Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев: «Корылык көтелә, бәрәңге уңышы да әллә ни сөендермәс»

Хәзер һава торышына ышанып та булмый.

Иртән ялтырап кояш чыкса, кичке якта давыл кубарга да мөмкин. Сынамышлар да туры килеп бетми. Моны гомер буе һава торышын күзәткән халык синоптиклары да яшерми. Әмма алар өйрәнелгән гадәт буенча барыбер табигатьне күзәтеп бара.

Кукмара районының Кәчимир авылында яшәүче Салих Шәриповның да, Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиевның да быелгы фаразлары тәңгәл килә. Алар икесе дә быелгы июнь аеның узган елга караганда җылырак буласын алдан ук әйткән иде.
 
Ә менә июль ае гадәттәгедән салкынчарак булыр ди синоптиклар. Корылыкны август аенда көтәләр. “Әмма бу 2010 елдагы төсле корылык булмас. Алай куркытып әйтү түгел. Бәрәңге уңышы узган елдагы төсле сөендермәскә мөмкин. Август аенда туфракта дым булмагач, ул үсә алмаячак”, – ди Әмир Шәрәфиев.
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 18.06.2020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев