Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халык синоптигы Әмир Шәрәфиев эссе көннәрнең күпме торасын әйтте

Сагынып көткән җәйнең кыл уртасыннан узып барабыз. Их, ямьле айларның үткәнен дә сизми калабыз бугай. Күбебез шулай уйлый. Быелгысы да бераз башкачарак булды. Көтелмәгән җылысы да, суыгы-яңгыры да. Һава торышының үзгәрешләренә аптырап та калучылар арабызда да булгандыр. Җиләк җыйганда салкынчарак, җилле көннәр торды, июльнең яңгырлары да күбрәк булды шикелле.

Җәйнең соңгы ае нинди булыр? Балтач районы Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев  август июль шикелле суык булмый, җылырак була, дип ышандыра. “Эссесе дә булыр аның. Август өчен нормадагыча эсселәр булыр инде. Кыш көне суык булмады, шуңа да җәйнең калган көннәрендә дә артык үтә эсселәр булыр дип көтеп булмый. Бик югары температура булмас инде”, – дип сөйли ул.
 
– Июльдәге эсселек  августка  күчә диләр...
– Булырга мөмкин, июльдә эссе булмады бит инде. Ике атна хәзер алга таба авышып бара бит. Кыш язга килеп керде, яз җәйгә,  җәй көзгә килеп керәчәк. Шунлык белән июльнең эсселәре августка авышыр кебек. Август коры булмас, коры була дисәләр дә. Яңгыры да булыр әле. Күп булмас, әмма булачак. Сентябрьдә дә бәрәңге казыганда яңгырлырак көннәр күп булырга мөмкин. Көзге беренче аеның ахырлары матур була. Октябрь ямьсез ай инде, тик быел бик яхшы матур булачак, иншалла.
 
– Әмир абый, урып-җыю өчен көннәр булырмы икән?
– Урып-җыю башлангач та, көннәр әйбәт була да, аннан бер өч кон үзгәреп ала ул. Яңгырлар булачак. Туктап та торачак.
Августта гадәттә җәйгә нәтиҗәләр ясый башлыйбыз. Быел алма юк, агачлар чәчәк атканда салкын булды, дибез. Бакчачы Әмир абый җәйге уңышлардан канәгать калганмы, нинди үзгәрешләрне күзәткән, сорашмыйча кала алмадык.
 
– Яшелчәләргә начар булмады. Кыярлар башта үсеп китә алмыйча утырдылар, суык булды бит. Алдагы елларны июль башында ук кыярлар ашый идек. Хәзер тизрәк өлгерәчәк. Ләкин аның менә  хәзер төннәре салкыная бит, артык куандырмас инде алар. Төн озын бит хәзер. Элегрәк июньдә үсеп калалар иде, төн кыска, һава бик суынмый. Быел алай ук та булмады.
 
Җиләк-җимеш кемдер начар булды ди, кемдер яхшы булды дип әйтә. Ул районнарга карап булды, ахры. Чия начар дип йөрүчеләр булды, шул ук вакытта аерым кешеләрдә чия бик күп. Сортларга да караптыр дидек. Җир җиләкләре ваграк та булды. Башта җылысы, яңгыры булмады дигәндәй. Яңгырлар яуганнан соң эреләнде, җыеп та өлгереп булмый, диделәр.
 
Әмир абыйдан сораштыруыбыз да юкка түгел. Аның кышкы һава торышы белән чагыштырып календарь алып баруын беләбез инде. Күп вакыт әлеге  сынамышлары безне дә сөендереп тә, көендереп тә куя. Табигатьне кайчак аңлап бетереп булмый. Бер бик оста сөйләшүче танышыбыз әйткәндәй, бездә уртача һава, Кырлайда гына ул җил дә вакытында исеп, яңгыр да вакытында ява.
 
Синоптиклар исә августның уртача һава температурасы 18-20 С булыр дип хәбәр итә. Бу гадәттәгедән җылырак булачак. Явым-төшемнәргә килгәндә, ул айлык уртача күләменнән әллә ни аерылмаячак. Айның беренче көннәрендә яшенле кыскача яңгырлар көтелә. Көндез һава  температурасы 27-32 градуска кадәр җылына, урыны-урыны белән 35 градус та булачак. Ай дәвамында шулай ук кыскача яңгырлар булачак. Ай азагында җылы һәм коры һава сакланачак.
 
 
 
Рәсимә ӘХМӘТГАЯЗОВА
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Житэр инде бу Абзыйга халык башын катырырга. Оч ел инде кеше башын бутый. Берсе дэ дорескэ чыкмый.

    • аватар Без имени

      0

      0

      Халыкара башын катырмагыз инде.