләр генә кавыша – алар исә менә шундый бәхетле парлардан. 
 
Биш параллель сыйныф була ул чакта Шыгырдан урта мәктәбендә. Һәрберсендә утыздан артык укучы! Берсендә ике сыйныфның танышу, дуслашу кичәсен үткәрәләр. Тугызынчыда укыган чаклары. Ниһаять, чынлап торып танышырга, Мөслимәнең янына барып сүз дәшәргә җай чыга.
 
Шул көннән соң алар очраша башлыйлар. Очрашу дип... Авылның язылмаган үз кагыйдәләре инде аның: мәктәптә бер-береңә сиздермичә генә күз салып йөрисең, атнага бер тапкыр клубтан озата кайтасың. Егетнең кинәт үзгәреп, җитдиләнеп киткән елы ул: яраткан кызың булгач, мәктәптә элеккечә шукланып йөри алмыйсың шул инде...
 
Мәктәпне тәмамлагач, юллар беразга аерылып тора: Мөслимә – Чабаксар политехника институтына укырга керә, Мирсәет – Казан дәүләт педагогика институтына имтиханнар тапшыра. Юллар аерыла, тик күңелләр түгел! 
 
– Мин башка бер кыз артыннан да бармадым...
 
Ике араны ул чакта хатлар бәйләп тора, аннан инде – авылга кайткан чакларда булган сирәк кенә очрашулар. Физкультура факультетында укыган Мирсәетнең студент еллары спорт секцияләрендә уза. (Көрәшче егет бит ул! Ике тапкыр Россия чемпионатында җиңү яулаган, бер тапкыр Татарстанда узган бәйгедә җиңүче булып калган. Утыз ике яшенә кадәр Сабантуй мәйданнарында бил тоткан. Көрәш буенча спорт мастеры дигән мактаулы исеме бар.) 
 
Яшь белгечләр булып икесе дә Татарстанның Чүпрәле районына эшкә кайталар. Берсе – Чынлы элеваторына бухгалтер, икенчесе Чынлы урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып. Мирсәет мәктәптә өч ел гына эшләп калырга өлгерә. Миңзифа һәм Миңтаһир Купкеновлар гаиләсенә бер-бер артлы ике зур хәсрәт килә ул чакта: башта юл фаҗигасенә очрап төпчек уллары Фәритнең гомере вакытсыз өзелә, аннары бала тапканда кызлары Миндания үлеп китә. Мирсәеткә шулай итеп Шыгырданга – әти-әнисе янына кайтырга туры килә. Туксанынчы еллар башы бу – хезмәт хакларын түләми башлаган вакытлар. Көче ташып торган егет бушка эшләргә җыенмый, әлбәттә. 
 
– Өйләнгәч, туйлар уздыргач, үз эшемә тотындым... Безнең монда тәртип шулай инде – мин дә базарда ит саттым. 
 
 
Әнә аларның туй фотолары: икесе дә шундый бәхетлеләр! Очрашып йөрүләрнең азагы кавышу белән тәмамланачагы күптән көн кебек билгеле була, әлбәттә. Туй үткәрергә дигән акчаны үзләре эшләп туплыйлар. 1990 елның 30  декабрендә Мирсәет төп нигезгә килен төшерә. Гыйнвар аенда дүрт көнгә сузылган туй ясыйлар. 
 
Без беркайчан сүзгә килмәдек – ачуланышырга сәбәп тә булмады. 
 
Күпләр беләдер: Шыгырдан хатыннарының язмышлары үзгә аларның. Бу авылда гомер-гомергә ирләр акчаны читкә китеп эшли, ә йорт-җирне, көнкүрешне алып бару, балалар үстерү – хатыннар өстендә. Читтән караганда алып кайткан малны урнаштырып яшәү генә булып тоелса да, җиңел тормыш түгел бу. «Безнекеләр шуңа да күбрәк үзебезнең авылларга өйләнергә тырыша», – дип юкка гына әйтми Мирсәет тә. Шыгырданда үскән кызлар өчен әниләре узган юлны узу бу. Сабыр булырга, күңелгә шикләр кертмәскә, кеше сүзенә колак салмаска, көтә белергә алар яшьтән өйрәнеп үсә. 
 
Мирсәет белән Мөслимә егерме дүрт ел бергә яшәп калганнар. «Читкә китеп эшли башлаганыгызга ничә ел?» – дигән сорауга да гаилә башлыгы: «Егерме дүрт ел», – дип җавап бирә. Туйлар узуга, абыйсы белән икәү акча эшләргә дип чыгып китә алар. Хатыннары, әлбәттә, төп йортта, кайната-кайнана янында яши. 
 
– Аннары йорт салыр өчен җир алдык, – дип сөйли Мирсәет. – Бу урамга иң беренче без күчендек. Килә идек тә Мөслимә белән төнгә чаклы шушында казына идек: йортның нигезләрен икәү салдык, күтәрүен – өмә белән инде... Кадак та, такта да, кирпеч тә юк заманнар бит әле. Ел ярым дигәндә башка чыктык. Икенче кызыбызны көтә идек инде. Бала тудыру йорты юл аша гына бит. Вакыты җиткәч: «Ярый, мин киттем», – дип, Мөслимә үзе кереп китә иде. Тагын ике елдан кереп, улыбызны да шулай гына алып чыкты.
 
Ландыш, Ләйсән, Илназ... Дөнья шулай түгәрәкләнә. Балалар тугач, ире Мөслимәне башка эшләтми инде. «Хатын-кызның мәшәкате йорт эчендә дә җитәрлек», – дип саный Шыгырдан ирләре. 
 
– Матур яшәдек без... Көнгә биш-алты тапкыр сөйләшеп ала идек. (Әйе, бүгенгеләр бәхетлерәк – алар ирләре белән гел элемтәдә, әниләре кебек билгесезлектә яшәми. – Г. С.) Мөслимә минем кая барганымны, кайчан кайтканымны белеп торды. Әлмәттә эш килеп чыккач та, башта аның белән киңәштем. «Әйбәт эш икән, барырга кирәк», – диде ул. Егерме елдан артык Татарстанда мин хәзер, Әлмәттә төзелеш эшләре белән шөгыльләнәм. Районның «Урсала» хуҗалыгында җирләрем дә бар. Кул астымда кырыктан артык кеше. Игътибар иткән булсагыз, Шыгырданда күпләрнең капка төбендә торган машиналарында Татарстан номерлары – без барыбыз да анда эшлибез. Миңнехановны да үзебезнең Президент дип саныйбыз. Әйе, читтә эшлибез, әмма авылны, нигезләрне дә ташламыйбыз. Әлмәт белән ике араны инде күптән еракка санамыйм – гомер буе атна саен диярлек кайтып йөрим бит. Комсомольскига җиткәч, Мөслимәгә шалтырата идем: «Чәеңне куй, тиздән кайтам!..»
 
Ике ел элек, операция ясатырга дип, Мирсәет хатынын Әлмәткә алып китә. Операция, әлбәттә, катлаулы – йөрәккә ясалырга тиеш, әмма борчылыр өчен сәбәпләр юк шикелле: Мөслимәне иң яхшы хирурглар кулына тапшыра ул. Әмма соңгы әзерлекләр барганда көтелмәгән хәл килеп чыга. Мирсәетне сырхауханәгә чакыртып алалар һәм шушы хәбәрне җиткерәләр: «Хатыныгызның башында яман шеш. Соңгы стадия...»
 
– Өеңә алып кайт инде син аны, – ди таныш табибы. – Тагын ике атна гомере бар...
 
Мөслимәнең соңга вакытта кинәт ябыгуы, тамакка нәзберекләнүенең сәбәбе шулай ачыла. Ә ул аны пычак астына ятасы булганга шулай борчыла дип белә. 
 
Ике атна... Бик-бик кыска һәм өметнең үзе кебек озын ике атна була ул. Бер карасаң, шушы санаулы көннәр эчендә Мирсәет әллә ниләр эшләргә өлгерә: Германиядә, Израильдә шушындый яман шешләрне дәвалаучы клиникаларны эзләп таба, алар белән элемтәгә керә, хатынының кәгазьләрен юллый һәм... «Юк, кабул итә алмыйбыз, соңга калгансыз», – дигән җаваплар ала. Мөслимәне Чуашстандагы онкология үзәгенең иң яхшы табибына күрсәтә, ул да: «Җылы сүз әйтеп куандыра алмыйм сезне», – ди. Күңел барыбер ышанырга теләми! Суга батучы саламга ябышкандай, багучылар ишеген кага: «И-и, улым, – дип елый үзбәк апасы, – минем ярдәмнән узган – үлем күрәм... Матур яшәвегездән, малыңнан көнләшүчеләр булган шул...» 
 
Ике атна Мирсәет хатыны яныннан бер адымга да китми. 
 
– Шылт иткән тавыш булса да сикереп торып янына барам... Сулыймы икән дип тыңлыйм. Эчем – ут, тышым – ут... Урамга бер чыгам, бер керәм. «Минем хатыным үлә», – дип кешеләргә әйтеп булмый бит... Ничә сорасам да: «Юк, бер җирем дә авыртмый», – диде ул. Сызланмасын дип, уколларны гел салып тордык. Минем үзе өчен ничек тырышканымны күреп ятты бит, шуңа күрә «бу миңа ярдәм итә инде, тереләм» дип уйлады. Үзенә куелган диагнозны белмәде. «Тиздән аякка басам», дип яткан кешегә «бәхил бул», дип ничек әйтәсең – аның белән күңелемнән генә бәхилләштем... Илле яшен яңа үткәргән идек. Юбилей уздырырга да теләмәде – күбрәк мин тырыштым. Котлаулар кабул итәргә, игътибар үзәгендә булырга яратмый иде ул. Кешегә кушылып кеше сөйләмәде, гайбәтләрдән ерак торды. Балаларны тәрбияләде. «Мин гел юлда йөрим дөнья хәлен белеп булмый, синдә торсын», – дип, акчаны кайтарып аңа тапшыра идем. Кулына тоттырганны беркайчан да кире сорап алганым булмады. Өй, балалар дип яшәде. Мин аны диңгезгә ялга барырга да бер тапкыр ризалата алмадым. Мөслимә өстендә күпме мәшәкать булганлыгын хәзер барысы да үземә калгач кына аңладым...
 
Ике атна дигән табиблар бер көнгә дә ялгышмыйлар... 
 
Хатынын гүргә иңдергәннең икенче көнендә үк Мирсәет хәзрәт янына бара: «Авылда мәчет төзергә телим». Мондый уе күптән була аның – сәгате генә хәзер суга. (Әллә ул сәгать сугар өчен шушы югалту аша үтәргә кирәк булган, кем белә?!) Шыгырданның халык телендә «Рублевка» дип йөрткән очыннан мәчет салыр өчен урын бирәләр аңа. Шунда ук төзелеш башлана...
 
Төп-төз наратлардан салынган ике катлы бу агач мәчет инде әзер диярлек. Янында шундый ук нараттан тәхарәтханә салынган, шунда ук мәет юу бүлмәсе дә бар (анысы – туганнарын читтән алып кайтып җирләүчеләр өчен). Мәчеткә килүчеләр «Фәрит» капкасы аша керәчәк, «Миңтаһир кое»сы яныннан узачак, никахка җыелучылар «Миндания» кунакханәсендә чәй табыны кора алачак, ә мәчет үзе, әйткәнемчә, «Мөслимә» исемен йөртәчәк... Мирсәетнең иң-иң якын кешеләре – энесе, әтисе, апасы, хатыны... 
 
 
– Ике ел инде шушы мәчет белән генә яшим... Бирегә килсәм, җаныма бер юаныч, тынычлык табам. Бер ел дигәндә аен куйдык. (Беррәттән Шыгырдандагы Җәмигъ мәчетенең дә ике аен яңага, зурракка алыштырган әле ул. – Г. С.) Бик күп итеп агачлар утырттык. Янәшәдәге мәчетне күрәсезме? Йөз егерме ел аңа. Батырдан күчереп салганнар иде. Башта мәчет булып торды, аннан – мәдрәсә. Шушында ишегалдына урнаштырып, анда музей оештырырга җыенам.
 
Мәчет салырга керешкәннән бирле барлык эшләрем җайлы бара, көтмәгән җирдән акчалар керә. Әнинең туган көнендә – быел аңа сиксән тула – биредә беренче азан яңгырар дип торам. Авылның остабикәсе безнең әни. Хаҗия ул – Ходайга мең шөкер, биш ел элек аңа шундый бүләк ясый алдым... Төзеп бетерәм дә, мәчетнең ачкычын мәхәллә кулына тапшырам – мулланы алар сайлар. Аллаһ йорты минеке була алмый – мин аны төзүдә сәбәпче генә... Материалларның иң яхшыларын алырга тырыштым. Күпмегә төшкәнен санаганым юк – зәкятем булсын дим. Барыбыз да Аллаһы Тәгалә юлында йөрибез, «мин булдырдым, мин таптым» дия алмыйбыз – ул бирсә генә булдырабыз, табабыз. Шөкер, уразаны мәктәптә укыганда ук тота идем инде, намазга күптән өйрәндем. Малны эшләп табам. Хөкүмәттән бер тапкыр да кредит алганым булмады. Гомер буе эчмәдем, тартмадым. Кем ярдәм сорап килсә дә, булышырга тырыштым... 
 
...Көтелмәгәндә килгән югалту белән килешер өчен ике ел бик аз вакыт әле. (Хәер, йөрәккә кадалган соңгы чыра биш елдан, ун елдан соң да шулай ук әрнер инде ул.) Бикле ишеккә кайтып керү авыр. Киткәндә озатып чыгучы булмавы – аннан да авыррак. Балалар күзендә яшь кипмәвен күрү... Гомернең кыскалыгын тою... Сагыну... Аның кебек башка берәү инде табылмаячагын аңлау... 
 
– Моңарчы бит гел дөнья кудык, тын алырга вакыт булмады... Хәзер менә уйландыра. Якыннар, туганнар, дуслар кадере турында. Шөкер, дусларым күп минем. Азнакай районы башлыгы Марсель Зөфәр улы Шәйдуллин белән күп еллардан бирле бер-беребезне беләбез. Бу авыр көннәрдә, рәхмәт, ул һәм аның гаиләсе иң зур таянычым булды... Миңа хәзер балаларымны башлы-күзле итү, урнаштыру кирәк – иң зур бурычым шул. Үзем турында уйламыйм... 
 
Әти белән әни безне: «Кеше малына тимәгез, урламагыз», – дип үстерделәр.
 
 
Юлда йөргәндә кайчак онытылып китеп, элеккеге гадәт буенча: «Хатынга шалтыратып алыйм әле», – дип телефонга үреләм. Аның инде юклыгы исемә төшә дә туктап калам. Телефонын сүндергәнем юк... Безнең тәкъдир шулай булган инде...
 
...Әйе, тәкъдирләргә шулай язылган: киләбез дә, аннан бер көн китеп югалабыз. Үзебездән соң җирдә ниләр калдырабыз? Игелекле гамәлләр, якты хатирәләр, матур эзләр... «Мөслимә» мәчетеннән Шыгырдан өстендә көнгә биш тапкыр яңгыраячак азан тавышы шушылар хакында да сөйләр, мөгаен. 
 
Гөлнур Сафиуллина, Сөембикә
 
 
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев