Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Халык медицинасы белән дәваланган хатынның ашказанына тере суалчаннар тулган

Кытайда яшәүче бер хатын халык медицинасы буенча дәваланырга карар кылган. Ул үпкә яман шешеннән котылу өчен, күп итеп тере личинкалар ашаган. Бу турыда Daily Mail басмасына сылтама белән «Лента.ру» хәбәр итте.

2016 елда Сиань шәһәрендә әлеге хатынны үпкәсенең сул яктагы өлешендә яман шеш табыла. Өч ел дәвамында ул яман шеш белән көрәшә. Инде өмет өзелде дигәндә генә, хатын халык медицинасы белән дәваланырга була. Авыру хатын тере личинкалар ашый башлый. Имеш, бу личинкаларны ашасаң, яман шеш үзе бетә икән.

Шундый гаҗәеп ысул белән бер ай дәвалангач, хатынның күкрәгендә һәм ашказанында авырту барлыкка килә. Ул хастаханәгә бара. Хатын соңгы ике атнада эче бик авыртуын, төнлә йоклый алмавын әйтә. Аны хастаханәгә салалар һәм гастроскопия ясыйлар. Тикшерү барышында, табибларга шок була. Алар авыру хатынның ашказанында мыжгып яткан суалчаннар күчен күреп ала. Хатынга гельментларга каршы препаратлар бирәләр. Шуннан соң авырту басыла.

Табиблар халык медицинасы ысулларының куркыныч булуын аңлата, үз-үзеңне дәвалап ятмаска киңәш итә.

 

Фото: pixabay.com
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев