Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халык табиблар санын арттыруны сорый

Татарстанлылар Сәламәтлек саклау министрлыгына максат һәм бурычлар билгеләде

 Бүген Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы Иҗтимагый советының йомгаклау утырышында 2020 елга ведомство алдына максатлар һәм бурычлар куйдылар.

Әйтик, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында барган тавыш бирү нигезендә, Татарстан халкы, беренче чиратта, поликлиникаларда табиблар санын арттыруны сорый. Шулай ук алар яман шештән үлүчеләр саны кимүен һәм табибка күренүне көтү вакыты 14 көннән артып китмәсен өчен, УЗИның үтемлерәк булуын тели.

 

Моннан тыш, Татарстанда яшәүчеләр һәм Иҗтимагый совет Сәламәтлек саклау министрлыгына мөмкин кадәр күбрәк стационарны ремонтлау һәм югары квалификацияле белгечләр санын арттыруга бәйле теләкләрен җиткерде.

 

https://pixabay.com/

https://tatar-inform.tatar/news

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев