Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Хатын да мин, ир дә мин. Кирәк икән, янып торган өйгә дә керәм…”

Пенсия алды яшенә җитеп килүче гүзәл затларыбызга эшсез калудан куркасы юк! Әйтик, минем кебек массакүләм мәгълүмат чараларында хезмәт куючыларга мөхәррирләре, каләмең тутыгып килә кебек, дип эштән китәргә ым какса, тотасың да… бульдозер яки экскаватор машинисты булып төзелешкә эшкә керәсең.

 

Әлеге өлкәгә гомер бакый эшчеләр җитми, рәхәтлә­неп алачаклар! Тузга язмаган нинди сүзләр яза соң бу дип гаҗәпләнеп калмагыз. Шушы көннәрдә генә РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Мак­сим Топилин “Интерфакс” агентлыгы хәбәрчесенә сөйләгән сүзләр бу. Баксаң, озак­ламый министрлык мо­ңа кадәр хатын-кызлар өчен тыелган эшләр исемлеген кыс­картмакчы икән.

Хәзер бит инде пенсия реформасы алар­ны да 60 яшькә кадәр эшләтүне таләп итә. Шул яшькә кадәр бил бөгү өчен миллионлаган хатын-кызга эшне каян табып бете­рәсең ди? Күтәрми-төшерми торган урыннарда эш бирү­челәр инде кырык яшькә җит­кәннә­ребезне дә, алыр идем дә, картаебрак киткән­сең шул, дигән кыяфәт белән каршы алганны, алтынчы дис­тәгә чыгучыларга ни кала? Шуңа күрә Топилин без­нең ише­ләр­не, эшсез калмассыз, һич югында зур йөк машиналары руленә утырырсыз, дип юата. Максим әфән­де “Интерфакс” агентлыгы хә­бәр­чесенә тә­гаен болай дигән: “Хатын-кыз­ларга ик­мәк пе­шерү производствосында, һава, диң­гез, елга һәм тимер юл транспортында, зур йөк автомо­бильләре йөртүче­лә­ре һәм махсус техника машинистлары сыйфатында эш­ләргә рөхсәт ителә. Яңа исемлек кабул ителгәч, гүзәл зат­ларның эшкә урнашу мөм­кинлеге арта, шулай ук гадел хезмәт шартлары тәэмин ителә”.

Министр хатын-кыз­лар­ны ирләргә тиңләргә маташа, ахры. Маташмый хәле юк, Путин аңа пенсия алды яшен­дәге хатын-кызларны ничек тә эшсез калдырмау юлларын эзләргә кушты бит.

 

Реклама

Алга таба эретеп ябыштыручы, корыч коючы кебек эшләргә дә чикләү бетәргә мөмкин. Без­нең хатын-кыз­лар булдыра алмаган эш юк! Некрасов бабай әйт­меш­ли, “кирәк икән, янып торган өйгә дә керә, кирәк икән, чабулап килгән атны да туктата”. Хатын да мин, ир дә мин, дип урам буйлап күкрәк кагып йөрсәк тә, безгә беркем берни әйтә алмый.

Тик мине иң борчыганы эшсез калгач берәр нинди машинист булып китү ихтималы түгел, ә бөтен ил проблемасын хатын-кыз көче белән хәл итәргә маташу. Дәүләт ирләре башына юнь­лерәк идеяләр кайчан килә башлар икән? Гомумән, без аларны күрербезме икән?

Фото: https://pixabay.com/photo-2635038/

https://www.vatantat.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев