Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халыкара музейлар көне белән

Хөрмәтле музей хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз.

Бу көн музейларны яратучылар, дөнья мәдәнияте үсешендә нинди урын алып торуларын аңлаучылар өчен күптән бәйрәм булды. Музей-тарихи-мәдәни мохит булдыру һәм саклау буенча үзенең аерым миссиясе булган үзенчәлекле дөнья.

Саба районында бүгенге көндә өч муниципаль музей эшләп килә: Саба районы туган якны өйрәнү, Саба урман хуҗалыгы тарихы музейлары һәм Сатыш авылы мәдрәсә музее. Мәктәп һәм оешмалар музейлар саны 30 артты.

2019 елда музейда оештырылган киң аудиториягә исәпләнелгән төркемле экскурсияләр саны – 308, үткәрелгән лекцияләр саны – 40 җитте. Музей эшчәнлеге кысаларында барлыгы 38 күргәзмә оештырылды. Шунысын дә искәртеп үтү мөhим, чараларның темалары актуальлегенә һәм тарихи даталарга карап төрләндерелде, эчтәлеге баетылды. Ел дәвамында Саба үзәкләштерелгән туган якны өйрәнү музеенда 7871 кешегә хезмәт күрсәтелде, планда исә бу күрсәткечне 5000 гә җиткерү бурычы куелган иде.

Реклама

Сез кирәкле һәм изге эш белән шөгыльләнәсез – заманнарның рухи бәйләнешен, буыннар дәвамчанлыгын саклап каласыз, үткәннең бәһасез мирасын, күпгасырлык традицияләрне саклыйсыз һәм арттырасыз. Безнең районның тарихи образының тулылыгы һәм тирәнлеге нәкъ менә сездән, музей хезмәткәрләреннән тора. Бу зур дәрәҗә һәм шуның белән бергә замандашлар алдында гына түгел, ә киләчәк буыннар алдында да зур җаваплылык.

Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек, иҗади һәм профессиональ уңышлар, яңа табышлар, кызыклы экспонатлар һәм күп санлы рәхмәтле килүчеләр телибез.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев